ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Герой-шагыйрь – үз Ватанының улы!
Герой-шагыйрь – үз Ватанының улы!

Герой-шагыйрь – үз Ватанының улы!

Татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең туу­ына 120 ел тулу уңаеннан Денис авылының Мәдәният йор­тында «Герой-шагыйрь – үз Ватанының улы!» дип исем­лән­гән тематик кичә узды. Ул Лимоза Бикмөхәммәтова җитәк­челегендәге «Нур» татар милли мәгърифәтчелек оешмасы ярдәме белән, мәдәният хезмәткәрләре, җирле үзешчән ар­тистлар һәм мәктәп балалары катнашында үткәрелде.

Әдәби чарада Муса Җә­лил­нең батырлыклы гомере, каһарманнарча үлеме, шигъ­рият дөньясы тирән ачыл­ды. Аның иң билгеле шигырьләре яңгырады, тор­мыш юлын чагылдырган җырлар башкарылды. Мә­­дә­ният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар Муса Җә­лил­нең “Моабит дәф­тәр­ләре”н­нән алынган өзекләр аша ул көннәрдәге авырлык­лар­ны, ләкин беркайчан да сү­рел­мәгән рухи ныклыкны тапшыра алдылар.

Чарада мәктәп укучылары да актив катнашты. Алар каһарманның тормышына һәм иҗатына багышланган шигырьләрне бик эчтәлекле, үзәккә үтеп керерлек итеп сөйләделәр. Бу буыннарның әдәби мираска карата булган мөнәсәбәтен ачык күрсәтте.

Кичә ахырында укучы­лар өчен викторина да үткә­релде. Ул балаларның Муса Җәлилнең исеме, аның әсәр­ләре һәм тормыш юлы турындагы белемнәрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.

Әлеге чара яшь буында милли геройларыбызга, әдә­би мирасыбызга карата мә­хәббәт тәрбияләүдә тагын бер нәтиҗәле чара булды. Му­са Җәлилнең исеме һәм иҗа­ты безнең йөрәк­лә­ре­без­дә мәң­ге яшәр!

Рәгыйдә Бадыйкова. Самара өлкәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*