tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлбстан ханым Гатауллинаның тырышлыгы янәшәсендәге кешеләргә дә йогынты ясый: аның янында «җил куып» йөреп булмый, диләр
Гөлбстан ханым Гатауллинаның тырышлыгы янәшәсендәге кешеләргә дә йогынты ясый: аның янында «җил куып» йөреп булмый, диләр

Гөлбстан ханым Гатауллинаның тырышлыгы янәшәсендәге кешеләргә дә йогынты ясый: аның янында «җил куып» йөреп булмый, диләр

Аның тормыш юлы турында сөйләшкәч, күңелдә җавап таба алмаган бер сорау туды: яшүсмер чагыннан әти-әнисез калып, тормыш авырлыкларын берүзенә җиңәргә туры килгән кыз бала ничек шулай дөньяга ягымлы йөз белән караучы, тормышны-сәнгатьне яратучы, изге күңелле буып кала алды икән?

Үзешчән артист, шәһәр һәм район кешеләренә оста биюче буларак таныш Гөлбстан ханым. Мәдәният йорты яисә шәһәрдә булган мәдәни чараларга аның биегәнен махсус карарга килүчеләр дә бар хәтта. Әмма Гөлбстан Хәевна Лениногорскиның үзешчән сәнгать остасы гына түгел, иң беренче чиратта, 45 ел гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган медицина хезмәткәре.

Ул Азнакай районы Мәсәгут авылында туган. Гөлбстан ханымның әти-әнисе Габделхәй белән Рәшидә икесе дә мөгаллим булганнар. Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында туып үскән әнисен һәм Әгерҗе районы Тәбәрле авылы егете булган әтисен менә шушы авыл мәктәбе таныштырган.

Алар Бөек Ватан сугышы башланырга берничә генә ай кала, 1941 нче елда өйләнешеп гаилә корганнар. Әмма сугыш башлануга Габделхәй Хәбибуллин солдат шинеле киеп, туган илне фашист илбасарларыннан азат итүчеләр сафына баскан. Канкойгыч сугышта өч ел дәвамында каһарманнарча көрәшкән ир-егет, 1943 нче елда көчле яраланып, госпитальгә эләккән. Янәшәсенә генә төшеп шартлаган дошман тубы япь-яшь егетнең гомерен кыл өстенә куйса да, аны яу кырыннан исән хәлдә табып алып чыкканнар, тик аягын саклап калу мөмкин булмаган.

Гөлбстан ханым, аның абыйсы Илфак һәм энесе Илшат – сугыштан соң туган балалар. Озакламый яшь гаилә Башкортстанның Бакалы районы Иске Корыч авылы мәктәбенә күчеп укыта башлаган.

Әти-әниләре шул авыл мәктәбендә укытучылык стажларын тутырганчы эшләгән, аннан гаиләләре белән әтиләренең туган авылы Тәбәрлегә күчеп кайткан.

“Минем әти  оста итеп гармунда уйный иде. Бәләкәй чагыннан ук аның кечкенә генә гармунда уйнаганын хәтерлим. Без сугыштан соң туган балалар, миңа 5-6 яшьләр генә булгандыр, мәктәптә укымый идем әле, әти гармунын тотып сандык өстенә утыра иде дә, “Кызым, Гөлбстан, әйдә, бие әле”дип, мине биетә иде.  Әтинең гармун уйнаганына биергә төрле хәрәкәтләр ясап, соңрак, укый башлагач, мәктәптә узган бәйрәмнәрдә  үзем уйлап чыгарган биюләрне бии башладым. Биюгә булган мәхәбәтем шул вакытлардан ук килә”,- ди Гөлбстан ханым.

Гөлбстан сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, өлкән сыйныфларга күрше рус авылына укырга барган.   Аның тагын бер зур хыялы –  табиб яисә шәфкать туташына укып, кешеләрнең сәламәтлеге сагында тору булган.. Гөлбстан Ижевск медицина училищесына укырга кергән. Әтиләре вафатыннан соң, алар әнисенең туган ягы –Лениногорск районына кайталар,  Зелёная Роща авылында яши башлыйлар.

“Мин имтиханнарымны уңышлы тапшырып, үзем теләгән уку йортында бер ай гына укып калдым. Авылда яшәүче туганнардан хат килде, алар әниемнең бик нык авыруын әйтеп, мине авылга чакырып язганнар. Әниемнең хәле авыр, аның трахеясендә яман шеш авыруы тапканнар иде. Мин әнине карарга кайттым, миңа -18, ә Илшат энемә 16 яшь иде, ә Илфак абый ул вакытта армия сафларында хезмәт итә иде. Әниебез шул чирдән тернәкләнә алмады, вафат булды, әтине дә шул яман шеш авыруы алып киткән иде. Шулай итеп, мин 18 яшемдә бернинди терәксез, үзем туганнарыма бер терәк сыйфатында калдым. Шул вакытта мин үзем турында бары тик үзем генә кайгырта алуымны, сәламәтлегем, киләчәгем өчен бары тик үзе генә бурычлы булуымны аңладым”,- ди Гөлбстан Хәевна.

Шул елларда Лениногорскида шәфкать туташы һөнәренә укырга теләүчеләр өчен кичке курслар ачылган. Гөлбстанны Ижевск медицина училищесына биргән имтиханнар нәтиҗәсе нигезендә шушы курсларга укырга алганнар. Укуын тәмамлагач, Лениногорск үзәк хастаханәсенә эшкә килгән. Анда да иң авыр бүлекне,  хирургиянең тәннәре төрле авырулардан бозылучылар дәваланучы бүлеген сайлаган.

Шул катлаулы, авыр эштә эшләгәндә дә, ул үзешчән сәнгать белән шөгыльләнергә вакыт тапкан. Эшендә дә, сәнгатьтә дә үзенә ташламалар бирмәгән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә 45 ел эшләү дәверендә “хезмәт бишьеллыгы” җиңүчесе исеменә лаек булып, дәүләт бүләкләренә лаек булган. Ул заманнарда илдә шундый хезмәт бәйгеләре игълан ителә иде. Гөлбстан Гатауллинага “хезмәт ветераны” исеме дә бирелгән.

Озакламый аларның тормыш иптәше Ингил белән гаилә коруларына 55 ел була. Булачак ире белән әтисенең туган авылы Тәбәрлегә кунакка баргач, Сабантуйда танышканнар. Аннан Ингил Совет армиясе сафларына хәрби хезмәткә алынган, яшьләр хатлар язышып торганнар. Армиядән кайткач өйләнешеп, яшь гаилә Лениногорскида төпләнеп калган. Ингил нефть институтына укырга кергән, башта Лениногорскида кичке институтта өч ел укыган, аннан Әлмәтткә йөреп укуын төгәлләгән, нефтьче оешмаларда җитәкче урыннарда эшләгән.

Алар ике ул үстергәннәр, олы уллары Идел радиотехника институтын тәмамлаган, икенчесе Азат нефть техникумында укып, һөнәр алган. Гөлбстан ханым һәм аның тормыш иптәше Ингилнең ике оныклары һәм хәтта оныкчыклары да бар, аны әбисе белән бабасына Алинә оныклары бүләк иткән. Алинә Казанда университет тәмамлаган, ә тагын бер оныклары Руслан – мәктәп укучысы. “Оясында ни күрсә-очканда шул була” диләр, Гөлбстан ханым мәдәният һәм спорт сөюче, оныгы да аннан калышмый, хәтта арттырып та җибәрә, тырышып укый, спортчы.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*