Кеше гомере аккан судай диләр, дөрес икән. Ул, чәчләрне үзенчә буяп, маңгайларга тирән эзен салып, тиз арада үтә дә китә. Кечкенә чакта hәр туган көнне сөенеп көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзенең җимешләре хакында уйлый башлыйсын.
“Киндяковка” мәдәният йорты карамагында эшләп килүче “Нур” татар халык театры артисты Гөлинә Җаббарованың да нәкъ шундый матур чоры. Ул 2020 елның 29 апрелендә үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшен билгеләп үтәчәк. Исеменә җисеме дә туры килеп тора. Гөлгә тиң ханым, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас.
Аның белән танышуыма инде егерме елдан артык вакыт үтте. Ул елларда мин Гөлсинә Герасимова җитәкләгән Татар мәдәният үзәгендә методист буларак оештыру эшләре алып бардым, ә ул “Сембер” җыр-бию ансамбленең җырчысы иде. Гөлинә бүтән hөнәр иясе булса да, күңеле белән сәнгатъ кешесе. Татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән чаралар: “Сабантуй”, “Ачык хат көне”, Нәүрүз, “Каз өмәсе”, ”Сөмбелә”, фестиваль-конкурсларда, календарь бәйрәмнәрендә катнашып, эшне җиренә җиткереп, бер авырлыксыз оештырышуы нәкъ шуны исбатлый.
Гөлинә Сабирҗан кызы Татарстанның Буа районы Иске Суыксу Выселкасы авылында, 8 балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1977 елда урта мәктәпне тәмамалагач, туган нигезен калдырып, Ульяновск шәhәренә килеп, механика заводына эшкә урнаша.
Авыл сәхнәсендә җырлап үскән кайнар хисле яшь кызның Сембер каласындагы сәхнә тормышы нәкъ шушы елдан башланып китә дә инде. Иң беренче булып, ул “Чкалов” мәдәният йортына “Чулпан” ансамбленә йөри. Шул ук вакытта заводта оештырылган үзешчән түгәрәкне дә читтә калдырмый. Рус халык хорына йөрүенә карамастан, Гөлинә концертларда татарның моңлы көйләрен сузып эшчеләрнең күңелен яулый.
Гаилә корып, ике бала — бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергән бәхетле ананың күңеле кабат моңга тартыла. Сәхнә юлын дәвам итеп, шактый еллар “Планета” мәдәният йортының Воронин Александр Алексеевич җитәкләгән “Подружки” рус халык җыр ансамблендә саф татар җырларын җырлап халыкны куандыра. 1990 елларда Ишеевка бистәсендә Әлфия Рамазанова җитәкчелегендәге “Айгөл” вокаль ансамбленә йөреп, күп кенә чараларда катнашырга туры килә. Ә 1997 елда “Сембер җыры” бәйгесендә катнашып, 2 нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек була.
Сәнгатъкә гашыйк кеше сәхнәсез тора алмый, ди дустым Гөлинә. Мине аңлап, хыялларымны тормышка ашыруда ярдәм итүче мәрхүм ирем Рәискә рәхмәтлемен, дип әйтүен еш ишетәбез.
Бүгенге көндә Гөлинә Җаббарова “Нур” таеатрының әйдәп баручысы буларак, татар мәдәниятен hәм сәнгатен саклап калуда, үстерүдә үзеннән зур өлеш кертеп яши. Аның катнашында үткәрелгән “Мөнәҗәтләр hәм бәетләр ”, ”Шанхай”, ”Ягез әле, кызлар!”, “Солдат озату”, очрашу кичәләре, концертлар бик күңелле hәм җанлы үтә. Ә спектакльләрдә Гөлинә уйнаган рольләр онытылмый, күңелдә кала, дип мактап сөйләүчеләр бик күп . Ул Ш.Хөсәеновның — “Егерме ел үткәч”, “Туйдан соң”, А.Ахмәтгалиеваның “ Ул бит берәү генә” спектакльләрендә үз холкына туры килгән образларны матур тавышы белән баетып, тамашачылар күңеленә үтеп керде.
2019 еның нояберендә без — “Нур” театры коллективының Бөтенроссия театр марафоны кысаларында Казан шәhәренең “Юность» мәдәният йортында үткәрелгән фестиваль–конкурста беренче урынны алып уңышка ирешүендә төп геройны башкаручы Гөлинәнең тырышлыгы зур роль уйнады.
Тормышта, куйган максатыннан тайпылмый алга баручы, тырыш, сабыр холыклы кеше генә зур уңышка ирешә. Гөлинә шундыйларның берсе. Ул 40 ел механика заводының планлы диспетчерлык хезмәте бүлегендә өлкән диспетчер вазыйфасын үти. Намуслы хезмәте өчен бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары hәм өч тапкыр “Казанышлар өчен” медале белән бүләкләнә. Ә фотосурәте озак еллар заводның “Мактау тактасы”нда эленеп тора. Инде күптән лаеклы ялда булса да, Гөлинә беркайчан да кул кушырып утырмады. Иртән торып яраткан эшенә йөгерсә, кичке якта мәдәният йортына репетициягә ашыга. Аның шундый тырыш, җитез, уңган булуы, гаилә учагын сүндерми саклап, балаларына дөрес тәрбия бирүе күпләрне сокландыра. Киләчәктә дә халыкка хезмәт итеп, тынычлыкта, исәнлектә, балалары вә оныкларыннан игелек, шәфкатъ күреп, сөенеп яшәргә язсын, дигән теләктә калам.
Тимерьюл районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе,
Ульяновск өлкә татар язучылары берләшмәсе әгъзасы,
“Нур” татар халык театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахова