tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гармунга карамагыз – татар аны үз итсә дә, ул милли була алмый”
“Гармунга карамагыз – татар аны үз итсә дә, ул милли була алмый”

“Гармунга карамагыз – татар аны үз итсә дә, ул милли була алмый”

Уйныйм дисәң, татарның милли уен коралы калмаган, музыкаль дәресләр бирергә укытучысы юк, көй язарлык профессиональ композиторлары да бармак белән генә санарлык. “Казан” милли мәдәният үзә­­генең күргәзмәләр залында “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтима­гый хәрәкә­тенең югары советы утырышы кысасында узган “Татарстан республикасы музыкаль сәнгатен үстерү концепциясе турын­да”гы ”түгәрәк өстәл”, көт­мәгәндә-уйлама­ган­да, милли мәсьәләләрдә шун­д­ый хилафлыклар барлыгын ачык­лады.

Түгәрәк өстәл янына җыелган “ТЯГ” хә­рә­кәте активистлары, Дәүләт Советы депутатлары, Мә­дәният һәм Мәгариф министрлыклары, Казан дәүләт консерваториясе, мәдә­ният институты һәм башка оешма вәкилләре, үз­гәртеп кору чәчәкләренең җи­меш­ләрен бүген татыйбыз, ди­гән фикердә. Баксаң, берни үзгәртми тагын бер-ике ел шулай яшәсәк, милли музыкасыз, уен коралларсыз һәм композиторларсыз калачакбыз икән. “Без авыр заманалар, хезмәт хаклары, са­лым­нар турында зар елап, милләтебезнең бүген­гесе һәм киләчәгенә туры­дан-ту­ры бәйле мәсьәлә­ләр­дән чит­ләшә язганбыз”, – дип сис­кәндереп җибәрде бирегә җыелучыларны Дәү­ләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәт­шин. Чыннан да, чаң сугарлык әйберләр бар икән. Композиторлар берлеге рәи­се Рәшит Кә­лимуллин әйтүен­чә, республикада профессио­наль композиторларга кытлык сизелә. “Алар болай да – “штучный товар”, бер композиторны үстерер өчен, ким дигәндә, 20-25 ел вакыт ки­рәк. Ә музыка мәктәп­лә­рендә композиция дәрес­ләрен факультатив рәве­шен­дә генә үткәрү, әлеге башлангычны, гомумән, юк дәрә­җәсенә чыгара”, – диде Кәли­муллин. Баксаң, муниципалитетлар карамагында булган музыка мәктәплә­ренә фи­нанс­лау җи­теп бетми икән, шуңа да композиция дәрес­ләре тулысынча алып барылмый. Вәзгыять­не үз­гәртер өчен, әлеге мәк­тәпләрне республика карамагына яисә консерватория, мәдәният институты канатлары астына тап­шырырга һәм әлеге дә­рес­ләр­дән имтихан алуны мәҗ­бү­ри куярга тәкъ­дим ителде.

Шулай ук музыка дәрес­ләрен үткәрү өчен ноталарга, партитураларга, музыкаль әсбапларга кытлык сизелә икән. Ноталар сатыла торган бер кибет тә калмаган, ә партитураларны күчереп язучы кеше юк. Шулай итеп, моннан берничә дистә ел элек иҗат ителгән әсәрләр, партитуралары бул­мау сәбәпле, уйналмый ята, онытыла икән. Булганнары да, таушалып, ертылып, төзәтмәләр кертелеп, юкка чыгарга мөмкин. Музыкаль  китапларның тиражы чикле һәм аларны чит ил, Россия күләмендә тарату гына түгел, республика мәктәпләренә өләшү дә кыенлыклар тудыра.

Музыка мәктәпләрендә милли көйләр өйрәнү репертуары да чикле, милли уен коралларына өйрәтү гомумән диярлек каралмаган. Беренчедән, милли уен кораллары кытлыгы, икен­чедән укытучылар юклыгы үз кискен ролен уйный.

Композиторлар берлеге рәисе шулай ук булган профессиональ композиторларны эшкә җәлеп итү­не сорады. “Композитор үз ихтыяҗы, үз күңеле өчен генә иҗат итәргә тиеш түгел, мәдәниятнең башка өлкәләрендә грантлар формасы булган кебек, музыка иҗат итүчеләр өчен дә кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк. Компози­тор­ларның да гаиләләре, балалары бар бит, аларның да ашыйсылары килә”, – дип исбатлады бу фикерне РФның халык артисты.

Аның фикеренчә, рес­пуб­ликада милли музыкаль башкару осталыгы культурасы уен кораллары белән бергә юкка чыкты. Татар үзенең борынгы уен коралларын оныта икән: “Гармунга карамагыз сез, ул – Гер­маниядән килгән уен коралы, татар аны үз итсә дә, ул милли була алмый”, – дип ачына композитор.

Рәшит Кәлимуллин мисал итеп сазны китерде. “Башка халыклар үз милли уен коралларын саклыйлар, барлыйлар. Мин менә Ха­касиядә, Тывада булдым, анда бөтенләй башка хәл. Күрше Башкортстанда инде 15 еллап 45 кешедән торган милли уен кораллары ор­кес­тры бар. Шул коралларда уйнарга өйрәтә торган факультетлары бар. Бездә юк”, – диде. Төрки халык­ларда, шул исәптән казахларда да кылкубыз исемле уен коралы бар, шунда уйнарга өй­рәтергә дип, алар башкортларны үзләренә чакыра, ә үзләре исә курайны үз­ләш­тергә кунакка йөри икән.

Тагын бер авырткан тема – республикабызның уен кораллары җитештерү фаб­ри­касының юкка чыгуы. “Ка­зан” пианиноларын, татар гармуннарын һәм алар җитеш­тергән башка коралларны бөтен союз белә иде. Казан гармуннарын алырга Кавказ якларыннан махсус килә торган булганнар. Хәзер исә, бездән аермалы буларак, аларның үз музыкаль фабрикалары бар.

Соңгы араларда актуальлек алган милли туризмны үстерү ягыннан да ут күр­шеләребез бездән алда бара. Шул ук казахлар, милли уен кораллары төше­рел­гән шоколад, сувенирлар чыгара икән.

Республикабызның халык артисты, “Казан нуры”  милли уен кораллары ор­кес­тры җитәкчесе Рәсим Илья­сов коллективының фикер­ләре белән уртаклашты. Оркестр составына кылкубыз, саз, думбра кебек милли уен кораллары кушсак та, барыбер гармун-баян­нардан, барабаннардан һәм башка заманча уен коралларыннан башка булмаячак, ди ул. Алар үзен­чәлекле ямь, колорит биреп тора, яңгырауны баета, ди дирижер. Рәсим Ильясов белән ачыктан-ачык бәхәс­кә кермәсә дә, Традицион мәдә­ниятне үстерү үзәге җитәк­чесе, филология фән­нәре кан­дидаты Фәнзилә Җәү­һә­рова башкачарак фи­кердә. “Заманча һәм башка халыклар уен коралларын үз оркестрыбызга кер­тәбез икән, ул милли булудан туктый”, – ди. Фәнзилә ханым әйтүенчә, алар гөслә, ятаган (җидекыл) кебек мил­ли уен коралларына яңа тормыш биргәннәр. Бүген кайбер фольклор ан­самбль­ләре әле­ге уен коралларын куллана, әмма, әлеге дә баягы, укытучылар җитми. Мәсә­лән, гөслә белән янәшә арфа уен коралы катнашырга тиеш икән, әмма арфада уйнаучы да калмаган.

Казан шәһәре 18нче балалар музыка мәктәбе җи­тәк­чесе Илзия Йөзмөхәм­мә­това да, укытучылар юк, дип чаң суга. “Музыка училищелары музыкантлар әзерли, әмма ул башкаручы педагог була алмый, укытучы – бөтенләй үзгә һөнәр”, – ди ул.

Казан дәүләт консер­ва­ториясенең музыка тарихы кафедрасы мөдире Вадим Дулат-Алеев  миллә­тебез­нең булган музыкаль байлыгын түкми-чәчми санлы форматка күчереп, киләсе буынга тапшыру мәсьә­лә­сенә тукталды. “XXI гасырда без әле һаман да таушалып беткән, язуы күренми башлаган ноталар, партитуралар кулланабыз. Юкка чыкканчы, аларны санлыга кү­череп, интернетта урнаштырасы иде. Шул чагында бу әсбап­ларга кытлык кимер иде”, – ди ул. Аның әйтүенчә, әгәр интернетта “татар милли музыкасы” дип җыйсаң, бү­генге заман җырлары, клиплар пәйда була икән. Интернетта Салих Сәйдә­шев, Нәҗип Җиһанов, Фә­рит Яруллин һәм башка бөек композиторларыбыз әсәр­ләрен табу кыен, ә борынгы милли музыка турында әйтәсе дә юк.

Фикерләрне туплап барган мәдәният министры Ира­да Әюпова, “түгәрәк өс­тәл” эшендә әйтелгән­нәр­нең барысы белән дә ризалашты. “Эшлисе эшләр күп әле. Иң элек авторлык хо­кук­ларын яклауны җайга салырга ки­рәк, әлеге җи­теш­сез­лек күп эшкә комачаулый. Музыка кораллары җи­тештерү фабрикасын торгызу турын­да да уйларга, уен коралларын ясаучыларны бар­ларга, алар­ның тәҗ­рибәсен тупларлык укучылар булдырырга кирәк, музыка өл­кәсендә эшләп кил­гән ике югары уку йортында да тәр­тип урнаштырасы бар”, – ди­гән фикерләр әйтте ул.

“Түгәрәк өстәл” эшен тө­гәлләп, Дәүләт Советы рәи­се Фәрит Мөхәммәтшин, әлеге фикерләрне тәкъдим ителгән концепциягә кертеп, проектны тулаем кабул итәргә өндәде һәм шул ук состав белән ярты елдан соң тагын очрашырга ки­рәклеген белдерде.

Инсаф Гайнуллин

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*