tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Горурланырлык яшьләребез бар
Горурланырлык яшьләребез бар

Горурланырлык яшьләребез бар

Татарларда Сабан туе элек-электән иң кадерле, көтеп алынган бәйрәм. Ул һәммә милләтләрне берләштерә һәм дуслаштыра торган хезмәт һәм шатлык бәйрәме.

1 июньгә билгеләнгән быелгы Сабан туенда һава бик эссе булса да, иге-чиге булмаган халыкның кәефе шәп иде. Көтүдән үк тезеп куелган сәүдә нокталары, башларны әйләндерерлек хуш исле шашлыклар һәм пылаулар бәйрәмнең ачылуын көтәләр инде. Бу әзерлек — көн-төн тырышкан авыл җитәкчесе Идрис Муллабаев, татар оешмалары әгъзалары, эшмәкәрләр эше нәтиҗәсе.

Идрис Муллабаев 25 ел авыл җитәкчесе булып хезмәт итә, ел саен Сабантуйларны оештырып килә. Күптән түгел генә “Халкым минем” иҗат фестивален үткәргәннәр иде. Анда Камышлы, Мәчәләй, Балыклы, Богырыслан, Похвистнево, Венера, Яңа Мансур, Иске Ярмәк, Яңа Усман, Денис, Кинель-Черкасс, Шенталы, Төмәнәк, Туймазы, Яр-Чаллы һәвәскәрләре килеп, гөрләтеп бәйрәм иттеләр.

Быелгы Сабан туе данлыклы якташыбыз Расих Латыйпов төзеп калдырган Туристлар йортында уздырылды. Бик тә җыйнак, милли бәйрәмнәр өчен махсус төзелгән шәп урын булып чыкты ул.
Сабантуйга килгән Казан артистлары Гөлнара Тимерҗанова, Наргиз Камалов, Ирек Галиев, Ранис Сафиуллин башкаруында бик матур җырлар яңгырады.

Наргиз Камалов 7 сәгать дәвамында аркан тартышу, катыктан акча эзләү, көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, баганага менү кебек уеннар оештырды. Баганага менүчеләр арасыннан беренче урынны Илмир Гарифуллин яулады.

Сабантуйның төп бизәге булган милли көрәш бәйгесе дә бик киеренке һәм озак барды. Гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклап калу һәм үстерүгә күп көч куючы көрәш батыры Хәйдәр Гәрәевнең спорт үзәгендә югары класслы спортчылар тәрбияләнә, Сабан туе мәйданына чыгарып күрсәтерлекләре бар. Менә быелгы Сабан туенда да Гали авылы батыры Илназ Шәйхетдинов җиңде. Зур гына сарыкны җилкәсенә салды да, авырсынмыйча гына, мәйданны әйләнде.

Шундый батырларыбыз булганда Гали авылыбыз да, милләтебез, милли көрәшебез, сәнгатебез дә гөрләп яшәячәк. Яшь буын кешеләре туган җирләренә тугры булып калсыннар! Татар халкы кайда гына яшәсә дә – ул көчле һәм горур халык!

Авыл башлыгы Идрис Муллабаев миңа да, иртәнге намазга соңга калмас өчендер инде, сәгать һәм намазлык бүләк итте. Кадерле бүләгегез өчен бик зур рәхмәт! Туган авылым беркайчан да хәтеремнән чыкмас.

Шушы Сабан туен хөрмәт итеп, ярдәмнәрен биргән спонсорларга озын гомер, хәвеф-хәтәрсез юллар, эшләрендә уңышлар насыйп итсен Аллаһы Тәгалә!

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*