tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомерлек укытучы
Гомерлек укытучы

Гомерлек укытучы

Венера Нәбиулла кызы Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында туып үсә. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе фронтка киткәндә аңа нибары ике яшь була. Витаминлы үләннәр – үгез борчагы белән тавык тәпие безне ачлыктан коткарып калды, ди сугыш чоры баласы, үзенең балачак хатирәләре белән бүлешеп. Тырыш кыз авылда җидееллык мәктәпне гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, педагогия училищесына укырга керергә хыяллана. Әнә, фермага барып бозаулар карарсың, ди гомер буе нужадан башы чыкмаган әтисе. Шул чакта мәктәптә завуч булып эшләүче якын туганнары, әйдә, Нәбиулла абый, кызыңны укырга җибәрик әле, авылга кайтып укытучы булып эшләр, дип акыллы киңәшен бирә. Баласының бәхетле булуын теләгән ата кеше нишләсен инде, әлбәттә, ризалаша һәм егерме сум акчасын чыгарып биреп, 14 яшьлек кызын Казанга укырга озата. Борындык станциясенә кадәр бензовоз машинасы багына басып баруларын һәм кышкы каникуллар җиткәч зәмһәрир суыкта трактор чанасына утырып, ягулык бочкалары арасында өйгә туңып кайтып керүләрен бүгенгедәй яхшы хәтерли ул. Ә Казанда иптәш кызлары белән бер әбигә квартирга урнашалар. Карточка буенча бирелгән ипи белән шикәрне озын чират торып алып кайтып, кайнар суда эретеп тамак ялгаулары турында бүген Венера апа күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли. Еламагыз, бер дә борчылмагыз, укып бетереп, чын кеше булырсыз, өстәлләрегездә ризык беркайчан да бетмәс, дип безне тынычландыра иде квартира хуҗабыз, ди Венера апа.

Кулына яңа гына диплом алган яшь белгеч туган якларына – Чүпрәлегә әйләнеп кайта. Ике атна эш сорап йөргәннән соң, районо аны Бизнә мәктәбенә башлангыч класс укытучысы итеп җибәрә. Көн саен урман аша сигез чакрым араны җәяү үтеп, шушы авылга йөри. Бөтен белемен эшкә җигеп, беренче класска килгән утыздан артык баланы хәреф танырга, укырга һәм язарга өйрәтә. Гыйлемгә омтылган тырыш кыз Казан дәүләт университетының татар бүлегендә читтән торып укырга да вакыт һәм мөмкинлек таба. Әлеге вузда укып йөргәндә үзенең тәүге сөйгән ярын – Чувашстанның Кызыл Чишмә авылы егете Фаяз Фатыйх улын очрата. Саф мәхәббәт утында дөрләп янган ике яшь йөрәк бергә кушылып, гаилә корып җибәрәләр. Гаилә башлыгы Кызыл Чишмәдә мәктәп директоры булып эшли, урманнан агач ташытып, мәгариф учагының яңа бинасын төзетә. Хатыны Венера апа лотерея билетына откан мотоцикл белән лесниклар янына йөреп, зур гына йорт салып керәләр. Фаяз Фатыйх улы көне-төне эштә, юлда булып, сәламәтлеген бик нык какшата. Әзмәвердәй таза ирне инсульт суга. Ә Казан педагогия институтының филология факультетын читтән торып тәмамлап, икенче югары белем алырга өлгергән Венера Нәбиулла кызы авыл балаларын рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты серләренә төшендерә. Ул 26 ел Кызыл Чишмә мәктәбендә укытучы булып эшләп, йөзләгән баланы олы тормыш юлына бастыра. Араларында Венера апалары үрнәгендә педагог һөнәрен сайлаучылар да бар икән.

Сиксәненче еллар уртасында язмыш җилләре Вахитовлар гаиләсен Ульяновскига алып килә. Егерме елдан артык авыл мәктәбен җитәкләгән Фаяз Фатыйх улын шәһәребезнең 37 нче мәктәбенә директор итеп куялар. Ә Венера Нәбиулла кызы 29 нчы мәктәпкә рус теле укытучысы булып урнаша. Берүк вакытта 21 һәм 29 нче мәктәпләрдә татар теле факультативын да алып бара. 1991 елда өлкә мөфтие Әюп хәзрәт Дебердеев Үзәк Җәмигъ мәчете карамагында балалар мәдрәсәсе ачарга хакимияттән рөхсәт ала. Шуннан соң “Туган тел” җәмгыяте рәисе Айрат Ибраһим милләт җанлы булуы белән аерылып торган танылган укытучы Венера ханым янына зур үтенеч белән килә. Балаларга дөньяви белем бирүне үз өстегезгә алсагыз иде, ди ул. 15 нче мәктәпнең филиалы булып саналган татар мәдрәсәсе үзенең эшчәнлеген шул рәвешле башлап җибәрә. Беренче класска 16 бала кабул иттек, мин аларга дөньяви белем бирдем, шулай ук гарәп телен өйрәттем, Казан университетында гарәп түгәрәгенә йөреп алган гыйлемемнең кирәге чыкты бит, ди Венера апа, хатирәләрен яңартып. Ул дәресләр беткәч кич белән бертуган Шангареевлар ачып җибәргән Ислам фәннәре институтына ашыга – шәехләрдән динебез нигезләрен өйрәнә һәм шул ук шәехләргә рус теле буенча дәресләр бирә. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә – башлангыч мәктәптә укырга теләүчеләр елдан-ел арта барып, һәр класста балалар саны 20гә кадәр җитә. Балалар 15 нче мәктәп ашханәсендә тукланалар, спорт залына йөреп физкультура белән шөгыльләнәләр. Милли мәгариф учагының эшчәнлеге киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудыра. Укытучыларның белемен күтәрү институты белгечләре Равия Абдулина белән Наҗия Нурмөхәммәтова биредә өлкә мәктәпләренең татар теле укытучылары өчен семинарлар үткәрәләр. Венера Нәбиулла кызы аларга ай саен диярлек ачык дәресләр күрсәтә. Яшь укытучы Эльза Таирова-Хөснетдинова белән шактый вакыт кулга-кул тотынышып, аңлашып эшлиләр.

“Хәзер Мәскәү мәчетендә имам-хатыйб булып хезмәт итүче Әсхать хәзрәт Гиматдинов бездә белем алды. Аны 5 яшендә укырга китерделәр. Дәрес вакытында көйсезләнмәсен өчен итәгемә утыртып укыта идем үзен. Тагын бер укучым Радик Айметов бизнес белән шөгыльләнә. Ә Люциябез медицинаны сайлады. Барлык укучыларым да вузларга кереп, югары белем алдылар”,- ди Венера Нәбиулла кызы.

Мәдрәсәне эшләтеп җибәреп, аякка бастыруга зур өлеш керткән Венера ханым, укучылар саны күбәя баруын исәпкә алып, башлангыч мәктәпне зурайту тәкъдиме белән чыгарга була. Шәһәребезнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелышында бу фикерен җитәкчеләргә һәм халыкка җиткерә. Шуннан соң мәгариф идарәсе мәдрәсәне 28 нче мәктәп карамагына тапшыру турында карар кабул итә. Ә Венера Нәбиулла кызы үзенең 5 класс укучылары белән бергә 15 нче мәктәпкә күчә. Директорыбыз Людмила Данилова безне бик җылы кабул итте, рус һәм татар телләре укыттым, продленка дәресләре дә алып бардым, ди мөгаллимә.

Лаеклы ялга чыккач, Венера ханым бөтен гомерен халыкка дини белем бирүгә багышлый. Фатыйх хәзрәт Алиуллов тәкъдиме белән Мостовая бистәсе мәчетендә хатын-кызлар өчен дини курслар оештыра. Әлифне таяктан аера белмәгән, әмма укырга өйрәнергә теләкләре көчле булган гүзәл затлар көненә дүртәр сәгать бер дә авырсынмыйча дәрестә утыралар. Венера Нәбиулла кызы унөч ел дәвамында шәһәребезнең төрле почмакларыннан килеп йөрүче мөслимәләрнең күңелләренә изгелек орлыклары сала. Аннары ул Вырыпаевка бистәсе мәчете карамагындагы мәдрәсәдә укыта башлый. Аның биредә белем алган беренче шәкертләре арасында Асия хаҗия Мөлекова, Зәйтүнә Кузахметова, Роза Вахитова һәм Рәйсә Богданова кебек танылган шәхесләр бар.

“Вырыпаевка мәдрәсәсендә хәзер дә укытам. Дәресләрне ял көннәрендә үткәрәм. Шәкертләрем белән бергә җыелып Коръәнне хәтем кылабыз. Вильдан хәзрәт Куряев белән Мәрьям абыстай Кирасирова белем бирү өчен бөтен шартларны тудыралар, аларга чын күңелдән рәхмәт, изге эш-гамәлләреннән Аллаһы разый булсын. Көзгә тагын яңа группа җыярга ниятләп торам. Без үзебездә булган дини гыйлемне башкаларга тапшырып калдырырга бурычлы”,- ди Венера ханым.

Аллаһы Раббыбыз ярдәме белән хаҗ сәфәрендә булып кайткан Венера Нәбиулла кызы – шәһәребезнең хөрмәтле абыстае, остабикәсе дә әле. Мөселман кардәшләребезнең өйләрендә аның урыны һәрвакыт түрдә. Мәҗлесләрдә изге Коръәни-Кәримнең “Ясин” һәм “Тәбарәк” сүрәләрен һәрвакытта да яттан укуы соклану тудыра. Көн саен Коръәннән алтмыш бит укымыйча калганым юк, ди ул, канәгатьлек хисе кичереп. Аны шәкертләре һәм күп санлы укучылары онытмыйлар, хәлен белешеп, кунакка чакырып торалар. Кызыл Чишмә мәктәбен тәмамлап, фән кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән Заһит Азизов һәм өлкә хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче тормыш иптәше Роза бик тә активлар инде, ел саен классташлары белән очрашалар, мине дә чакырмыйча калмыйлар, ди Халык мәгарифе отличнигы.

Мөгаллимәнең гаилә тормышы да сокланырлык. Фаяз Фатыйх улы белән өч бала – бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Земфира Казанда яши, өч бала анасы. Аның Яр Чаллыда торучы улы Динар әбисен бик тә ярата, якын күрә инде, хәл белергә еш кайтып йөри. Вахитовларның уллары Рәфис күпләргә үрнәк булырлык – ул әти-әнисе Кызыл Чишмәдә туганнарына сатып калдырган йортны үзенә сатып алган. Хәзер гаиләсе белән шунда ял итәргә кайтып йөри. Венера ханым газиз баласын югалту хәсрәтен дә кичергән. Уллары Риваз машина белән авариягә эләгеп үлгән. Гаиләсе, ике баласы ятим калганнар. Менә бу фатирны миңа Риваз улым сатып алып биргән иде бит, балакаемның гомере генә кыска булды, ди газиз ана, күз яшьләрен сөртеп. Венера апаның балдан татлы җиде оныгы белән биш оныкчыгы да бар. Хәлен белешеп торалар, бәйрәмнәр, туган көннәр җитсә, шау-гөр килеп, күчтәнәчләрен күтәреп кайтып керәләр.

“Мин – җир йөзендәге иң бай кеше. Бай тормышта яшим – Коръәнем, торыр урыным – үз фатирым бар. Кешеләрне яратам, аларга бары тик яхшылык эшләргә тырышам. Кешеләр мине яраталар, хөрмәт итәләр, олылыйлар. Аллаһы Раббымның биргәненә мең шөкер!”- ди шәһәребезнең мөхтәрәм абыстае.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*