tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Сибгатуллина: Хыялланып яшәргә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Гүзәл Сибгатуллина: Хыялланып яшәргә кирәк

Татар спектакльләре һәм нәфис фильмнарында баш рольләрне уйнаган артист һәм режиссер Гүзәл Сибгатуллина бүген театраль педагогика белән шөгыльләнә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда ул иҗатындагы яңалыклар һәм талантлы уллары турында сөйләде.

Гүзәл Сибгатуллина Казанда 4-8 яшьлек балалар өчен – «Апуш. Нәниләр» һәм Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 8-17 яшьлек балалар өчен «Репетиция» театр студияләре белән җитәкчелек итә. Гүзәлнең уллары – Арслан белән Әскәр дә әлеге студиядә шөгыльләнә. Арслан Сибгатуллин бакча яшеннән сәхнәдә дияргә була. Ул татар һәм рус телләрендә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып тамашачы күңелен яулады. Энесе Әскәр дә музыка белән кызыксына.

«Бер урында таптанырга яратмыйм»

– Гүзәл, сине театр дөньясына аяк басарга нәрсә илһамландырды?

– Мин балачактан артист булырга хыялландым, шуңа күрә балаларны да хыялланып яшәргә өндим. Һәм, әлбәттә, әти-әни баланың теләк-хыялларын хупларга тиеш. Мине әни гел хуплады. Әти бакыйлыкка күчкәндә миңа 9 яшь иде, ул да җырлаганымны яратты. Мин балачактан төрле иҗади бәйге һәм фестивальләрдә катнаштым. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев Казан мәдәният һәм сәнгать университетында курс җыячагын ишеткәч, тәвәккәлләдем. Артистлыкка укып чыгуым белән бәхетлемен.

– Университетны тәмамлагач, ун ел Галиәсгар Камал театрында эшләдең. Анда уйнаган кайсы рольләр синең өчен аеруча әһәмияткә ия?

– «Зәңгәр шәл»дә (Кәрим Тинчурин) Мәйсәрәне уйнау зур хыялым иде, ул чынга ашты. «Галиябану сылуым иркәм»дә – Галиябану, «Гөргөри кияүләре»ндә – Анук, «Диләфрүз-remake» спектаклендә (Туфан Миңнуллин пьесалары) – Диләфрүз һәм башка рольләремне дә яраттым.

– Син мультфильмнарны татарча тавышландыру проектларында күп көч куясың.

– Бу бик кызыклы, туйдырмый торган эш. Унбиш еллап шөгыльләнәм инде, йөзләгән мультфильмны тавышландырдым. Еш кына миңа музыкаль рольләрне бирәләр, җырларга туры килә. Актерлык белеме һәм вокал өлкәсендә тәҗрибә монда да ярап куя.

– Уйнарга теләгән ролең бармы?

– Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» трагедиясендә Джульеттаны уйнар идем, ләкин инде уйный алмамдыр. Яшем туры килмидер (көлә). Ник дигәндә, күптән түгел бер фильмда героиняның әнисе ролен тәкъдим иттеләр. Моңа кадәр мин гел яшь кызларны уйнадым бит. Ләкин һич тә кайгырмыйм. Үз яшемне яратам.

– Синең тормышыңа нигезләнгән спектакль куелса, ул нинди жанрда булыр иде?

– Мюзикл булыр иде, дип уйлым. Дәртле, балкып торган, вакыйгаларга бай. Тормышым кебек. Мин бер урында таптанып торырга яратмыйм, төрле юнәлештә үсәргә тырышам.

«Педагог талантын улларым ачты»

– Балалар өчен театр студияләрендә эшләргә нәрсә этәрде?

– Улларыма кечкенәдән актерлык осталыгы дәресләре бирәм. Алар чыгыш ясый башлагач, бүтән әти-әниләр дә балаларын сәнгатьле итеп шигырь укырга һәм җырларга өйрәтергә сорый башлады. Шулай улларым миндә театраль педагог талантын ачты (көлә).

– Балаларның иҗади сәләтен ачу өчен нинди алымнар кулланасың? Алар сине нәрсәгә өйрәтә?

– Дөньяга балалар кебек күзләрне зур итеп ачып, яратып карарга кирәк. Балаларны һәм эшеңне яратырга кирәк. Һәр баладагы чаткыны, үзенчәлекне күрә белү мөһим. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәткәндә, мин аларны җырларга да өйрәтәм, чөнки шигырьләрне сәнгатьле итеп уку өчен ритмны тоя белү, киң вокал диапазонга ия булу зарур.

– Казан мэриясе ярдәмендә эшләп килүче «Апуш» балалар театр студиясенең мәдәни тормышка йогынтысын ничек бәялисең?

– Балаларга татар мәдәниятенә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияли торган бик матур проект. Елдан-ел күбрәк баланы колачлый, чөнки әти-әниләр балаларның туган телне белеп үсүен тели.

Бер ел элек Казандагы Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина һәм Фәрит Бикчәнтәев миңа балалар өчен театр студиясе ачарга тәкъдим итте. Мин икенләнмичә ризалаштым. Актерлар йорты каршында оешкан бу студияне «Репетиция» дип атадык.

«Вакыт җитми»

– Улыгыз Арслан бик кечкенәдән танылды. Тамашачы игътибары аны бозар дип курыкмадыгызмы?

– Юк, курыкмадык. Без аның белән бу турыда сөйләштек. Телевидениедә чыгыш ясагач, ул бөтен Россия күләмендә танылды. Әмма беркайчан да борынын күтәрмәде.

– Улларыгыз икесе дә музыканы ярата. Без белмәгән тагын нинди шөгыльләре бар?

– Спорт яраталар.

– Балаларың инде үсеп җиткән киләчәккә күз ташлый алсаң, үзеңә нәрсә дип әйтер идең?

– Улларыбыз үсеп җиткәч… Барысы да юкка булмаган дияр идем, дип уйлыйм. Әтиләре Динар белән без аларны бик яратабыз, уңышлары, тәрбияле, мәрхәмәтле булулары белән горурланабыз.

– Эшкә дә, гаиләгә дә вакыт җиткереп буламы?

– Малайларга игътибар җитеп бетми кебек. Студиядәге балаларга да игътибар кирәк. Булдыра алганча тырышам.

– Синең эздән баручыларга нинди киңәш бирер идең?

– Максат куярга, хыялланырга кирәк. Тырышсаң, күп эшләсәң, барысы да чынга аша.

Айсылу Хафизова, tatar-inform.ru

  • Гүзәл Сибгатуллина (Минакова) – 1987 елның 11 маенда Алексеевск районы Ялкын авылында туа. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Россия театр сәнгате институтында (Мәскәү) режиссер белеме ала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*