tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомер үтү-кыр кичү түгел
Гомер үтү-кыр кичү түгел

Гомер үтү-кыр кичү түгел

Үзара мәхәббәт һәм ихтирамга нигезләнгән гаилә учагы ныклыгы өчен. Җәмгыятьтә гаиләнең абруен һәм ролен ныгыткан, гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаган, балаларын лаеклы тәрбияләгән өчен Көсәйкүл авылында яшәүче Сафиевлар гаиләсен Аромаш районы башлыгы Игорь Власов Рәхмәт хаты белән бүләкли.

Авылыбызның хөрмәткә лаеклы Сафиевлар гаиләсен мондый бүләк алулары белән котлыйбыз. Аларның туйлары елның салкын, серле, матур ел фасылларының берсе-кышын булды. Бер авылда туып үскән, бер мәктәптә укыган Ильяс белән Мәхмүзәнең гаилә бәхете күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек.

Ильяс армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач Мәхмүзә белән  гаилә кора. Авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәр сайлаган яшьләр икесе дә авыл тормышын сайлыйлар. Ильяс–тракторист-машинист һөнәренә укый, Мәхмүзә Ялутор агропедколледжын тәмамлый. Һөнәре–агроном. Сайлаган һөнәрләре буенча туган авылларында аларга озак эшләргә мөмкинлек булмый. Көсәйкүлдә 90 нчы елларны авыл хуҗалыгы оешмалары ябыла. Ильяс төньякта вахта юлы белән эшкә урнаша, аннары тимер юлы хезмәткәре, механик булып эшли. Бүгенге көндә ул мәктәптә сакчы булып хезмәт юлын дәвам итә. Мәхмүзә дә яңадан белемен күтәреп, Аромашевоның балалар бакчаларында тәҗрибә туплый. Аннары тәрбияче һөнәре таныклыгын алып авылдагы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. Хәзер лаеклы ялда ул. Сафиевлар гаиләсе күп итеп мал-туар асрыйлар. Үз хуҗалыкларында бергәләп, ярдәмләшеп эшләүне яраталар.

Өч балага гомер биреп, аларны тәрбияләп, укытып олы тормыш юлына озаталар. Кызлары, уллары–барысы һөнәрле. Өлкә үзәге Төмән шәһәрендә яшиләр. Сафиевларның балалары игелекле, ярдәмчел балалар булып үскәннәр.

Мәхмүзә Әхмәтгали кызы арлашучан кеше. Ул гаилә ныклыгы, гаилә бәхетен саклап калу серләре белән уртаклашты.

-Гомер үтү-кыр кичү түгел. Тормыш юлыбызда авырчылыкларны бергә, киңәшләшеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп үттек. Халкыбызның гореф гадәтләрен саклап яшәдек. Яшь вакытыбызда минем әти-әниемә ярдәм иттек. Ильясның әти-әнисе иртә дөнья куйдылар. Биш егетне үстереп, укытып чыгарган Гөлсем әбиләренең тормыш тәҗрибәсе авыл халкына үрнәк булды. Үзе  өлкән яшьтә булса да, ул оныкларын үстергән, аларга яхшы тәрбия биргән, сабыр, хөрмәтле әби булып калды безнең хәтеребездә. Гаилә бәхетенең серләре-бер-береңне аңлап, тыңлап, хөрмәт итеп, бер-береңә ышанып яшәүдә. 40 елдан артык яшәү дәверендә үзебезгә йорт төзедек, үз хуҗалыгыбызны булдырдык. Бакчабызда күп итеп яшелчә үстерәбез. Безне сөендереп улларыбыз Илгиз, Идрис, кызыбыз Нурзиля тудылар. Улларбыз әтиләренә булышлык күрсәтсә, кызыбыз өй эшләрен башкара иде. Алар инде мәктәпне тәмамлап, үзләре сайлаган һөнәргә укып, хезмәт итәләр. Илгизебез полициядә эшли. Майор. Идрис тимер юлында. Нурзиләбез Нефтьгаз университетын тәмамлап технолог булып эшкә урнашты. Үз гаиләләре белән авылга кайтып йөриләр. Без бәхетле, язмышыбызга рәхмәтле гаилә,”-дип сөйләде.

Сафиевларның балалары үз гаиләләрен корып, әти-әниләрен хөрмәтләп, туган йортларына еш кайтып торалар. Балдан да татлы балам баласы, дип әйтәләр. Мәхмүзә белән Ильяс оныкларын сөеп, кадерләп каршы алалар. Алар җәй саен кунакка Көсәйкүлгә әби-бабаларына кайталар. Чәчәкләр үстерүне яраткан, милли ризыклар, тәмле ашлар пешергән әбиләре аларны көтеп ала. Мәхмүзә ханым: “Һәркайсының яраткан ризыкларын әзерләргә яратам. Безнең гаиләдә балаларыбыз йорт эшләрендә булышлык күрсәтәләр иде. Оныкларыбыз да шундый ук булып үссеннәр дип теләкләр телим. Бала-оныкларыбызның уңышлары алда булсын. Иң дә мөһиме исән-сау, иманлы, тәртипле булсыннар. Туган авылларын, нәсел җепләрен онытмасыннар”,-ди.

Тормыш сөючән, тырыш, уңган, булган Сафиевлар гаиләсенә киләчәктә дә бәхетле, шатлыклы еллар телибез. Әле озак еллар бер берегезгә терәк, таяныч булып, бала-оныкларыгызның рәхәтендә яшәгез.

                                           Римма Умитбаева.Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*