tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомер сукмаклары буйлап
Гомер сукмаклары буйлап

Гомер сукмаклары буйлап

«Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә», – дигән бер акыл иясе. Шөкер, озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр юк түгел. Шундый гаиләнең берсе – Рәвилә апа һәм Сәлахетдин абый Гыйльметдиновлар Киров өлкәсе Малмыж районы Үрнәк авылында яши. Бергә гомер итә башлауларына 58 ел булган. Ә мондый бәхет кемгә генә тия ала икән соң?! Бу бит үзе бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!

Туып-үскән ягым – Яңа Йөрек пүчинкәсенә юл тоттым. Бу якның үзе генә түгел, ә кешеләре дә миңа бик якын. Алар ниндидер үз кешеләр. Равилә апа белән Сәлахетдин абыйларга килеп кергәндә зур якты өй каршы алды. Монда инде лаеклы ялдагы кешеләр яши дип бер дә уйламассың. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек. Өй эченә тәмле мич ризыгы исе чыккан. “Әйдәгез, иң беренче чәйләп алыйк”, – дип шул арада өй хуҗабикәсе өстәл дә хәстәрләде. Бу гаилә генә түгел, бу якларда кергән кешене бервакытта да чәйсез җибәрмиләр, хөрмәт күрсәтеп өстәл артына дәшәләр. Равилә апа да бик тәмле ризыклар пешергән иде.

Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши беләләр. Балачаклары да, яшьлек тормышлары да, гаилә корып җибәреп, картлык көннәрен каршылау да, бар да туган яклары Үрнәк авылында үткән. Бу якларның халкы бик тырыш һәм бик тату (гомумән алганда, татарлар шундый халыктыр инде). Аларның гомерләре табигатьнең иң матур җирендә – җырчы кошлы, саф һавалы урман буенда үткән. Тормыш корып җибәргәнче дә алар ике йорт аркылы гына яшәгәннәр.

Равилә апа да Сәлахетдин абый да 8 класс белемле. “Хәзерге вакытлар булса, укымыйча калмаган булыр идек”, – дип көрсенәләр. Равилә апа фермада сыер сауган. “Соңарак безне малларга корма ташырга куйдылар. 42 килолы капчыкларны күтәреп ташый идек. Көнгә тоннадан артык ташыдык инде”, – дип көрсенеп куйды Равилә апа. Шулай колхозда 42 ел хезмәт куя.

– Авыр эштә эшләсә дә бервакытны да зарланмады. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәде”, – ди олы кызлары Фирзания.

Сәлахетдин абый да гомер буе үз хезмәтенә туг- рылыклы булып кала. Мәктәпне бетергәч, аны Арча районы Үрнәк авылына трактор йөртергә укытырга җибәрәләр. Практикага ул вакытларда еракка билгели торган булалар. Сәлахетдин абыйны да 3-4 айга Алтайга җибәрәләр. “Авылны бик сагындык. Чит җирләрдә бер дә торасы килмәде”, – дип шул елларның истәлегенә бирелә ул.

Ишетеп белгәнем буенча Сәлахетдин абый яшь вакытларында гармунда бик матур уйнаган. Моның турында да берничек тә сорамыйча кала алмадым. Чынлыкта да яшь егетне совхоз гармунда уйнарга өйрәнергә 6 айга Кировка укырга җибәрәләр.
– Безнең гаиләдә беркем дә гармунда уйный белми. Ләкин уйнарга өйрәнәсем килеп тотындым. Җырлап та йөргән булдык шунда. Клубка да эшкә чакырып әллә ничә тапкыр килгәннәр иде. Ризалык бирмәдем. Тракторда эшләү минем өчен йөрәгемә якын эш иде. Анда утыргач инде гармунны да сирәгрәк уйный башладым. Ә хәзер кулыма да алганым юк инде”, – ди гаилә башлыгы.

Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 58 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып өч бала дөньяга килгән. Балаларының барысы да үзләре кебек уңган һәм тырыш. Һәрберсенең үз юлы бар. Гаилә корып бар да тәртипле балалар үстерәләр. Олы кызлары Фирзания апа Яңа Йөрек авылында яши, уллары Фердинанд – Чавалда, ә кече кызлары Финзилә – Балтачта. Җиде оныклары, ике оныкчыклары үсеп килә. Оныклар да бик тырышлар, белемлеләр. Хәтта Финзиләнең кызлары Президент стипендиясенә лаек булып укый.
Равилә апага октябрь аенда 75 яшь тулды. Ә Сәлахетдин абый быел 77 яшен тутырды. Яшьләре олыгаеп баруга карамастан мал тоталар, кош-корт асрыйлар. Язмышларында булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрәләр алар хәзер дә. Һәр туган көннәрен Ходайга тапшырып яшиләр.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
Автор фотосы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*