tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гәүһәр Хәсәнова: Бүгенге буын безнең буынга караганда акыллырак, тәҗрибәлерәк
Гәүһәр Хәсәнова: Бүгенге буын безнең буынга караганда акыллырак, тәҗрибәлерәк

Гәүһәр Хәсәнова: Бүгенге буын безнең буынга караганда акыллырак, тәҗрибәлерәк

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешендә белем алучы 3 нче курс студентлары өчен Мөхәммәт Мәһдиевның кызы һәм Гомәр Бәшировның оныгы Гәүһәр Хәсәнова белән очрашу оештырылды. Ул бала чагы һәм әтисе, бабасы турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

    • Гәүһәр Хәсәнова – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Хәзерге вакытта ул Татарстан язучылар берлеге карамагында Әдәби тәрҗемә үзәгендә тәрҗемәче һәм китапханәче булып эшли.

    «Әтинең никадәр актив дәрәҗәдә иҗатын күрсәтү эшчәнлеген алып баруын хәтерлим, ә хәзер хәтта Тукай клубына да бик теләп килмиләр»

    «Яшь, бала чакта аңламыйсың, киләчәк бәхетең гел алда кебек. Ләкин үскәч аңладым: минем балачак – ул алтын булган, чөнки дәү әти (Гомәр Бәширов) белән дәү әни исән-сау, әти белән әни, энекәш – бөтен туганнар бар. Яңа елда бөтен гаилә белән җыелабыз, җәй көне автобус тутырып Сабан туйларына кайтабыз. Шундый күңелле иде! Бер кайчанда «ул үзгәрәчәк» дигән фикер башка килмәде. Һәм берзаман бөтенесе берьюлы китеп бардылар», – дип башлады ул.

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

    Мөхәммәт Мәһдиев 65 яшендә яман чирдән вафат була. Кызы әйтүенчә, авыру соңгы стадиясендә генә беленә, авырлыкларга өйрәнгән язучы ниндидер билгеләргә игътибар бирми.

    «Әти 65 яшендә яман чирдән китте, соңгы стадиясендә генә беленде. Без генә бит инде: берәр җир авырта башласа, йөгерәбез, котыбыз оча. Хәзер бармак авыртса да: «Үләм, онкология бу», – дип уйлый башладык (көлә). Әти авырлыкларга өйрәнгән кеше, күрәсең, ниндидер билгеләргә игътибар итмәгән. Эше бик күп иде. Ул гомере буе архивларда, китапханәләрдә утырган кеше», – ди ул.

    Гәүһәр Хәсәнова элегрәк язучыларның авылларга, районнарга һәм чит төбәкләргә очрашуларга бик еш йөрүен, әмма хәзерге вакытта әлеге активлык дәрәҗәсенең бик кимүен билгеләде.

    «Әти өйгә кайтып та керми иде: элек язучылар авыл, район, шәһәрләргә, чит төбәкләргә бик күп йөри иделәр. Һәм ул үзеннән-үзе шулай килеп чыга – табигый хәл иде. Ә хәзер берәр кая барасы булса, язучыларны җыю бик кыен, чөнки иренәләр, авырсыналар, өлкән яшьтәгеләр дә бик күп. Кайчакта 3 көнлек сәфәрләргә чыгарга туры килә, шуңа күрә активлык дәрәҗәсе үзгәрде. Мин әтинең никадәр актив дәрәҗәдә пропаганда, иҗатын күрсәтү эшчәнлеген алып баруын хәтерлим, ә хәзер хәтта Тукай клубына да бик теләп килмиләр», – диде ул.

    «Үзеңнең авылың, туган җирең булу ул – шундый зур бәхет»

    Мөхәммәт Мәһдиев балаларында авылга мәхәббәт тәрбияли, ул аларны печән чабырга, утын ярырга өйрәтә. Гәүһәр Хәсәнова әйтүенчә, аларның тормышта аңа кирәге чыкмаса да, әлеге әйберләр аны авылны яратырга өйрәтә.

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

    «Әти безне печән чабырга да, утын ярырга да – барлык авыл эшләренә өйрәтә иде. Ул безне авылны яратырга өйрәтте. Гомерем буена шәһәрдә яшәсәм дә, мин очраклы рәвештә Казанбашта туганмын. Минем паспортта туган җир «Казанбаш» дип язылган, мин аны гомерем буе аңламый идем. «Нәрсәгә кирәк инде миңа «Казанбаш»? Мин бит шәһәр кешесе», – дип уйлый идем. Ләкин үскәчрәк аңладым: үзеңнең авылың, туган җирең булу ул – шундый зур бәхет», – дип искәртте ул.

    Аларның балачагы Аккош күлендәге дачада уза. Шагыйрьләр һәм язучылар янында формалашу Гәүһәр Хәсәнованың тормышында бик зур роль уйный.

    «Балачагым Аккош күле дачасында узды, ул үзенә күрә бер символ. Анда язучыларның дачалары бар иде, хәзер дә бар. 1950 еллар уртасында дәү әти – Гомәр Бәширов – Язучылар берлегенең рәисе булган. Шул вакытта үзенең башына килгәнме, берәрсе әйткәнме: «Язучыларга дачалар төзик», – дип. Ул мөмкинлекләреннән, танышлыкларыннан файдаланып, Аккош күлендә бер алан сайлап, шунда йортлар төзеткән кеше. Һәм аларны язучыларга арендага биргәннәр», – ди ул.

    «Безнең балачак һәм яшүсмер чак шунда узды. Анда фронтовик язучы Гали Хуҗи, әдәбият галиме Хәсән ХәйриХәсән Туфан, аның артында Афзал ШамовРафаэль Мостафин, фронтовик шагыйрь Галимҗан ЛатыйпЗәки Нури яшәде, соңыннан аның урынына Ренат Харис килде һәм хәзер дә шунда яши. Драматурглар Риза һәм Рәйсә ИшморатовларИбраһим Гази, аннан соңрак Рәдиф Гаташлар килде. Бик кызыклы һәм бик югары зәвыклы кешеләр яши иде. Алар янында үсү, формалашу – ул бик зур роль уйный», – дип билгеләде Гәүһәр Хәсәнова.

    Аның әйтүенчә, Казанда да алар университет укытучылар яшәгән йортта торалар, һәм ул зәвыклы мөхиттә үсә. «Казанда Галиев урамындагы 100 фатирлы йортта, гади «хрущевкада» 26-27 ел яшәдек, ләкин андагы бөтен кеше университет укытучылары һәм хезмәткәрләре иде. Анда да безнең ишегалды зәвыклы иде, чөнки без университет укытучыларының балалары идек», – диде ул.

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

    «Бүгенге буын безнең буынга караганда акыллырак, тәҗрибәлерәк»

    10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ул, «математиканы яратам» дип, математика һәм механика факультетына укырга керә, әмма имтиханнарны тапшыра алмаганнан соң ташлый.

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

    «Лекцияләргә йөрдем, ләкин бернәрсә аңламады. Шуннан соң зачетка кердем: беренче 3 тапкырын «бирәм» дип кердем, 4-5 нче тапкырында принциптан кереп карадым. Өйгә кайтып еладым, әни: «Әйдә, ташлыйбыз», – диде. Минем артта бит әле әти белән дәү әти тора: «Боларның балалары аңгыра, укый белми икән», – дип әйтүләре бар иде. Мин гомерем буе башкалар кебек теләсә нәрсә сөйләп, эшләп йөри алмадым, беркайчан да. Әле дә шулай, чөнки «Гәүһәр начар» димәячәкләр, ә «Мөхәммәтнең кызы начар» диячәкләр», – ди ул.

    Әтисе әлеге вакытта Казанда булмый. Ул: «Әти, миңа бик авыр, укый алмыйм», – дип, әтисенә хат яза. Мөхәммәт Мәһдиев кызына каршы чыкмый: «Әгәр дә син хәзерге вакытта укуны ташларга кирәк дип саныйсың икән, ташла. Мин каршы түгел, аңлыйм сине», – дип җавап җибәрә.

    «Кайтканнан соң ул мине университет китапханәсенә китапханәче булып урнаштырды. Бу – бик дөрес адым булды. Беренчедән, бала эшсез утырмый, икенчедән, мин китапханәнең эшен эченнән аңладым, һәм ул миңа киләчәктә гомер буе файдалы булды», – ди ул.

    Икенче елга рус филологиясе юнәлешенә керергә омтылыш ясап карый. «Ни өчен татар теле филологиясе түгел» дигән сорауга ул вакыттагы татар телен белү дәрәҗәсе бик түбән булуы белән аңлатты.

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

    «Беренче сессия вакытында 4 экзаменның дүртесеннән дә 3ле алдым. Беренче имтихан – антик әдәбиятта мин «эләктем», Овидийны укымаган булып чыктым. Икенче имтиханда әйбәт җавап бирдем, ә укытучы, теге 3лемне күреп, 3ле куйды. Өченче имтиханда «яхшы» билет эләкте, ә имтиханны кабул итүче әтине яратмый торган укытучы булып чыкты. Ул миңа бәйләнде-бәйләнде дә 3ле куйды. Дүртенчесенә «3ле алам» дип кердем, һәм өчлем белән бик бәхетле булып чыктым да», – ди ул.

    Ул төркемдә 3легә бетерүче бердәнбер студент була. Шул сәбәпләр аркасында үзендә комплекслар барлыкка килүен дә искәртеп узды. Алдагы имтиханнарда да шул ук хәл кабатлана. «2нче курска кергәч, мин барлык фәннәрне дә 5легә бирдем, аннары мин арттырылган стипендия ала башладым һәм барысы да әйбәтләнде», – ди ул.

    Соңыннан ул аспирантурага да керә. «Мин 30 яшьтә генә үземнең кем икәнлегемне ачтым. Шуңа күрә яшьләргә «акылсыз, үзләрен дөрес тотмыйлар» дип әйткәндә, мин һәрвакытта да: «Алар бит әле яшь», – дип уйлыйм. Менә мин 30 яшьтә генә кеше була башладым. Хәзерге заманда картлык та чигенде, шуңа күрә яшьләрнең формалашу дәвере дә бераз чигенгәндер. Ләкин бүгенге буын безнең буынга караганда акыллырак, тәҗрибәлерәк», – дип тәмамлады ул әңгәмәне.

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

    Очрашуны Казан федераль университетында белем бирүче, «ТНВ»да «Манзара» тапшыруын алып баручы Әдилә Сәфәрова оештырды.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*