tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлсинә Үлмәскулова: “Кыргызстанда Татарстанны хөрмәт итәләр”
Гөлсинә Үлмәскулова: “Кыргызстанда Татарстанны хөрмәт итәләр”

Гөлсинә Үлмәскулова: “Кыргызстанда Татарстанны хөрмәт итәләр”

Кыргызстандагы татар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Хәйдәр кызы Үлмәскулова “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында быел 17 тапкыр катнаша. “Форум безнең өчен җыелышу урыны гына түгел. Кыргызстанның татар эшмәкәрләре мәркәзебез Казанга элемтәләрне ныгыту өчен килә. Үзләрендәге яңалыкларны да бирегә алып килә. Башка төбәкләрдән җыелган хезмәттәшләре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә бу чара бик кулай. Форумнан кайткач без Казанда ишеткәннәребезне, күргәннәребезне башка эшмәкәрләргә дә җиткерәбез. Безнең “Волга” дип аталучы клубыбыз эшли. Шунда җыелып фикер алышабыз,”-ди Гөлсинә Үлмәскулова.

Кыргызстандагы татар оешмасы җитәкчесе үзләрендәге татарлар тормышындагы яңалыклар хакында да сөйләде. “Татарстанга барып кайтканнан соң безнең тагын да зуррак эшләр эшлисебез килү теләге уяна. Шундый теләк белән янып йөреп без патриот шагыйребез Муса Җәлилгә стела ачтык. Бу эшне тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевка зур рәхмәт. Быел безгә  ике тапкыр Татарстан делегациясе килеп китте. Татар эшмәкәрләре белән очрашулар узды. Татарстаныбызны Кыргызстанда татарлар гына түгел, башка халыклар да якын итәләр, хөрмәт итәләр”, дип белдерде форум делегаты.

Гөлсинә Хәйдәр кызы Үлмәскулова тагын бер шатлыклары белән уртаклашты. Кыргызстандагы татар оешмасы каршында эшләп килүче “Дуслык” хорына быел халык исеме бирелгән. Казаннан кайткач танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханымның тууына 120 ел тулу уңаеннан зур чара уздырабыз дип алга таба планнары белән дә уртаклашты оешма җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*