«Глаголица» Халыкара премиясе елдан-ел колачын киңрәк җәя: чит илләрдән килүчеләр арта, иҗатка багышланган чаралар узуын дәвам итә һәм, иң мөһиме, бәйгедә яңа исемнәр ачыла. Ә болар барысы да ничек башланып китте икән? «Счастливые истории» фондының бер проекты булган «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясе җитәкчесе Ирина Виталий кызына кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.
– «Счастливые истории» фондының миссиясе нәрсәдә һәм ул нинди проектларда чагылыш таба?
– Фондның төп миссиясе – кешеләргә яхшылык эшләү. 15 ел эчендә без зур юл уздык: балалар һәм яшүсмерләр, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә юнәлдерелгән күп кенә социаль һәм мәдәни проектларны тормышка ашырдык. Бу вакыт эчендә без тәҗрибә тупладык, абруебызны үстердек.
Бүген күп инициативаларыбызны яңадан торгызабыз: финанслау мөмкинлекләре барлыкка килде: зур компанияләр грантлар бирә, дәүләт коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар (НКО) эшчәнлеген актив рәвештә хуплый, урта бизнес та хәзер хәйриягә башкача карый башлады, шөкер. Социаль юнәлештә булу хәзер дәрәҗәле санала.
Күп еллар дәвамында без әһәмиятле чаралар, конкурслар үткәреп киләбез. 5 ел актив эшчәнлектән соң безгә бүгенге зур масштабка ирешү бәхете елмайды. Мәсәлән, «Глаголица» премиясе безнең фондның бер проекты булып тора, һәм анда 12 ел дәвамында 15 меңнән артык бала катнашты. Быел финал этабына Россия, АКШ, Греция, Кипр, Монголия, Кытай һәм башка илләрдән яшь авторлар килде. Фондның дуслары арасында Казан камера оркестры «La Primavera», Галимҗан Гыйльманов, Нонна Гришаева, Ксения Алфёрова, Сергей Чонишвили, Игорь Олейников, Виктор Лунин һәм башка сәнгать әһелләре бар.
2026 елга без зур планнар корабыз: йолдызлар катнашында хәйрия концерты үткәрергә җыенабыз. Җыелган акчалар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итә торган проектларга юнәлтеләчәк. Шуларның икесе башка фондлар тарафыннан тормышка ашырылачак.
– «Глаголица» ничек барлыкка килде һәм ул спектакль белән ничек бәйле?
– «Глаголица» – 10-17 яшьлек яшь авторлар өчен оештырылган халыкара әдәби бәйге һәм безнең төп проектыбыз. Ул 2014 елда нигез салынганнан бирле иҗат лабораториясе рәвешендә үсә килә. Беренче (очный) этапта балалар үз талантларын күрсәтәләр, күренекле язучылар белән эшләү тәҗрибәсе алалар. Ә кайберләре соңыннан Кызыл мәйданда яки Г. Камал театры сәхнәсендә шигъри спектакльләрдә катнашалар, Сергей Чонишвили, Ксения Алфёрова, Нонна Гришаева кебек артистлар җитәкчелегендә чыгыш ясыйлар. Бу тәҗрибә балалар өчен генә түгел, тамашачылар һәм зур артистлар өчен дә бик кадерле. Безнең глаголяталарның тавышы ишетелә, һәм бу мине бик сөендерә. 13 нче сезонда балалар өчен үсеш мөмкинлекләре тагын да киңәячәк, моның турында февральдә хәбәр итәчәкбез.
«Глаголица» белән бергә без дә үсәбез. Проект безне күренекле язучылар белән таныштырды, аларның берсе Роберт абый Миңнуллин. Фонд ул вакытта яшь иде, ә ул – халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе! Әмма безгә ышанды һәм татар телендәге номинацияләрдә даими рәвештә жюри рәисе булып калды. Роберт Мөгаллим улы вафатыннан соң без аның иҗатына багышланган татарча әсәр өчен махсус бүләк булдырдык. Ә ике ел элек аның шигъри җыентыгын укыганда аның әнисенә багышланган әсәре күңелгә үтеп керде, илһамландырды. Мин дә дүрт бала әнисе буларак, аларда җаваплылык, олыларга хөрмәт тәрбияләргә тырышам, әмма нәкъ менә шул әсәр миндә яшь буынга төп кешелек кыйммәтләрен җиткерү теләге уятты. Шулай спектакль идеясе туды. Бу фикерне тормышка ашырырга ярдәм иткән «Россия мәдәният фондына», Г. Кариев театрына һәм безнең «Счастливие истории» командасына ихластан рәхмәтлемен.
– Ни өчен сез нәкъ спектакль форматында эшләргә булдыгыз?
– Роберт Миңнуллин турында китаплар язылган, җырлар иҗат ителгән, хәтта аның теленә багышланган диссертация дә якланган, әмма сәхнәдә иҗаты беренче тапкыр гәүдәләнә. Без бу җаваплылыкны үз өстебезгә алдык. Минем өчен бу спектакль гади тамаша гына түгел. Бу – бөек шагыйрьгә хөрмәт билгесе һәм хәтерне саклау ысулы. Ул безгә мәхәббәт, намуслылык, җаваплылык кебек кыйммәтләрнең бүген дә әһәмиятле булуын искәртә.
– Идеяне гамәлгә ашыруга кадәрге юл ничек барды?
– Юлыбыз җиңел булмады: финанслау өчен партнерлар, фикердәшләр эзләргә туры килде. Россия мәдәният фонды грантын оту спектакльне булдыру мөмкинлеген булдырды. Шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова сценаристка киңәшләр бирде, репетицияләрдә катнашты. Аңа да, спектакльне иҗат иткән театр коллективына да зур рәхмәт. Роберт Миңнуллинның «Тормыш көе» спектакле һәр тамашачының йөрәген җылылык һәм татар әдәби мирасына горурлык хисе белән яктыртсын иде.
Проект «Россия мәдәният фонды» тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Фото: Игорь Глазырин
Чыганак: yalkyn.ru