tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Горурланып сөйләрлек гаилә
Горурланып сөйләрлек гаилә

Горурланып сөйләрлек гаилә

Туган авылыннан еракта яшәгәнгә, авылдашларын һәркем сагынып, җылы хисләр белән искә аладыр. Табигатьнең матур урнында урнашкан Көсәйкүл авылында яшәгән киң күңелле Сафиевлар уңган-булган, тырыш, хезмәт сөйгән, сәләтле авыл кешеләре. Фәүзия белән Илдар Сафиевларның быел бергә тату яшәүләренә 42 ел, танышуларына 45 ел булган.

Бу матур парның йорты, бакчаларындагы матурлык, өйләренә керсәң тәртип сокланырлык. Мәхәббәтләре гомерлек булган, бер-берләрен хөрмәт итеп яшәгән Сафиевларның тормыш һәм хезмәт юлы сокланып, алар белән горурланып сөйләрлек. Фәүзия Илдар белән 17 яшендә таныша. Ул вакыт булачак тормыш иптәшенә 20 яшь тулган була. Фәүзия Равил кызы: ”Без бер авылда тусак та, бер мәктәптә укыган булсак та, бер-беребезне белми идек, яки бер-беребезгә игътибар итмәгәнбез. Илдарның әтисе минем әти белән аралаша иде. Безгә килгән вакытында, миннән такмаклар җырлавымны сорый иде. Мин аңа такмаклар җырлаганым әле хәтеремдә. Илдарның абыйсын, энеләрен белә идем, ә Илдар барлыгын да белмәдем, аны күрмәдем дә. Ул да минем сеңлемне, энеләремне белгән, ә мине белмәгән”, — дип балачак һәм яшьлек елларын искә алды.

Илдарның әнисе, аннары әтисе дә якты дөньядан иртә китәләр. Биш егет Гөлсем әбиләре тәрбиясендә кала. Балалар мәктәпне тәмамлыйлар, армия сафларында да хезмәт итеп кайталар. Бертуганы Вилор армиядә булган чакта Илдар 17 яшеннән совхозга эшкә урнаша. СПТУ-9 тәмамлап тракторда, бульдозерда эшли. Вилор кайтыр елны Илдарны армиягә алалар. Ике бертуган бер-берләрен дүрт ел күрмиләр. Армиядән кайткан Илдар авылның иң дә матур кызы Фәүзия белән танышып тормыш кора. Ул елларны Фәүзия ханым мәктәпне тәмамлаган, Ялутор совхозтехникумын бетергән яшь белгеч була. Малиновка авылындагы сохвозда эшләгән яшь белгечне хөрмәт итәләр. Яшь вакытыннан Фәүзиябезнең чибәрлеге, кешелеклелеге, уңганлыгы сокланырлык булды. Илдарга тормышка чыгып ул туган авылында хезмәт юлын дәвам итә. Бухгалтер, аннары сбербанкта 18 ел эшли, банк ябылгач почтада оператор, почта элемтәсе бүлекчәсе башлыгы вазифасын башкара. Хәзер Фәүзия белән Илдар Сафиевлар лаеклы ялда булсалар да, үз хуҗалыкларында бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, йорт хайваннарын, кош-корт асрыйлар.

Уңышлары, бакчаларындагы чәчкә-гөлләре дә шаккатырлык. Фәүзия белән Илдар чәчкә кебек матур, нәфис кыз, бөркеттәй ике егет тәрбияләп үстерәләр. Бер-берләренә таяныч һәм кирәкле булып яшәгән бу гаиләдә тормышта үз урыннарын тапкан кызлары, ике уллары, кияү-киленнәре дә әти-әниләренә килеп ярдәмләшеп торалар. Алар әти-әниләренең терәкләре, таянычлары. Әңгәмәбезне гаилә башлыгы Илдар дәвам итте:”Гаилә бәхете бердәмлектә. Барлык сорауларны, эшне киңәшләшеп эшлибез. Хатыным авыр чакта минем ярдәмчем, мине аңлый белүче киңәшләшер кешем дә”, — ди. Фәүзия ханым:”Балалар безнең таянычыбыз булсалар, оныкларыбыз безнең шатлыгыбыз. Балалларыбыз эчмиләр, тартмыйлар, Аллаһыга шөкер. Нәселбезне, тамырыбызны, дини йолаларыбызны саклаучы 91 яшендәге әнием дә әле исән. Без аңа да ярдәмләшеп яшибез, әниемне карыйбыз. Безнең тормышыбыз балаларыбызга үрнәк булсын. Кызым, улларым, кияү-киленнәребез авылга еш киләләр, булышлык күрсәтәләр, җәен безне ялга да җибәрәләр. Мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үскән кызыбыз, улларыбыз, кияү-киленнәребез, җиде оныгыбыз исән-имин булсынннар. Илебез халкына, дөньяга тынычлык телибез”, — ди.

Фәүзия Равил кызы дини бәйрәмнәрне, авылда беренче булып оештыра. Табын күрке–милли ризык әзерләп, бөтен авылдашларын чакырып Коръән ашларын үткәрә. Ул Көсәйкүлдә динебезне, гореф-гадәт йолаларыбызны саклаучыларның берсе. Рамазан аенда Уразасын тота, гает ашларын үткәрә, шөкер итеп, теләкләр теләп яши.

                                                            Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*