Тубылда махсус хәрби операциядә катнашучы Радик Юрис улы Айтняковка багышланган “Герой йолдызы”н ачу татнатансы үтте. Барыбыз өчен дә намус, батырлык һәм кыюлык үрнәге булган, сугыш кырында яраланып кайткан Радик Айтняков бу чарада үзе, әти-әнисе, якын туганнары, хакимият вәкилләре да катнаштылар. Радик Айтняков Тубылның “Сибиряк” спорт клубын тәмамлый, Төмән югары хәрби-инженер гаскәрләре маршалы А.И.Прошляков исемендәге Төмән югары хәрби-инженерлык команда училищесында укый. Бу уку йортын тәмамлап махсус хәрби зонасына китә һәм рота командиры итеп билгеләнә. Ул сугыш кырында үзен батыр сугышчы, спортчы буларак та күрсәтә. Сугышта күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Радик Айтняков югары Дәүләт бүләкләренә лаек булган ветеран. Ул “Батырлык ордены”, “Суворов медале”, “Батырлык өчен” медале, ”СВОда катнашучы” медаленә лаеклы була, февраль аенда аңа Кораллы Көчләр капитаны исеме бирелә.
2024 елның октябрендә, катлаулы хәрби биремен үтәгәндә, мина шартлаганда яралана, авыр җәрәхәткә карамастан, тернәкләндерү курсын узып яңадан хәрби хезмәтенә кайта. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре капитаны Радик Айтняков бүгенге көндә яшь сугышчыларны әзерләү белән шөгыльләнә. Үзе белем алган уку йортында хезмәт итә. Үзенең тәҗрибәсен, белемен инструктор буларак яшьләргә тапшыра. ”Герой йолдызы” ачылышы – махсус хәрби операциядә булган якташыбызга хөрмәт күрсәтү һәм барыбызга да патриотизм, бердәмлек һәм яклаучыларыбызга, илебез солдатларына, хәрбиләргә ярдәм итү мөһимлеген искә төшерү дә. ”Герой йолдызы” яшьләрне яңа казанышларга рухландырсын, якташыбызның батырлыгы үрнәк булсын.
Римма Умитбаева