tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гел бергә — гомергә!
Гел бергә — гомергә!

Гел бергә — гомергә!

Кама елгасы буена урнашкан Дулесово авылы — Удмуртиядә иң матур җирләрнең берсе­дер. Авылның төзеклеге, йортларның нык булуы биредә хезмәт сөюче кешеләр яшәвен күрсәтә. Иҗат кешеләренә илһам бирә торган Кама елгасының биек ярлары, елга уртасындагы утрау­лар ерактан ук күренеп тора. Авыл Удмуртиядә үзенең итекләре белән дан тота. Юкка гына Дулесово муниципаль берәмлегенең гербына һәм флагына итек ясалмаган!

“Сандугач” ансамбле

Ел саен әлеге авылда рус мә­дәниятенең Бөтенроссия “Биек яр” фестивале үтә. Фестивальдә Удмуртия Республикасында һәм Россиянең төрле өлкәләрендә рус халык гореф-гадәтләрен, мәдәния­тен өйрәнү белән шөгыльләнә торган ансамбльләр катнаша. Биредә электән руслар гына яшәгән. XX гасыр азагында Татарстаннан һәм Удмуртиядән, башка төбәкләрдән төрле милләт вәкилләре күчеп яши башлаган. Әлбәттә, һәр милләт үзе белән гореф-гадәтләрен алып килгән. Алар бүгенге көнгә кадәр сак­ланган. 2007 елның 12 гыйн­варында әлеге авылда барлыкка килгән “Марзан” — удмурт, “Дуслык” — татар, “Селяночка” рус мәдәниятлә­ре үзәкләре унъеллык юбилейла­рын билгеләп үттеләр.

Юбилей узган Дулесово авылы мәдәният йорты 80нче елларда төзелгән. Мәдәният йорты сәхнәсенең гади, ләкин матур итеп бизәлүе игътибарны җәлеп итте. Күңелемнән генә “Спартак” халык иҗаты йорты сәхнәсе белән чагыштырып утырдым.

“Бина сәхнәсенең кызганыч хәлдә булуы — югарыдагы җитәкчеләрнең мәдәнияткә битарафлыгы гына түгел, теләк булганда, юктан да бар итәргә була икән бит”, — дип уйлап куйдым.

Биредә “Дуслык” татар мәдәния­те үзәген Зәнфирә Закирова җитәк­ли. Дулесовода эшләп килүче “Сандугач” ансамбле — һәр бәйрәмнең бизәге. Алар ел саен татар мәдәнияте атналыгы үткәрәләр. “Дулесово итегенә кунакка” дип аталган туристик маршрутта актив катнашалар. Килгән кунакларны татар халкының гореф-гадәтләре, тарихы белән таныштыралар. Мин аларның эшчәнлеген татарлар күпләп яшәгән Сарапул шәһәренә үрнәк итеп күрсәтер идем. Бер ел элек Сарапул районы татарлары оешмасы төзелеп, аның җитәкчесе итеп депутат Флүн Шәйхелисламов билгеләнгән иде. Ул да аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. “Сандугач” ансамбле аның ярдәме белән милли костюмнар тектергән.

Бу көнне “Дуслык”ны юбилей белән котларга Уральский авылыннан “Чишмә” татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Нәзлия Лотфуллина һәм аның фикердәшләре килгән иде. Әлеге ике оешма, кулга-кул тотынып, бергәләшеп эшли дисәк, ялгыш булмас. Алар һәр эштә ярдәм кулы сузучы Шамил Әкъмәлетдиновка рәхмәтле булуларын белдерделәр. Дулесовода өч милләт вәкилләре дус яшиләр. Әлеге юбилей кичә­сендә өч телдә җырланган Николай Васильев сүзләренә Петр Кубашев иҗат иткән “Эх, сез матур кызлар” дигән удмурт җыры шуны раслады.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да чәкчәк бүләк итеп:

“Бүген Дулесово авылында әлеге чәкчәк кебек бер-берегезгә ябышып, берегеп үзара дус, тату яшәвегезне күреп сокландык. Алга таба да гореф-гадәтләрегезне сак­лап, бергә яшәргә язсын!” — диде.

Әлбәттә, бар да ал да гөл генә түгел. Ансамбль биючесе Ринат Зарифуллин гаиләсе, су басу нәти­җәсендә Актаныш районы Өшәр авы­лыннан күчеп килгәннәр.

“Без­нең авылда Актаныш районныннан күчкән кешеләр күп. Минем хәләл җефетемнең гаиләсе дә Чиялек авылыннан. Без әле татарча сөйләшәбез, ни кызганыч, бала­лары­быз туган телебездә аралаш­мый”, — дип борчылуын җиткерде, аның белән әңгәмә корганда. Әйе, мондый хәл инде барлык авыл-шәһәрләрдә тамыр җәйде.

Әнә шундый матур дуслык бәй­рәмендә булып кайттык. Бәйрәмне оештыручы Дулесово муниципаль берәмлеге башлыгы Андрей Беляевка (тамырларында татар каны ага), “Дуслык” татар мәдәнияте үзәгенә, Сарапул районы татарлары оешмасы җитәкчесе Флүн Шәйхелисламовка, Халыклар дус­лыгы йортының әйдәп баручы белгече Надежда Сайрановага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Материал http://yanarysh.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*