25нче майда Казан шәһәренең Идел буе районы 6нчы номерлы гимназиясендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗ Гыйләҗев истәлегенә багышланган гер спорты буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм тынычлык елы» кысаларында уздырылды. Ярышларда 80нән артык спортчы катнашты. Киров өлкәсеннән, Ульяновск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Татарстан Республикасы районнарыннан татар яшьләре үзләренең җыелма командалары белән чыгыш ясадылар.
Барлык призерларга һәм җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.