tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Германиядә яшәүче татар кызы: Берлиндагы иң борынгы мәчетне салдыруда татарлар катнашкан
Фото: Ләйсән Гәрәева
Фото: Ләйсән Гәрәева

Германиядә яшәүче татар кызы: Берлиндагы иң борынгы мәчетне салдыруда татарлар катнашкан

Германиянең Берлин шәһәрендә урнашкан Әхмәдия мәчетен салдыруда татарлар да катнашкан булган.

«Берлинда, эзли башласаң, татарларга бәйле урыннар байтак икән. Югыйсә, бу ике мәдәниятне һәм милләтне алай күп нәрсә берләштерми кебек. Шундый урыннарның берсе – Берлин һәм хәтта Германиянең иң борынгы мәчете – Әхмәдия мәчете. Бу мәчет гади түгел, ул тарихка чумдыра, тамырларыбызны тоярга мөмкинлек бирә торган урын. Чөнки монда – татарлар эзе. 1920 елларда Берлинда яшәгән мөселманнар үзләренең дини почмагын булдырырга теләгәндә, татар мөһаҗирләре дә бу изге эштән читтә калмаган», – диде «Татар-информ»га милләттәшебез Ләйсән Гәрәева.

Аның әйтүенчә, татарлар шушы мәчет төзүендә кулдан килгәнчә ярдәм иткән. «Күз алдына китерегез: чит җирдә, туган илдән еракта, алар барыбер бер-берсен тапкан, берләшкән һәм бу изге урынны төзергә булышкан. Шулай итеп, 1923 елда алар Берлинда мәчет төзү эшен башлый. Мәчетнең архитектурасы үзе үк әкият кебек: Таҗ Махал, Бадшахи мәчете монда яшәгәндәй тоела. Ләкин безнең өчен иң кадерлесе – шушы матур диварлар арасында татарларның да эзе булу», – диде ул.

«Беренче татар очрашулары да нәкъ менә шунда узган. Мәчет архивларында татарларга кагылышлы документлар сакланган, алар инде хөкүмәткә тапшырылган, әмма иң мөһиме – милләттәшләребез монда булган, үз өлешен керткән. Имам безгә сөйләгәнчә, Татарстаннан тарихчылар да монда килә икән. Димәк, бу урын – безнең үткәнебезне, хәтеребезне саклаучы җанлы истәлек», – диде Ләйсән Гәрәева.

«Бу мәчеткә исемен биргән Әхмәдия хәрәкәте дигәннән, үл исламны тынычлык, аңлау һәм мәхәббәт дине дип таныта. Алар наданлыкны җиңүне, хатын-кызлар хокукларын яклауны, башка диннәр белән дустанә мөнәсәбәтләрне алга куя. Бу кыйммәтләр безнең йөрәкләргә дә якын. Шулай итеп, Берлинда татар эзе бар, һәм ул яши!» – диде Германиядә яшәүче татар кызы.

Зилә Мөбәрәкшина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*