Азнакайда әдәби мирасханә – Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның иҗат лабораториясе-музее ачылды. Музей Азнакайның 1 нче мәктәбендә оештырылган. Әлеге чарада катнашкан Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат та Марсель Галиев турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Марсель Галиев – татар сынлы сүзенең алтын тәхетендә утыра торган бик тә сирәк әдипләребезнең берсе. Ул әдәбиятның бөтен жанрларында да үзен иркен тота. Ул – бөек шагыйрь һәм бөек прозаик, аңа «бөек» сүзе шулкадәр ятып тора – аның кушаматы да «бөек».
Әдәбиятта гел күңелдә булган 3 әдип бар: берсе – барыбызның да остазы Мөхәммәт Мәһдиев – әсәрләрендә кечкенә генә Гөберчәк авылындагы бөтен кешеләрдән Сократ ясап бетерде, чынлыкта алай ук булмаса да; Роберт Миңнуллин – Сөн елгасыннан диңгез ясады, гәрчә Сөннең тирәнлеге тездән генә булса да; Марсель Галиев Чатыртауны татарның Эвересты итте – тауның түбәсе күккә тиеп тора кебек. Чатыртау Азнакайның брендына әверелде. Марсель Галиев тауны биеккә күтәреп, исемен күтәрде. Язучы үзенең туган ягын күтәрсә, көннәрнең берендә аны туган ягы күтәрә», – ди ул.
Азнакайда Марсель Галиевның музее-иҗат лабораториясе ачылу тантанасында катнашып, анда яңгыраган фикерләрне «Интертат» өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.
Чыганак: tatar-inform.tatar