tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Губернатор стипендиясе иясе
Губернатор стипендиясе иясе

Губернатор стипендиясе иясе

Ульяновск дәүләт педагогия университетының география һәм экология кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы Азат Корбангали улы Идиатуллов Ульяновск өлкәсе Губернаторының Александр Александрович Любищев исемендәге стипендиясенә лаек табылды.

Төбәгебез башлыгы тарафыннан гамәлгә куелган әлеге стипендия 10 яшь фәнни хезмәткәргә – фән кандидатларына һәм биш яшь фән докторына тапшырыла. Стипендиатларны билгеләгәндә Хирша индексы, Россиянең фәнни цитаталары индексында индексланган мәкаләләр исәпкә алына икән. Стипендия алырга җыенучы кандидат фәнни монографияләр авторы булырга, Ульяновск өлкәсе территориясендә фәнни-техник эшчәнлек алып барырга тиеш.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*