“Хатын-кызның яшен сорамыйлар, Гүзәллек һәм акыл мәңгелек…” – дип җырлана бер җырда. Әйе, бөтен яхшы сыйфатларны үзенә җыйган Зилә ханымның яшен сорап тормыйбыз, ул һаман матур, мөлаем, ягымлы.
Шулай кирәк булгандыр инде, чөнки барчасы да Аллаһ Раббыбыз ихтыяры белән эшләнә, без аның белән күптән танышлар – үткән гасырның туксанынчы елларында, Дзержинск шәһәрендә сабантуйлар үткәргәндә танышкан идек.
Түбән Новгородка килүе белән үк милли иҗтимагый хәрәкәткә башы-аягы белән кереп чумган Зилә ханым безнең өчен, ягъни Нижгар татарлары өчен, бәһасе булмаган зур бер табыш булды.
“Туган як” битләрендә басылып чыккан беренче мәкаләләре белән үк ул үзенең киң эрудицияле, татар телен, әдәбиятын камил рәвештә белеп, аның киләчәге өчен тирән борчылучы шәхес икәнлеген күрсәтте.
2005 елда Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясен оештыруда үзенең өлешен кертеп, бу оешманың эшчәнлегендә иң зур рольне бүгенге көнгә хәтле үтәп баручы ул – Зилә ханым. Мин аның эшчәнлегенә карап кайвакыт хәйран каламын.
Ялгызы өч кыз баланы үстереп, тәрбия биреп, укытып олы тормыш юлына озаткан зур хәрефтән Әни, кыз-оныгын һәрвакыт янында йөретеп, иркәләп-тәрбияләп үстерүче дәү әни дә ул.
Шуның өстенә концертлар уздыру, бәйрәм чаралары үткәрү, сабантуйлар оештыруда актив катнашу, китаплар чыгару, аларны төзәтү, редакцияләү, вәгазьләрне тәрҗемә итү, хәйрия акцияләре белән картлар, балалар йортларына йөреп ярдәмнәр итү – болар аның күпкырлы хезмәт җимешләре. Төбәкләрдә, авылларда үткәрелә торган милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап үстерүгә юнәлтелгән дәвамлы рәвештә үткәрелеп килә торган проектларның (“Милли көй”, өлкә хатын-кызлар җыены, “Нижгарбикә” һ.б.) әйдәп баручысы да ул дисәм, ялгышмамын дип уйлыйм.
Рус телендә шундый әйтем бар: “Служить людям дело благородное, но не благодарное”.
Шундый ыспай гәүдәле, буйга да зур булмаган ханымда кайдан бу хәтле көч һәм егәрлек дип гаҗәпләнеп куямын кайвакытта.
Бу эшләгән эшләре өчен аңа һәрвакытта рәхмәтләр явып тора дип уйласагыз, бик тирән ялгышасыз, бер хаксызга аңа төрле нахак сүзләр ишетергә туры килгәнне мин бик яхшы беләм. Бәлкем, ялгыз калып, тешләрен кысып елаган чаклары да, “Җитте инде, артык эшләмим, арыдым”, – дип үз-үзенә әйткән, үзен битәрләгән сүзләре дә буладыр бу “көчле” ханымның. Без моны бик үк белмибез һәм ул үзенең кичерешләрен кемгә дә сөйләми, менә шушы өлешенә тигән көмеше булган милләт арбасын алга таба тарта бирә.
Хөрмәтле Зилә ханым, ихлас күңелемнән сезне олуг юбилеегыз белән тәбрик итеп, Аллаһы Раббыбызга мөрәҗәгать иткән изге догаларымда сезгә саулык, сәламәтлек, иҗади уңышлар телим! Сезнең белән хезмәттәшлек кылган вакытларны иң уңышлы һәм күңелләрдә якты истәлекләр калдырган вакытлар дип искә алам, бу хезмәттәшлек киләчәктә дә үзенең уңышлы нәтиҗәләрен китерер дигән зур өметтә калам һәм җыр сүзләрен дәвам итеп:
“Гомерең буе яшьлегеңдә яшә,
Дөньябызга сихри ямь өреп”, – дип изге теләкләр белән хәер-догада торам.
Хөрмәт белән Гаяз хәзрәт ЗАКИРОВ,
өлкә Диния нәзарәте рәисе.
Дзержинск.