tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Шәрипова: «Китапханәче булырмын дип уйламаган идем…»
Гүзәл Шәрипова: «Китапханәче булырмын дип уйламаган идем…»

Гүзәл Шәрипова: «Китапханәче булырмын дип уйламаган идем…»

Мәкаләбезнең герое — А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова. Мамадыш районы Югары Ушмы авылы кызы 2013 елда укытучы булу хыялын чынга ашыру өчен Алабуга институтына килә. Мәктәптә укыган вакытта ул татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бик яратып укый. Шул фәннәрдән, укытучылар белән әзерләнеп, район олимпиадаларында урыннар да ала ул. Әнисе дә татар теле укытучысы буларак, Гүзәл өчен үрнәк булып тора. Ләкин язмыш көтмәгәндә аны бүтән юнәлештә сынап карарга була. Күптән түгел Гүзәл «Яшьләр белән эшләү буенча елның иң яхшы китапханәчесе» һөнәри конкурсында «Шәһәр китапханәләре-филиаллары хезмәткәрләре арасында яшьләр белән эшләү буенча елның иң яхшы китапханәчесе» номинациясендә җиңү яулады.

— Ни өчен китапханәче?

— Мин укып бетергән елны, шәһәр мәктәпләрендә татар теле укытучыларына буш урыннар юк иде. Шуңа күрә башка эш эзләргә туры килде. Әлбәттә, үзеңә ошарлык эш табу — иң кыены. Бүгенге көндә мин А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегендә әйдәп баручы китапханәче булып эшлим. Дөресен әйтим, китапханәче булырмын дип уйламаган идем. Әлеге һөнәргә кереп китәргә миңа коллегам Раушания Нури кызы булышты. Менә инде алты ел без үзебезнең бүлектә барлык эшне дә киңәшләшеп эшлибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Ул минем икенче «әнием» кебек. Мин эшемне яратам. Бу һөнәр мине төрле яктан ача. Коллектив бик зур һәм тату. Директорыбыз Юлия Владимировна Нәҗиповага бик рәхмәтле. Ул минем бөтен идеяләрне дә хуплый, ярдәм итә, эшләгән эшне күреп, бәяли белә. Бик гадел җитәкче. Яшь белгечләргә үсәргә ярдәм итә.

— Эшеңнең уңай һәм тискәре якларын атап кит әле.

— Минем өчен бу кыен сорау. Без үзебезнең укучыларыбызны бик яратабыз. Аларга китаплар тәкъдим итәбез. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары белән «тапталмаган» шигырьләр, монологлар, пьесалар эзлибез. Язучылар, шагыйрьләр белән эчтәлекле очрашулар оештырабыз. Истәлекле вакыйгаларга әдәби чаралар уздырабыз, паркларга чыгабыз.
Тискәре якларына килсәң, интернетта татарча безгә кирәкле сценарийлар, презентацияләр табу кыен. Шуңа үзебезгә өр-яңадан уйлап табарга туры килә. Без үткәргән чараларга татар аудиториясен табу кыен. Татар телендә китап укучылар да күп түгел. Ләкин без китап укучылары килсен өчен бар көчебезне куябыз.

— Татарча китаплар укыйлармы?

— Татарча китап укучыларыбыз бар. Әлбәттә, алар күбесе студентлар я өлкән яшьтәгеләр. Безгә татар телендә бик күп газета-журналлар килә, яңа китаплар кайтып тора. Татар матбугатын яратып укыйлар, классик язучыларның да әсәрләрен укучылар бар.

— Бераз конкурс турында сөйләп кит әле.

— «Республика яшүсмерләр китапханәсе» «Яшьләр белән эшләү буенча елның иң яхшы китапханәчесе» һөнәри конкурсын игълан иткәч, миңа коллегалар бу бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр. Конкурска «Минем визит карточкам», «Китапханә визиткасы», «Минем эшчәнлек», «Минем миссия» авторлык проектын яклау видеоязмасы эшләп җибәрергә кирәк иде. Бәйгенең нәтиҗәләрен түземсезлек белән көттем һәм нәтиҗәдә «Шәһәр китапханәләре-филиаллары хезмәткәрләре арасында яшьләр белән эшләү буенча елның иң яхшы китапханәчесе» номинациясендә җиңү яуладым. Димәк, минем тырышлык юкка китмәгән, шуны тиешенчә бәяли алганнары өчен жюриларга аерым рәхмәт.

— Китапханә телне саклап калуга нинди өлеш кертә?

— Телне саклап калуда китапханә өлеше бик зур. Апрель аенда без татар әдәбияты ункөнлеге оештырабыз. Әдәби кичәләр, мәгълүмат сәгатьләрен татарча уздырабыз. Татар язучылары белән яшь буынны таныштырабыз.

— Яраткан авторың бармы?

— Бар. Мөхәммәт Мәһдиевны бик яратам.

— Татар укучысы хәзер нинди китапларны күбрәк укый?

— Китап укучылар хатын-кыз авторларын яратып укыйлар: Айгөл Әхмәтгалиева, Зифа Кадыйрова, Равилә Шәйдуллина-Морат, Гүзәл Галләмова, Динә Латыйпова һ.б.

— Төрле чараларга ничек әзерләнәсез?

— Иң күңелле момент чараларга әзерләнү. Башта кемнәрне чакырырга микән дип уйлыйбыз. Аннары сценарий, презентация, афиша, музыка-видео, китап күргәзмәсе әзерлибез. Чара үткәч, сайтка яңалык бирәбез, «Алабуга нуры» да безнең китапханә эшчәнлеген гел яктыртып бара. Барлык безгә ярдәм иткән татар теле укытучыларына шулай ук рәхмәтлебез.

— Эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт! Эшегездә уңышлар!

Чыганак: alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*