Губернатор Алексей Русских Ульяновск өлкәсенең 83 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында тырыш, фидакарь хезмәтләре белән дан казанган якташларыбызга дәүләт бүләкләрен һәм “Ульяновск өлкәсенең иң яхшы кешеләре” мактау тактасына кертелү турында таныклыклар тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында төбәкнең туристлык индустриясе вәкиле дә бар. Ульяновскиның “Волга” кунакханәсе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Гөлнара Камил кызы Гиниятуллинаның исеме “Ульяновск өлкәсенең иң яхшы кешеләре” Мактау тактасында урын алды. Милләттәшебезнең профессионал буларак кунакчыллык сферасы үсешенә, туристлык инфраструктурасының сыйфатын күтәрүгә һәм Ульяновск өлкәсен сәяхәтләр өчен уңайлы һәм ачык төбәк итеп күрсәтүгә керткән өлеше өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.
Төбәкнең туризм буенча департаменты Гөлнара Камил кызын мактаулы исемгә лаек булуы уңаеннан котлый һәм Ульяновск өлкәсендә туристлык белән кунакчыллыкны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерә.
Чыганак: emet73.ru