Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан мэриясенең «Байтирәк»(«Древо жизни») мәгърифәти проекты чаралары башланды. Агымдагы елда «Байтирәк» проекты Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында уза. Барлыгы ике чара үткәрү планнаштырылган – «Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары һәм традицияләре» һәм «Төп йортның йолаларда чагылышы». Беренче чарасы 2 июльдә булды.
«Агарту-мәгърифәти проект бу. Без шушы «Байтирәк» проекты белән төрле халыкларның традицияләрен күрсәтергә омтылабыз. Былтыр ул Гаилә елы уңаеннан гаилә кыйммәтләре һәм йолаларын күрсәтте. Быел исә Россиядә барган Ватанны саклаучылар елына багышланган. Солдатка озату йолалары күрсәтелә. Әлбәттә, төрле милләт гореф-гадәтләре булса да, уртак традицияләр бар. Һәм бу күренеш аңлашыла да, чөнки чуваш белән мари күршеләр. Халыкларыбызның традицияләре шулкадәр аваздаш. Хәтта менә игътибар итсәгез, сөлгеләр бәйләү буенча да», — дип сөйләде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Чара барышында рус, татар, башкорт, керәшен, чуаш, удмурт, мари һәм мордва халыкларының йолаларын тамаша кылып булды. Кунаклар элеккеге традицияләр, халык музыкасы һәм иҗаты белән таныша алды.
«Әлбәттә, елдан-ел проект популярлаша. Катнашучылар, тамашачылар саны да арта. Халыклар бер-берсе белән таныша, бердәмләшә һәм туганлаша. Дөньяларыбыз якыная!», — дип ассызыклады Сәгыйтова.
Чарада «Татар-информ» журналисты Юлай Низаев та «Ак тирәк» башкорт ансамбле составында чыгыш ясады. Әлеге ансамбль «Залесный» мәдәният үзәгендә эшчәнлеген алып бара.
Юлай Низаев
Чыганак: https://tatar-inform.tatar