tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ГТРК «Корстон»ның «Пушкин» залында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының утырышы узды
ГТРК «Корстон»ның «Пушкин» залында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының утырышы узды

ГТРК «Корстон»ның «Пушкин» залында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының утырышы узды

Бүген, 24 ноябрь көнне, ГТРК «Корстон»ның «Пушкин» залында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының утырышы узды. Чарада татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, галимнәр, экспертлар һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

 – Агымдагы ел татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура тарафыннан «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы» дип игълан ителгән агымдагы елда Бөтендөнья татар конгрессының 521 чарадан торган  2025 елга эш планын без сезнең белән бергә 2024 елның  16нче  ноябрендә кабул иткән идек. Аларның барысы  да диярлек тормышка ашырылды.

Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты эшчәнлеге ел дәвамында Планда күрсәтелгән чаралар белән генә чикләнмәде. Тормыш һәм илдәге вәзгыять үзенекен итә.

ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЛАРДА ТАТАР АКТИВЫ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР

Агымдагы ел гадәттәгечә,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразыевның Россия Федерациясе федераль округларында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашулардан башланып китте.  

2018нче елдан һәр елны оештырылып килгән әлеге очрашулар гыйнвар-февраль айларында узды.

Идел буе федераль округында Башкортстан Республикасының башкаласы Уфа шәһәрендә башланып китеп,

Ерак Көнчыгыш федераль округында Приморье крае башкаласы Владивосток шәһәрендә,

Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларында Адыгея Республикасы башкаласы Майкоп шәһәрендә,

Урал федераль округында Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә,

Себер федераль округында Красноярск крае башкаласы Красноярск шәһәрендә,

Төньяк Көнбатыш федераль округта Коми Республикасы башкаласы Сыктывкар шәһәрендә,

Үзәк федераль округта Тверь өлкәсе башкаласы Тверь шәһәрендә,

Идел буе федераль округында шулай ук Түбән Новгород өлкәсе башкаласы Түбән Новгород шәһәрендә узды.     

СВО.

Агымдагы елда да татар иҗтимагый оешмалары, эшмәкәрләребез, гомумән татар халкы  – Җиңүне якынайту эшенә үз өлешләрен кертте.

Эшмәкәрләребез илебезне саклаучы хәрбиләргә ярдәм итү кампанияләре оештырып, ел буена гуманитар йөкләрне даими рәвештә Донецк, Луганск якларына җибәреп торды.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе җитәкчелегендә, Милли Шура әгъзалары катнашында  делегацияләр быел гына да  өч тапкыр (апрель, июль, октябрь айларында) Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына барып, җирле татар оешмалары эшчәнлеге белән танышып, гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

Шундый эш сәфәрләренең соңгысына аерым тукталып китәм. 10-13 октябрь көннәрендә  Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе  Ростов өлкәсе, Луганск һәм Донецк Республикаларына эш сәфәре кылды. Делегация составында булган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын җирле татарлар бик җылы кабул итте.

 Сәфәр кысаларында хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм йөге              тапшырылды.

Чираттагы эш сәфәребез Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә декабрь аена планлаштырыла.

ИФТАР ДИПЛОМАТИЯСЕ

Изге Рамазан аенда төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре һәм милләтпәрвәр эшмәкәрләр тырышлыгы белән оештырылган Ифтар мәҗлесләре дә халкыбызны бергә җыюда үзенең уңай тәэсирен күрсәтә. Әлбәттә, ифтарлар халкыбыз яшәгән һәрбер җирлекләрдә уза. Бу изге эштә татар милли оешмалары һәм татар эшмәкәрләре башлап йөри.

2025 елның иң күләмле мәҗлесләр:  Кыргызстанның Бишкек, Удмуртия Республикасының Ижевск,  Чувашия Республикасында берьюлы өч мәйданчыкта, Башкортстан Республикасының – Уфа шәһәре һәм Туймазы районында,  Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Самара, Түбән Новгород шәһәрләрендә, Пермь краеның  Барда районында, Өлкә ифтары  – Ульяновск шәһәрендә, Татарстанның Республика ифтары, Казан шәһәренең Апанай мәчете мәдрәсәсендә Татар яшьләре ифтары, Бөтендөнья Татар конгрессы хезмәткәрләре ифтары узды.

Шулай ук Австралиянең Аделаида, Кыргызстанның Джалал-Абад шәһәрләрендә яшәүче татарлар тарафыннан җәмәгать ифтарлары оештырылды.

Дини тормышка  бәйле тагын бер зур чараны атап китәр идем. Баш мөфти,  Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган «Бердәм  өммәт – уртак язмыш» Халыкара конференциясе һәм аның кысаларында тантаналы чаралар 17-20 ноябрь көннәрендә Уфа, Казан һәм Болгар шәһәрләрендә узды.

ТӨП ЧАРАЛАР

2025 елның төп чараларны искә алганда шуларны атап китәр идем:

XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 800 вәкил катнашында Казан шәһәрендә һәм Тәтеш районында үтте;

«Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илебезнең 78 төбәгеннән 1 меңнән  артык дин әһеле катнашты. Елдагыча, делегатлар «Изге Болгар җыены» на бардылар.

 2025 елның Татар дөньясы өчен мөһим чара –  Милләт Җыены                             26-28 августында Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулары алдыннан узды. Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында  уза торган Милләт Җыенында илебезнең 68 төбәгеннән, Татарстан Республикасыннан һәм 27 чит иленнән 1 мең күренекле вәкил катнашты.

Милләт Җыенында Бөтендөнья татар конгрессының беренче җитәкчеләре, мөхтәрәм шәхесләр – Индус Ризак улы Таһиров һәм Ринат Зинур улы Закиров Конгрессның  олуг бүләге – Милләт Каһарманы ордены белән бүләкләнделәр.  Ринат Зинурович, Сезне ихластан котлыйбыз!

Милләт Җыены кысалыранда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр Конгресска килеп, түгәрәк өстәл артында гамлә әнгәмә корылды.

 Быел Милләт Җыены яңа форматта оештырылды: бер үк вакытта  7нче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, 9нчы Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтте.

2025 елда 17нче «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале һәм 40нче «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме Милләт Җыены кысаларында узды. Үзешчән артистлар Милләт Җыены кунакларын һәм делегатларын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында иҗади номерлар белән каршы алып тордылар. Һәм  шулай ук «Печен базары» фестивалендә катнаштылар.

Чын мәгънәсендәге халык бәйрәме булган «Уйнагыз, гармуннар!»                Гармунчылар парады 30 август көнне элеккеге Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданнан башланып, Бауман урамы буйлап Кремльгә чаклы юл тотты. Быел «Уйнагыз, гармуннар!»  фестивалендә Россиянең 20 өлкәсеннән 700дән артык гармунчы, ә  «Түгәрәк уен» фестивалендә илебезнең   20 төбәгеннән иҗат коллективлары катнашты.

Шушы көннәрдә, 24-26 ноябрьдә  XVIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы илебезнең 58 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән    400  татар эшмәкәре катнашында уза.

ДӘҮЛӘТ ПРОГРАММАЛАРЫ

Дәүләт программаларына килгәндә, 2025 елда Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм чит илләрнең иҗат коллективлары өчен милли костюмнар комплектларын тектерү һәм музыкаль инструментлар сатып алу буенча эш актив дәвам ителде.

Агымдагы елда 24 татар иҗат коллективлары (14 коллектив 8 төбәктән, 5 коллектив 5 Татарстан районыннан, 5 коллектив 5 чит илдән) өчен милли костюмнар һәм 4 тальян гармуны (Мари Эл, Башкортстан Республикалары) белән тәэмин ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан шулай ук өстәмә рәвештә  Кырым Республикасына милли костюмнар, Красноярск крае Лесосибирск шәһәренә татар читекләре тапшырылды.

МӘДӘНИЯТ

VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе

Быелгы Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә  25 Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм 8 чит илдән 40 меңнән артык кеше катнашты.

Быел Муса Җәлил шигырьләре 21 телдә яңгырады. Бәйгедә җиңеп чыккан 107 катнашучы 18 февральдә Казанның хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган гала-концертта бүләкләнде.

ҺӘЙКӘЛЛӘР

 2025 елда бөек шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешенә аерым игътибар ителде һәм шактый эш башкарылды:

28нче май – Чик сакчылары көнендә Владивосток шәһәрененең Батыршин урамындагы «Победа» микрорайонында төзелгән яңа йортта татар халкы һәм чик сакчылары арасында беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршинга тантаналы рәвештә элмә такта куелды. Тантанада Владивосток шәһәре, Гыйльфан Батыршинның туган җире – Луганск Халык Республикасы Кировск шәһәре һәм геройның әнисе туган Татарстан Республикасы белән телекүпер оештырылды.

14 август көнне Адыгея Республикасы Кошехабль районы Политотдел хуторында тантаналы рәвештә Муса Җәлил бюсты ачылды.

4 июнь көнне Пермь крае Кунгур муниципаль округы Тор-Түз авылы гомуми белем бирү мәктәп ишек алдында Габдулла Тукайга тантаналы рәвештә бюст һәм «Тукай аланы» милли мәдәни паркы ачылды. Әлеге паркта шулай ук шагыйрьның иҗаты буенча эшләнгән арт обьектлар да урын алды.

2нче июль көнне Башкортстан Республикасы Шаран районында танылган җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылды. Фән Вәлиәхмәтов 2024 елда 74 яшендә вафат булды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларга бик теләп катнаша иде, аның чыгышларын милләттәшләребез яратып тыңлый иде.

16 августта Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Сарт-Нәүрез авылында Габдулла Тукай исемендәге сквер ачылды.

Киләсе елда, Габдулла Тукайның – 140, Муса Җәлилнең – 120 еллыгында бу бөек шәхесләрнең һәйкәлләре ике төбәктә ачылачак. Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Мостафа авылындагы музейда Җәлил һәйкәле, Омск өлкәсе Усть-Ишем районы Әшеван авылында Г.Тукай һәйкәле урнаштырылачак. Исегезгә төшерәм, киләсе елда иң борынгы татар авылларының берсе булган Әшеванның 800 еллыгын Федераль Сабантуй алдыннан зурлап бәйрәм итәрбез.

Шушы ике һәйкәл сертификатларын без җирле иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә тантаналы рәвештә пленар утырышта тапшырачакбыз.

МӘГАРИФ

Халык белән актив аралашучы кешеләр буларак, без – Милли Шура әгъзалары, хәлне аңлыйбыз: халкыбызда тел кыйммәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләү түбән, милли мәгарифне тансыклаучы, аңа ышаныч белдерүче күп түгел. Югыйсә, милли гаиләләрнең, баласы беренче сыйныфка барганда ук, ана теле сыйфатында үз телен түгел, рус телен язып куюын, фәннәрнең татар мәктәбендә дә рус телендә генә укытылуын башкача ничек аңлатырга?

 Шул ук вакытта татар мәктәпләрен, гимназияләрен тәмамлаган укучыларыбыз, аз булсалар да, югары уку йортлары тәмамлап, халык хуҗалыгының төрле тармакларында: медицинада, мәгарифтә, дәүләт структураларында, юриспруденциядә, журналистикада, фәндә лаеклы эшчәнлек алып баралар. Халык белән эшләгәндә моңа конкрет фактлар китерелү кирәк дип саныйм. Чөнки милли мәктәпнең кимчелекле мәктәп булмавын халык аңларга тиеш. Халкыбызның үзаңын, иген кырын сугарган кебек, сугарып, чарлап тору кирәк. 2030 елгы халык санын алуга әзерлек көндәлек эш.

  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ел саен татар яшьләре арасыннан абитуриентларны җәлеп итү  эшен дәвам итте. 2025-2026 уку елына илебезнең 380 яшь милләттәшебез Казанның югары уку йортына кабул ителде.

Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына

 Шулай ук 2020 елдан Бөтендөнья татар конгрессы студентлары Ассоциациясе эшләп килә.

ЧИТ ИЛЛӘР

Бүгенге көндә  Бөтендөнья татар конгрессы 47 якын һәм ерак чит илләрдәге  149 берләшмә белән даими рәвештә эш алып бара.

 Беларусь Республикасының  «Рыленки» мемориаль комплексында тантаналы митинг, Беларусь җирләрен азат иткәндә һәлак булган татарстанлыларга ТР Рәисе исеменнән чәчәкләр салу; композитор Фәрит Яруллин исемен йөрткән музыкаль мәктәп эшчәнлеге белән танышу; Бөек Ватан сугышына багышланган түгәрәк өстәлләр оештырылды.

Муса Җәлилнең туган көнендә Кыргызстанның Бишкек, Үзбәкстанның Ташкент, Эстониянең Кохтла-Ярве, Казакъстанның Җаек, Җидепулат (Семей), Алматы, Кокшетау шәһәрләрендә шигъри кичәләр оештырылды.

 Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендә халкыбызның данлыклы җырчысы Илһам Шакировның 90-еллыгына  багышланган кичә узды.

Казакъстанның Җидепулат шәһәрендә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200-еллыгына багышланган фәнни лекция оештырылды.

Төньяк Казакъстан җирлегендә, «Каз өмәсе» фестивале үтте.

 2025 елның 29 май – 1 июнь көннәрендә  Төркия Республикасы Анталья шәһәрендә «Йөрүк» Халыкара төрки мәдәниятләр фестивале узды. Фестиваль кунаклары Татар  утары белән таныша алды.

2025 елда татар мәдәнияте көннәре Венгриянең Будапешт, Мисырның Каһирә, Тайландның Пхукет, Канаданың Торонто һәм Монреаль, Эстониянең Таллин, Алманиянең Берлин, Болгариянең Варна һәм башка шәһәрләрдә узды. Әлеге чараларда катнашу өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан иҗат делегацияләре җибәрелде. Мондый чаралар үткәрү, һичшиксез, дөнья җәмәгатьчелегендә Татарстан һәм татар халкы турында уңай тәэсир калдыра.

2025 елның 7 ноябрь көнне Мисыр Гарәп Республикасының Каһирә шәһәрендә Гарәп илләре татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы узды. Очрашу барышында Альянсның ике еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар корылды. Оешманың  яңа рәисе итеп милләттәшебез Әхмәтшин Марсель Ринат улы сайланды.

САБАНТУЙЛАР

Агымдагы елда Татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан  туе үтте, аларның 400зе Татарстан Республикасы ярдәмендә уздырылды.

2025нче ел Сабантуйлары 12 апрельдә Дубайда үткәрелгән Халыкара Сабантуйдан башланып китте.

Сочи шәһәрендә – VI Көньяк Сабантуй;

Оренбург өлкәсе Пономаревка районы Пономаревка авылында – Өлкә Сабан туе узды.

Май аенда Ташкентта Урта Азия Сабан туе узды.

XXV Федераль Сабантуй Саха (Якутия) Республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә узды. Федераль Сабантуй символы – «Канатлы ат» сыны 2026нчы елда үз җирлегенлә үткәрәчәк Омск өлкәсенә тапшырылды.

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туе үтте. Бөтенроссия авыл Сабан туе символы – «Тулпар ат» сыны 2026нчы елда үз җирлегендә үткәрәчәк Пенза өлкәсенә  тапшырылды.

Свердловск өлкәсе Кадниково авылында Өлкә Сабан туе узды.

Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтерлар Сабан туе уздырылды.

СМИ

2025 елда Бөтендөнья татар конгрессының башкарган һәр бер  эше аның рәсми сайтында даими рәвештә яктыртылып барды, ел дәвамында якынча  5 меңнән артык язма һәм видео материаллар куелды. Конгрессның эшчәнлеге  шулай ук социаль челтәрләрдәге аккаунтларда, аеруча Вконтактеда актив яктыртылып бара.

2025 елда «Солдат альбомы», «Үз эшенең остасы», «Әниемнең җылы кочагы», «Мин – укытучы» бәйгеләре һәм Татарстаннан читтә эшләүче татар телле журналистлар өчен өченче тапкыр «Хәбәр» бәйгесе узды.

Татар конгрессының төп басма мәгълүмат чыганагы «Татарлар» гәҗитенең ел әйләнәсендә 24 саны дөнья күрде. Россия һәм чит илдәге  230 дан артык татар оешмасына әлеге гәҗит даими рәвештә почта хезмәте белән җибәрелеп тора. 2026 елдан башлап «Татарлар» гәҗите Россия төбәкләрендәге гәҗитләр өчен махсус кушымта булып «Татарлар – без бергә» дигән исем белән чыга башлыячак.

«Татарстан Яңа гасыр» теле-радио-компаниясе белән берлектә әзерләнүче «Халкым минем» тапшыруының 30га якын чыгарылышы, «Татарлар» тапшыруының 260 тан артык чыгарылышы әзерләнде.

Шулай ук  «Манзара», «Ком сәгате», «Таяну ноктасы», «Точка опоры» тапшыруларында, «Болгар», «Тәртип» радиоларында Конгресс вәкилләре һәм татар оешмалары җитәкчеләре үз хәбәрләрен җиткерде.

Россия төбәкләрендә татар матбугаты журналистлары белән актив эш алып барыла. Быелгы VIII  Бөтенроссия татар журналистлары форумында  Россиянең 20 регионыннан татар телле массакүләм чараларының баш мөхәррирләре һәм актив хәбәрчеләре җыелган иде.

Агымдагы елда Конгрессның «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә яңа проект – «Татарлар: үз өемдә – үз көем» атналык радиотапшырулар циклы булдырылды.

АК КАЛФАК

Татар хатын-кызларын берләштерү һәм алга куелган бурычларны үтәү максатыннан, төрле чаралар үткәрелде. Шулардан:

Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова,  Зифа Басыйрова, Фән Вәлиәхмәтов иҗатларын мәңгеләштерү ниятеннән узучы V Төбәкара «Илһам чишмәсе» бәйгесе;  

VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе;

«Татар кызчыгы, Татар малае» бәйгесе;

VIII «Җырлыйк әле!» фестиваль-бәйгесе;

3 күчмә утырыш (Теләче районында, Башкортстан Республикасының Туймазы районында, Тәтеш районында);

Васыйл Маликов исемендәге I Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесе узды.

ТАТАР КЫЗЫ

Быелгы Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Россия Федерациясенең   22 төбәгеннән һәм 5 чит илдән килгән 30 катнашучы кызны берләштерде. Аның финалы 10 сентябрь көнне Оренбург шәһәренең «Газовик» Мәдәният һәм спорт сараенда узды.

Финалга узган 12 кыздан җиңүче булып Төркмәнстаннан Алсу Рәфыйкова танылды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан Lada Granta автомобиле белән бүләкләнде.

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ

Халыкның киләчәге яшьләрдә. Шуңа да яшь  буында милли һәм тарихи үзаң тәрбияләү мөһим бурыч булып тора. Ә бүгенге чит мохит өстенлек иткән шартларда бу җиңел эш түгел. Бөтендөнья татар конгрессы яшьләребезне милли рухта тәрбияләү эшенә аеруча игътибар бирә. Куанып әйтә алабыз: яшьләребездә милли рух көчле, алар бүген бик әзерлекле, укымышлы, кыскасы, өметле буын.

Яшьләр мәсьәләсенә Татарстан җитәкчелеге дә җитди игътибар белән карый. Чит төбәкләрдә яшәүче яшь милләттәшләребезне республика югары уку йортларына җәлеп итү буенча дәүләт программасы эшләп килә. Бу программа инде дистә елдан артык дәвердә гамәлгә ашырыла, шушы чорда меңгә якын милләттәшебез конгресс юлламасы белән Татарстан уку йортларында югары белем алды. Шунысы да мөһим: алар, Татарстанда укыганда, милли мәдәниятне үзләштереп, туган телләрен дә камилләштерә ала.   

Бөтендөнья татар яшьләре Форумы ел дәвамында үзенең популяр проектларын дәвам итте. Алар арасында:

«Мин татарча сөйләшәм!» республикакүләм акциясе быел 20нче тапкыр күләмле дәрәҗәдә узды.

«Печән базары» Заманча татар мәдәнияте фестивале быел ике тапкыр узды. Апрель аенда  Язгы «Печән базары» – «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында һәм Милләт Җыены кысаларында август аенда узды.

ТАТАРЧА ДИКТАНТ

14-16 ноябрьдә Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе узды. Төп мәйданчык – КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залы иде.

Быел диктантны беренче тапкыр Катар һәм Кытайда яшәүче милләттәшләребез язды.

Дөньякүләм чара Татарстанда, Россия Федерациясенең 70 төбәгендә,  27 чит илендә  7 меңләп мәйданчыкта, 1 миллионга якын кеше катнашында узды.

Белем акциясе «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» каналлары ярдәмендә узды.

ТӨБӘК ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР

Бүгенге көндә Татарстанда – 66, Россиядә – 117, Казахстанда – 3  төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүлекчәсе эшләп килә. Россия Федерациясенең 18 төбәгендә 28 музей булдырылды. 2025 елда төбәк тарихын өйрәнүчеләр тематикасына 320 китап һәм җыентык басылып чыкты.

2025 елда барлыгы 2 Евразия форумы һәм 200ләп төбәк тарихын өйрәнү чарасы уздырылды.

Агымдагы елда Конгрессның 1 мең тиражлы  «Туган җир» Төбәк тарихы буенча журналның   4 саны чыкты, өстәмә рәвештә Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә узган  XV Бөтенроссия авыл Сабантуе уңаеннан шушы як төбәкнең тарихына багышланган аерым сан әзерләнеп нәшер ителде.

Журнал каршында эшләп килүче tuganzhir.org сайты 400 меңнән артык кереп чыгучыларны билгеләп үтә.

СПОРТ ЮНӘЛЕШЕ

2025 елда Россиянең 15 төбәгендә һәм Республикабызның 9 районында 30 якын спорт чарасы һәм милли спорт төрләре буенча III Спартакиада үтте.

Конгресс проектының махсус партнерлары: АК-БАРС Хоккей клубы, Рубин футбол клубы һәм Зенит – Казан волейбол клубы. 

БҮЛӘКЛӘР. КИТАПЛАР

2025нче елның 11 ай дәвамында татар оешмаларының әгъзаларына Татарстан Республикасының  160  дәүләт бүләге һәм  Конгрессның 173 медале, 1507 – рәхмәт хаты.

Шулай ук Россия Федерациясенең төбәкләрендә эшләүче татар оешмаларына барлыгы  26 меңнән  артык матур әдәбият һәм уку-укыту комплектлары җибәрелде.БРЕНДЛАР

Ел дәвамында «Татар аты»,   «Татар базары», «Татар казы», «Татар чәе» брендларын дөньяга таныту чаралары илебез төбәкләрендә һәм чит илләрдә узды.

ЮБИЛЕЙЛАР

2025 елны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты составына керүче татар иҗтимагый оешмалары һәм татар матбугат чаралары үзләренең юбилейларын билгеләп уздылар.

Төркия Республикасы Әнкара шәһәре «Казан татарлары мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте»нең 60-еллыгы;

Үзбәкстанның Ташкент шәһәре Татар мәдәни-мәгърифәти иҗтимагый үзәгенең 35-еллыгы;

 Казакъстанның Абай өлкәсе татар иҗтимагый үзәгенең 35-еллыгы;

 Казакъстанның Мангыстау өлкәсе «Болгар» татар этномәдәни берләшмәсенең 35-еллыгы

 Казакъстанның Атырау өлкәсе «Татулык» Татар-башкорт этномәдәни берләшмәсенең 30-еллыгы;

 Казакъстанның Костанай өлкәсе «Дуслык» татар-башкорт милли мәдәни үзәгенең 30-еллыгы;

Казакъстанның Актүбә өлкәсе татарлары һәм башкортларының «Шатлык» этномәдәни берләшмәсенең 30-еллыгы;

Эстония татарларының «Идел» мәдәният үзәгенең 30-еллыгы;

 Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе татар милли мәдәни үзәгенең 20-еллыгы;

Новосибирск өлкәсенең «Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең 35 еллыгы;

Алтай крае «Дулкын» татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгы;

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлегенең 25 еллыгы;

 «Күмәк көч» гәҗитенең  (Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы) – 95 еллыгы;

 «Яңарыш» гәҗитенең  (Төмән өлкәсе) – 35 еллыгы;

 «Дуслык» гәҗитенең  (Киров өлкәсе) – 35 еллыгы;

«Бердәмлек» гәҗитенең  (Самара өлкәсе) – 35 еллыгы;

«Туган як» гәҗитенең  (Түбән Новгород) – 35 еллыгы.

Ел азагына хәтле:

«Каз өмәсе ярминкәсе» III Төбәкара фестивале;

«Татар чәе» фестивале;

Оренбург өлкәсендә IX Өлкә татар хатын-кызлары форумы;

«Тибрәлә бишек җырлары» һәм «Сөмбелә» бәйрәмнәре;

Ш.З. Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXV төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесе;

«Әпипә» телевизион бәйгесе узачак.

Хөрмәтле Милли Шура әгъзалары! Саналып үтелгән һәм экраннарда чагылыш тапкан эшләр 2025 ел планында урын алган чараларның, әлбәттә бер өлеше генә. Аларны оештыруда, уздыруда, гамәлгә ашыруда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  белән беррәттән Милли Шура әгъзаларының, Татарстандагы, Россия Федерациясе төбәкләрендәге, чит илләрдәге татар милли-мәдәни оешмаларыбызның, аерым милләтпәрвәр милләттәшләребезнең керткән өлеше бик зур. Форсаттан файдаланып, һәр берегезгә олы рәхмәтләребезне    җиткерәбез һәм киләчәктә дә бер-беребезгә терәк булып, бергәләшеп милләтебезгә хезмәт итәрбез дигән теләктә калабыз -дип төглләде үзенең чыгышын Данис Шакиров.

Утырышта татар дөньясының киләчәге өчен әһәмиятле булган мәсьәләләр күтәрелде: диаспоралар белән эшне ныгыту, халыкара проектларны киңәйтү, яшьләр инициативаларын хуплау һәм татар теле даирәсен киңәйтү.

Катнашучылар фикеренчә, Милли шураның эшчәнлеге татар халкының бердәмлеген ныгытуда һәм күпъеллык стратегияләр формалаштыруда зур әһәмияткә ия.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*