tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Грозныйның үзәк мәйданында “Сабантуй” милли бәйрәменең тантаналы ачылышы узды
Грозныйның үзәк мәйданында “Сабантуй” милли бәйрәменең тантаналы ачылышы узды

Грозныйның үзәк мәйданында “Сабантуй” милли бәйрәменең тантаналы ачылышы узды

Бүген, 30 июньдә, Грозныйның үзәк мәйданында “Сабантуй” милли бәйрәме уза. Бәйрәм театральләштерелгән тамашадан башланды. Тамашадан соң кунакларны төп сәхнәдән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

—Безнең өчен Грозный үзәгендә күптән көтелгән Сабантуй бәйрәмен уздыру зур шатлык һәм зур горурлык. Быел без Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм дөньяның 35 илендә 400дән артык Сабантуй уздырабыз. Россия безне бәйрәмнәр аша, шул исәптән безнең Сабантуйлар аша берләштерә. Ике тугандаш халык һәрвакыт янәшә булды һәм иң кирәкле, иң авыр вакытларда безнең милли лидерыбыз тирәсендә ничек берләшергә һәм бөек илебезнең үсешен саклап калу өчен безнең кыйммәтләребез тирәсендә ничек берләшергә кирәклеген күрсәтте, – диде ул. Алга таба Милли Шура рәисе Татарстан Республикасы Рәисенең сәламләвен укыды,  ТР Дәүләт бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук кунакларны Чечен Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Айшат Кадыйрова сәламләде. Ул Татарстан Республикасына милли Сабантуй бәйрәмен оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм ЧР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*