Агымдагы елда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырган “Татар базары бистәсе тарихы” проекты кысаларында фәнни-эзләнү конференциясе узды. Ижау шәһәре мәктәпләренең татар сыйныфларында укучылар “Спартак” халык иҗаты йорты, Ижау Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче Хөсәен Фәезханов исемендәге лицей, Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия, 10нчы мәктәптәге Муса Җәлил музее тарихы буенча әзерләгән фәнни-эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Бу эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучылар.
Һәр чорның үз тарихы бар. Берәүләр бу тарихны өйрәнеп, китаплар бастыра, халыкка тарата, ә икенчеләре тарихны белә, өйрәнә, тик ул мәгълүмат бер җирдә дә урын тапмый. “Татар базары бистәсе тарихы “ дигәндә, күз алдына берничә гасырлык тарихы булган, кешеләр тупланып яши торган зур бер территория күз алдына килеп баса. Кайчандыр эшчеләр поселогы гына булып формалашкан Татар базары бистәсенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге бар.
Татарлар тупланып яшәгән бу урында — Азин урамы 205нче йортта — 1998 елда татар классик гимназиязе ачыла. Буш урында барлыкка килми бу уку йорты. Аның үз тарихы бар…
1937 елда биредә 29 нчы рус мәктәбе ачыла. Ләкин 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче айларыннан ук шәһәргә яралылар кайта башлый, хастаханәләрдә урын җитми. Шул чакта сугышка кадәр төзелгән 16 мәктәпне искә төшерәләр. 29нчы мәктәп тә читтә калмый, анда да госпиталь урнаша.
Сугыш тәмамлана. Ачлык, илдәге җимереклекләргә карамастан, 1945-46нчы елларда 20нче мәктәп укытучылары, бигрәк тә, хуҗалык эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары Х.Бикмансуров тырышлыгы белән мәктәп төзекләндерелә һәм әлеге бинада 20нче татар мәктәбе ачыла. Мәктәп директоры итеп А.Камалетдинов билгеләнә. 1961 елдан мәктәп директоры булып, Әдип Сафинович Кәримов эшли башлый. Мәктәп милли гореф-гадәтләрне саклау һәм торгызуга күп көч куя, фольклор коллективы оеша. Алар мәктәптә генә түгел, шәһәрнең татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрендә дә чыгыш ясыйлар. 1980 елда 20нче мәктәп эшләүдән туктый. Бинаның беренче катында 7нче спорт мәктәбе эшли башлый, икенче катына 2нче кичке мәктәп урнаша. 1985 елга кадәр Ә.С.Кәримов анда директор булып кала. Мәктәп бинасы искерә, капиталь төзекләндерү эшләре таләп ителә. 1987 елда кичке мәктәпне дә икенче бинага күчерәләр. Әлеге бина хуҗасыз кала.
Узган гасырның 90нчы елларында ун елга якын ташландык хәлдә ятып, хәрабәгә әйләнеп баручы бинаны кире үз хуҗаларына –татарларга тапшырырга карар кылалар. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге әлеге бинаны аякка бастыру өчен акча эзли башлый. 1994 елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә татар мәктәбен торгызу өчен ярдәм сорап хат юллана. Җирле җитәкчеләр күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәннән соң, Удмуртия җитәкчелеге тарафыннан мәктәпне төзекләндерү өчен акча бүленеп бирелә. Республика Татар иҗтимагый үзәге президенты Мәсгуд Гаратуевка, һәм 10нчы мәктәп укытучысы булып эшләп, шушы гимназиянең директоры итеп билгеләнгән Гөлзирә Флүн кызы Әхмәтшинага мәктәпне рәткә китерү өчен 3 ел тырышырга туры килә.
Ниһаять, 1998 елның 1 сентябрендә әлеге бина яңадан ишекләрен ачып җибәрә: татар классик гимназиясе ачыла. Тик бина кечкенә булу сәбәпле, параллель сыйныфлар ачу мөмкинлеге булмый. Музей, спортзал, бию түгәрәге өчен заллар булдыру хыялда гына кала. Бина кечкенә булганга, 187 укучы белем алган бу гимназиядә, беренче сыйныфлар 37нче балалар бакчасында укырга мәҗбүр булалар. Химия, физика, технология кабинетлары булмау да киләчәктә укытуда кыенлыклар китереп чыгара.
Шулай булуга да карамастан, гимназиядә инглиз, татар, гарәп телләре башлангыч сыйныфлардан ук өйрәнелә. Шахмат, бию, түгәрәкләренә балалар теләп йөриләр. Компьютер классы да заманча җиһазландырылган. 35 кешелек коллектив 200гә якын укучыга тирәнтен белем бирә. Шәһәрнең төрле почмакларыннан килеп укыйлар бу гимназиядә. Аның дәрәҗәсе елдан-ел арта, укыту алымнары камилләшә бара.
Көннең икенче яртысында балалар бик теләп ана телендә уздырыла торган чараларда катнашалар. Өстәмә белем бирүгә һәр сыйныфта зур игътибар бирелә. Чыршы бәйрәме, Сабантуй, Сөмбелә, Карга боткасы, Чыршы бәйрәме кебек милли йола-бәйрәмнәрдә әби-бабайлар да бик теләп катнашалар.
Гөлирә Рәсимовна җитәкчелегендәге “Чулпан” фольклор ансамбленә 20ләп укучы даими йөри. Алар төрле фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Моннан тыш, календарь бәйрәмнәрен билгеләп үтү дә укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Ә гимназия көнен билгеләп үтүне һәр укучы түземсезлек белән көтеп ала торган була. Бу көннең иртәсе (18 декабрь) тантаналы линейка белән башланып китә. Монда 1нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә «Гимназия гимны» астында (һәр укучыга значок тагалар, ант бирәләр) гимназистлар сафларына кабул итәләр. Аннан соң барлык укучылар “Волна” лагерена барып ял итәләр.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү — гимназиядә бик матур чараларның берсенә әверелә. Татарстаннан, Удмуртиянең төрле почмакларыннан килгән кунаклар өчен гимназиянең ишеге һәрвакыт ачык була. Милли җанлы, татар теле өчен борчылып яшәгән, бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнашкан, әкиятләрне сәхнәләштергән балалар бүләкләнә.
Укучыларның фәнни үсешен тәэмин итү гә гимназиядә зур игътибар бирелә. Төрле фәнни-практик конференцияләрдә катнашкан укучыларның саны көннән-көн арта. Ата-аналар да балаларының уңышларын күреп, аларның башка шәһәрләрдә уза торган конференцияләрдә катнашуларын хуплыйлар. Казан, Обнинск, Мәскәү шәһәрләрендә узган фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, укучылар призлы урыннар яулыйлар, лауреат исемнәренә лаек булалар. Гимназиядә Республикакүләм лингвистик конференцияләр уздыру традициягә әверелә. Башта анда 86 укучы катнашса, соңыннан бу сан 200дән дә артып китә.
Татар теле һәм әдәбиятыннан уздырыла торган Республикакүләм, регионара олимпиадаларда катнашып, укучылар гел җиңүчеләр рәтендә булалалар. Гимназиянең бөтен тормышын яктыртып килүче “Мирас”, “Мизгел”, ”Калейдоскоп” газеталарын чыгаруда укучыларның роле бик зур була. Гимназиянең актив хәбәрчеләре моның белән генә чикләнмичә, аларның мәкаләләре “Яңарыш” газетасында даими басыла. Конкурс аша узган иң сәләтле укучылар “Күңелле кыңгырау” тапшыруының алып баручыларына әвереләләр. 2008 елда гимназия ачылуга 10 ел тулу уңаеннан зур чара уздырыла.
Көннән-көн үсеш алып, гөрләп эшләп килүче гимназиядә укырга теләүчеләрнең саны арту сәбәпле, кабинетлар җитми башлый. Ә кабинетлар, спорт залы бөтенләй булмаганга укучылар физика, химия кебек фәннәрне башка мәктәпләргә йөреп укырга мәҗбүр булалар. Гимназия бинасы янына янкорма төзү көн кадагында торган проблемаларның берсенә әверелә. Тик җитәкчеләр янкорма төзүгә караганда, ике мәктәпне берләштерүне кулайрак күрәләр: шәһәр хакимияте тарафыннан гимназияне 38нче гомуми белем бирү мәктәбе белән берләштерергә дигән карар чыгарыла. Шулай итеп, үзенең бөтен традицияләре белән бергә гимназия 38нче мәктәпкә күчерелә. Гимназия директоры итеп Гөлчәчәк Җәүдәт кызы Әхмәтова билгеләнелә.
Хәзерге көндә гимназиядә 700гә якын бала белем ала. 2015 елдан ул халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә. Ә 2016 елда гимназиягә Республика этномәдәни белем бирү ресурс үзәге статусы бирелде. Һәр «а» сыйныфында татар теле укытыла, милли бәйрәмнәр уздырыла. Ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән республика, регионара һәм халыкара олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйбыз. 20 еллык тарихы булган гимназия эшен дәвам итә.
Анкета нәтиҗәләре
Укучыларның гимназия тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү өчен, 6-11нче сыйныф укучылары арасында анкета уздырдык. Анкетада шундый сораулар урын алган иде: “Сез үзегезнең гимназия тарихын беләсезме?”, “Гимназия кайчан ачылган?”, “Аның беренче бинасы кайда урнашкан?”, “Гимназиянең беренче директоры кем?”, “Танылып өлгергән чыгарылыш укучыларыннан кемнәрне беләсез?”
Беренче сорауга 36 укучы гына “әйе” дип җавап бирде. 54 укучының гимназия тарихы турында күбрәк беләсе килүе сөендерде. Гимназиянең 1998 елда ачылуын – 51, беренче бинасының Азин урамында урнашуын 56 укучы белә икән. Ә менә беренче директорының Гөлзирә Флүн кызы Әхмәтшина булуы 19 укучыга гына билгеле. Гимназия ачылуының беренче көннәреннән башлап бүгенгегә кадәр эшләүче укытучылар турында да аз беләләр, бары 31 укучы гына сорауга уңай җавап бирә алды. Танылырга өлгергән чыгарылыш укучылары турында да 20 укучы гына хәбәрдар.
Анкеталар күрсәтүенчә, без гимназиябезнең үткәнен бик начар беләбез икән.
Хатирәләр…
Анкеталарны тикшергәннән соң, укучылар тарафыннан аталган, инде танылып та өлгергән төрле елларның чыгарылыш укучылары белән бәйләнешкә кердек. Алар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.
Ләйсәния Закирова-Гатауллина (гимназияне тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайткан беренче чыгарылыш укучысы):
“Гимназиядә укыган елларны мин җылы хатирәләр белән искә алам. Кечкенә бина эчендә көчле укытучылар эшли, көчле укучылар укый иде. Без бер гаилә сыман бергә яшәдек, күңел ачтык, җаваплы эшләр башкардык. Иң истә калганы, әлбәттә, татар теле дәресләре. Яраткан дәреснең укытучысы да яраткан булды. Карга боткасы, Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә күңелле үтте: күп җырлар өйрәнелде, бабаларыбызның гореф-гадәтләре барланды. Тагын КВНнарны, театр түгәрәген, «Гимназистлар көне»н сагынып искә алам. Безнең үз гимныбыз, значокларыбыз бар иде. Дәрестән тыш тормышыбыз кайный иде безнең — болар өчен укытучыларга һәм директорга зур рәхмәт ”.
Ирек Гыйләҗев («ТНВ» каналында “Музыкаль сәхифә” тапшыруын алып баручы):
“Гимназия шәхес буларак формалашуыма зур ярдәмче булды, үз юлымны сайларга ярдәм итте. Уку барышында күп дуслар таптым, әле хәзер дә аралашабыз. Укытучыларыма тирән белем, тормыш сабаклары биргән өчен, безгә ышанганнары өчен бик рәхмәтлемен”.
Дилия Әхмәтшина (Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, татар эстрада җырчысы): ”Гомер буе әти-әниемә мине гимназиягә укырга биргәннәре өчен рәхмәтле. Гимназия безгә иң яхшысын гына тәкъдим итте: иң яхшы укытучылар, иң яхшы дәресләр, иң яхшы бәйрәмнәр, шул исәптән милли бәйрәмнәребез — Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй. Безне хәтта хезмәт дәресендә өчпочмак, бәлеш пешерергә өйрәттеләр. Рәхмәт сиңа, гимназия!”
Гүзәл Зарифуллина (УдДУ социология бүлеге студенты, “Татар кызы-2015” бәйгесенең “Назлы кыз” номинациясендә җиңүче): “Безнең мәктәптә иң яхшы, мәрхәмәтле, белемле укытучылар, ә мин укыган сыйныфта иң яхшы балалар булды, дип уйлыйм. Шулай ук безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре булуына мин бик шат. Бу үзебезнең милләтне, аның гореф-гадәтләрен, ә иң мөһиме – телне саклап калырга ярдәм итә. Хәзерге көндә университетта укыйм. Татар мохитен сагынам, чөнки төркемдә укучы егет-кызлар арасында да, укытучылар арасында да татарлар юк”.
Йомгаклау
Әлеге тикшерү эшебез кызыклы булды. Беренчедән, гимназиянең үткәне турында күп нәрсәләр белдек. Икенчедән, анкеталар анализлап, гимназия турында бик аз белүебезне ачыкладык. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, — дип язган бит татар халкының күренекле галиме Шиһабетдин Мәрҗани. Шуңа күрә аны өйрәнергә һәм башкаларга да җиткерергә кирәк.
Чыгарылыш укучыларының хатирәләре буенча гимназиянең алар тормышында нинди зур роль уйнаганлыгын, бүгенге көндә дә сагынып искә алуларын һәм укытучылары белән горурлануларын белдек.
Эльвина Абдрахманова, Ләйлә Зарифуллина.