tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Грозныйда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак
Грозныйда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак

Грозныйда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак

30 июнь көнне Грозный шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашачак.

Сабантуй мәйданчыгында татар ишегаллары эшләячәк. Сабантуйның чын бизәге – милли көрәш, бу көнне тамашачылар билбау көрәшендә катнашучыларның җитезлеген һәм көчен бәяли алачаклар. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен спорт ярышлары узачак: чүлмәк сугу, капчыкларда йөгерү, чиләк-көянтә белән су ташу һ.б.

Моннан тыш, бәйрәмнең төп сәхнәсендә Татарстанның әйдәп баручы ансамбльләре һәм артистлары катнашында концерт узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*