
Татар җәмгыяте рәисе Раиф Даминов халкыбызның бай мәдәнияте һәм тарихы турында сөйләде, җирле татар җыры ансамблен тәкъдим итте. Хәзер заман шартларында ана телендә сөйләшүчеләр кими барса да, “кан тарту” бар дип сөйләде Раиф әфәнде, хәтта татар телендә Донбасс турында җырлап та күрсәтте.
Кичәдә шулай ук белорус җәмгыяте җитәкчесе милли киемнән киенеп килгән Мария Гарист та чыгыш ясады.
Чарага килгән укучы балалар туган якларының тарихы турында да кызыклы мәгълүмат тупладылар.
Фотолар Горловка Медиа Порталы һәм videnovum.com сайтларыннан алынды



 
					
				