12 август – Халыкара яшьләр көне уңаеннан үзәк китапханә хемәткәрләре яшүсмер өчен үзәк фонтан янында «Гитаралы кич» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырды.
“Кичәгә заманча музыка белән кызыксынган, гитара уйнарга яраткан, гитара моңнарына битараф булмаган райондашлар җыелды. Кичәбез кунаклары – Илназ Морзахан гитарада уйнады, Рүзәл Минһаҗев үзенең шигырьләрен укыды, иҗат иткән җырларын башкарды. Башкалар да аларга кушылып бергәләп җырлап, аралашып күңел ачтылар”, – дип хәбәр итәләр безгә үзәк китапханәдән.
Фотолар – район үзәк китапаханәсеннән.
Чыганак: muslumirc.ru