Татарстанның Чүпрәле районы Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиадетдин Миңлебай улы исемендәге Кече Чынлы урта мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Мәктәп тарихы – яшь буынның үз бәхете өчен көрәш тарихы. Һәр шәхеснең һөнәр юлы укытучыдан башлана. Иң гадел, иң саф күңелле кешеләр – укытучылар. Укытучы укучы тормышында онытылмаслык якты маяк булып балкый. Шуңа да укытучыны хөрмәт итү кирәк. Мин үзем дә шундый идем. Укытучы апам нәрсә ашый, ничек киенә, ничек йоклый икән, гомумән, ничек яши икән дип уйлый идем. Минем өчен укытучы апам изге кеше иде. Аннан да яхшы, мөлаем, ихтирамга лаек, шәфкатьле, мәрхәмәтле кеше юк дип күз алдыма китерә идем. Һәм ул чынлап та шулай иде.
1925 елның 1 сентябрь иртәсе авылдашларым өчен зур вакыйга була. Минем күз аллавымча, кояшлы тын, тарихи иртәдә укытучылар, укучылар, ата-аналар мәктәп бинасы алдына җыелалар. Мәктәп башлангыч мәктәп булып ачыла. Аңа авылның 15 баласы укырга килә. Беренче директор булып А.Аббазов билгеләнә. 1927 елда балалар педагоглар тарафыннан оештырылган К.Е.Ворошилов исемендәге беренче пионер отрядына кабул ителә. 1929 елның май аенда башлангыч мәктәпне 15 бала тәмамлап чыга.
Шәхсән үзем хезмәтемне укытучы буларак башлангыч сыйныфлардан башлаганга, укыту-тәрбия барышында башлангыч мәктәпнең ролен бик яхшы аңладым. Урта һәм өлкән сыйныф укучыларын укыту-тәрбия бирүдә кимчелекләр булганда, белемнең тирән һәм нык булмавы хакында сүз барганда: ”Башлангыч сыйныфларда белемнең ныклы нигезе салына”, “Башлангыч класслар – нигезнең дә нигезе”, диләр. Бу сүзләрне әйткән педагоглар чиксез хаклы. Башлангыч мәктәп балаларны белем алырга өйрәтергә тиеш. Берүк вакытта тәрбия процессы да читтә кала алмый. Мәктәптә балага рухи-әхлакый тәрбия бирү кирәк. Тәрбия биргәндә, бигрәк тә бүгенге чорда, намус дигән кыйммәтне нигез ташы итеп салу кирәк. Укыту-тәрбия процессы бер-берсен тулыландырып тора. Тәрбиядән башка укыту, укытудан башка тәрбия була алмый. Тәрбия күзгә күренми, кулга тотып карап та булмый, әмма үз эшен даими эшли. Бөтен хикмәт башлангыч сыйныфта алган тәрбиядән тора. Бу вакытта әле бала күңеле – ак кәгазь: аңа ничек телисең, шулай язасың. Үз вакытында бу хакта күренекле педагоглар Ян Амос Коменский, К.Д.Ушинский, Ф.АДистервег язып чыккан. Кыскасы, башлангыч сыйныфта тирән белем һәм әхлакый тәрбия алган балалар урта һәм югары классларда үзләрен югалтмыйлар.
1931 елда авылда тулы булмаган урта мәктәп ачыла. Аны ШКМ (школа крестьянской молодежи) дип йөртәләр. Мәктәптә 1935 елда К.Е.Ворошилов исемендәге пионер дружинасы оештырыла. Яшь пионерлар, быргы һәм барабан астында пионер оешмасында биргән антларына тугрылыклы булып, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирә. Бу вакытта укытучылар составына күз салсак, алар фидакарь укытучылар була. Чөнки Совет иле әле үсеп кенә килә, ә алар җиң сызганып, җидееллык мәктәптәге балаларны белемле һәм тәрбияле итүгә үз көчләрен кызганмыйлар. М.Гарипов, Г.Таҗиев әлеге мәктәпнең беренче җитәкчеләре була. Укытучылар коллективы гел яңарып, үзгәреп тора, баштарак Н.Нәбиуллина, Х.Хафизова, А.Бакиева, З.Шәкуров була. Соңрак аларга К.Шәмсетдинов, А.Батталова, А.Якупов, С.Арсланов, З.Азизов, К.Арсланов, Г.Әкбәров, Ф.Әхмәтов, Я.Ухваров, С.Әхмәтова, Х.Хәкимова, Х.Фәхретдинов, Ш.Исхаков, Ф.Хөснетдинова, М.Мәхмүтова, Р.Вәлиева, М.Хөснетдинова, Н.Ибраһимова, С.Кәримова, Ф.Исхаков өстәлә. 1934 елда җидееллык мәктәпнең беренче чыгарылышы була.
Бөек Ватан сугышы чорында, ягъни 1941-1945 елларда, укыту-тәрбия процессы гаять дәрәҗәдә катлаулана. Чөнки кышкы айларда мәктәпне җылыту мәсьәләсе алга килеп баса. Укучы балалар сыек кара белән язалар, аларның язу каралары кышкы салкында туңа. Уку әсбаплары җитми, ә язу өчен теләсә нинди кәгазьдән файдаланырга мәҗбүр булалар. Өйләреннән укытучылар да, балалар да мөмкин чаклы ягулык алып килеп, мәктәпне җылыталар. Укытучыларның кайберләре фронтка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый.
Ниһаять, 1972 елда авылда яңа ике катлы мәктәп бинасы төзелә һәм урта мәктәп ачыла. Әлеге мәктәпне төзүдә шул чорга чаклы директор булып эшләгән Хөснетдинов Рөстәм Касыйм улы зур көч куя. Ул алны-ялны белмичә, үз сәламәтлеге турында уйламыйча, мәктәпне төзетеп бетерә. Кызганычка, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул директор эшеннән китә.
Урта мәктәпнең беренче директоры итеп Садеев Азат Кәрим улы билгеләнә. Ул мәктәпкә 9 ел дәвамында җитәкчелек итә. Бу елларда мәктәптә 960 укучы белем һәм тәрбия ала, 34 укытучы эшли. Мәктәп коллективы һәрвакыт яңалыкка омтыла. Мәктәптә балалар санының бермә-бер үсүендә ата-аналарның матур гаилә корулары, тату һәм килешеп яшәүләре, балаларны яхшы итеп тәрбияләүләре сәбәп булып тора һәм бу педагогик коллектив өчен бик зур уңышка әверелә.
Шул чорда мәктәптә Республикада һәм хәтта Россиядә киң таралган, танылган галим М.И.Мәхмүтовның проблемалы укыту-тәрбия системасы үзләштерелә. Әлеге система нигезендә баланы уйларга-фикерләргә өйрәтү, анда акыл көче һәм сәләтен үстерү төп бурычларның берсе булып тора. Иң мөһиме – баланы укыганда уйларлык итеп өйрәтү әлеге системаның төп асылын тәшкил итә. Шулай ук педагогик коллективта укытучының иң кыйммәтле сыйфатларының берсе – кешелеклелек, балаларга тирән мәхәббәт, ата-аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек икәненә ышаналар. Мәктәпкә яңа технологияләр куллану, яңа төр алымнар, методикалар кертү киң колач белән бара. Укыту-тәрбия процессы көннән-көн ныгый һәм уңай якка үзгәрә.
Бер авылда 1 меңгә якын укучы булу шатлыклы күренеш, билгеле. Әмма укучылар ике, хәтта өч сменалы булып уку сәбәпле, мәктәп бинасын зурайту мәсьәләсе килеп баса. Бу чорда инде мәктәп директоры Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов була. Янкорма төзү эше җиңел булмый. Бик зур авырлыклар аша 1984 елда башлангыч сыйныфлар өчен ике катлы мәктәп бинасын тоташтырып төзелгән янкорма ачыла. Шулай итеп укытучылар да, укучылар да иске агач биналардан котыла. Хәзер инде укыту-тәрбия эше бары тик бер сменада гына алып барылу зур уңайлылыклар тудырыла.
Тагын шунысы бик мөһим, бу чорда мәктәп алда билгеләнгән укыту-тәрбия юнәлеше белән эшен дәвам итә. Укытучыларның иҗади эшчәнлеге сүрелми. Алар дәресләрдә укучыларны кызыктыру, мавыктыру, рухландыру аркылы күп нәрсәләргә ирешү мөмкинлекләрен ачыклыйлар. Проблемалы укыту-тәрбия системасы коллективта киң колач ала. Балаларга үзлекләреннән белем алу юнәлеше сайлана. Укучылар дәресләрдә хакыйкатьне ачарга, үзләренең күзәтүләреннән чыгып төпле нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр. Укытучылар балаларның акылы, уйланулары, баш ватулары, тикшеренүләре аша аларга хакыйкать тусын өчен үз тырышлыкларын кызганмыйлар. Бала үз акыл эшчәнлеге аркылы ачыш шатлыгын тоеп куана. Алар үз көчләре белән тапкан белемгә шатланып, үз-үзләрен раслауга ирешә. Укучы балаларда үз-үзләренә карата ихтирам һәм горурлык хисләре туа. Укучыларның тырышлыгы укытучыларны да тырыш итә. Бу вакытта укытучылар үз хезмәт нәтиҗәләрен күреп соклана.
Әгәр инде әлеге мәктәптә укып чыгып, зур уңышларга ирешкән артистларны, галимнәрне, инженер-техник хезмәткәрләрне, җитәкчеләрне, табибларны һ.б. санап китсәң, аларның башкарган эшләре хакында язсаң, аерым бер китап булыр иде. Шул сәбәпле, берничәсен генә санап үтәргә мәҗбүр булам. Мәктәп үзенең гасырлык укыту-тәрбия юлында Ринат Таҗетдинов, Харис Төхфәтуллин шикелле Россиягә һәм Татарстанга танылган артистлары белән горурлана. Галимнәр арасында доктор һәм профессорлар Басыйров Җәмил Һади улы, Сәлахов Фәһим Гаяз улы, Җамалетдинов Рәдиф Рәфкать улы, Алимов Азат Миргасыйм улы, Җәмдиханова Фәния Заһертдин кызы, Хөсәенов Җәүдәт Абдулла улы бар. Алар үзләренең фәнни-иҗади хезмәтләре аша мәктәпне дан белән бизәделәр. Шул ук вакытта туган мәктәп аерым данга ирешмәгән укучыларның да исемнәрен югалтмый, аларны кадерләп саклый.
1995 елдан 2021 елга кадәр мәктәп директоры вазыйфасын Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре Ибраһимова Тәзкирә Рәүф кызы башкара. Шул чорда “Туган як” мәктәп музее оештырыла. Мәктәп музеена экспонатлар туплау өстендә музей җитәкчесе Г.М.Ибраһимова үз көчен кызганмыйча, армый-талмый эшли.
Укучы балалар саны кимүгә карамастан, мәктәпнең үсеше дәвам итә. Остазы булмаган укучы урамда үз юлын таба алмаган юлчыны хәтерләтә. Яшьләргә авыр замана килде. Адым саен ялган, урлашу, көчсезләрне кимсетү, җәберләү күзәтелә. Элек әхлак бар иде, бүген ул юк. Әйләнәм дә шуңа кайтам, бөтенесе рухи-әхлакый тәрбиягә бәйле. Бүген укытучының балага белем һәм әхлакый тәрбия бирергә вакыты тар. Ул күптөрле конкурсларда, бәйге-ярышларда даими рәвештә катнаша, аттестация үтә, аны әти-әниләр һәм теләсә кем шелтәли, һәр көн отчёт төзи, электрон журнал тутыра, шуңа да карамастан, барысын да җиңеп чыгарга тырыша. Кече Чынлы урта мәктәбе укытучылары да авырлыкларны җиңеп алга бара. Балалар саны кимү безнең авыл һәм безнең мәктәп проблемасы гына түгел, бу гомуми проблема. Хәзерге вакытта мәктәптә 18 укытучы, 1 тәрбияче, 60 укучы исәпләнә.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, Казан шәһәре.
Чыганак: https://emet73.ru