tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Төхвәтова: Җәяүле экскурсияләрдә без Тукайның Мәрҗанигә мөнәсәбәтен күрсәтәбез
Гүзәл Төхвәтова: Җәяүле экскурсияләрдә без Тукайның Мәрҗанигә мөнәсәбәтен күрсәтәбез

Гүзәл Төхвәтова: Җәяүле экскурсияләрдә без Тукайның Мәрҗанигә мөнәсәбәтен күрсәтәбез

Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова «Мәрҗани тормышының бер елы» дигән җәяүле экскурсиядә Тукайның Мәрҗани хезмәтләренә мөнәсәбәте күрсәтелүен белдерде.

16 гыйнварда татар халкының бөек мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулды. Истәлекле дата уңаеннан Габдулла Тукай музее Казанның Иске татар бистәсендә мәгърифәтче белән бәйле истәлекле урыннарга җәяүле экскурсия оештыра башлады. Бүген узган беренче экскурсиядә «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Экскурсия бер сәгать дәвам итә. Анда катнашучылар элеккеге Казан татар укытучылар мәктәбе, Юнысовлар мәйданы, Гобәйдуллиннар йорты, Мәрҗани мәчете, «Мөхәммәдия» һәм «Мәрҗани» мәдрәсәләре, Мәрҗани яшәгән йорт, бөек мәгърифәтчегә куелган һәйкәл янында туктала. Тукай музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина тукталган урыннарның тарихы белән таныштыра.

«Кышкы салкыннар булуына карамастан, без Иске татар бистәсендә Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйле истәлекле урыннарга җәяүле экскурсия тәкъдим итәргә булдык. Бу экскурсиядә без Тукайның Мәрҗани хезмәтләренә мөнәсәбәтен, ике бөек шәхеснең уртак якларын күрсәтергә тырышабыз. Сөекле шагыйребез мәгърифәтченең эшләре белән яхшы таныш була, аларны нык хөрмәт итә. Тукай иҗатында Мәрҗани фикерләре чагыла», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, 1913 елда Габдулла Тукай Клячкин шифаханәсендә ятканда, үләренә ике атна кала үзенең дусты, язучы, журналист Фатих Әмирханга Мәрҗанинең бер әсәрен табып китерүен сорап хат яза. Шул ук елны Тукай Мәрҗанигә багышлап, аның иҗатын югары бәяләп, шигырь яза.

«Мәрҗани тормышының бер елы» дип аталган экскурсияләр катнашырга теләүчеләрдән заявкалар нигезендә гыйнвар азагына кадәр дәвам итәчәк. «Сораучылар бар. Аларның күбесе студентлар һәм югары сыйныф укучылары. Кайсы көнгә сорасалар, экскурсияне шул көнне үткәрәбез. Җыелу урыны – Тукай музее», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Лена Тябина «Мәрҗани тормышының бер елы» дигән җәяүле экскурсияне фәнни тикшеренү экскурсиясе, дип атады. Аның сүзләренчә, бу чарадан һәркем үзенә яңа ачыш, мәгълүмат алачак. «Шиһабетдин Мәрҗани белән Габдулла Тукай әз генә булса да замандашлар булып калганнар. Алар әле якташлар да. Якташ кына да түгел, Мәрҗани Тукайның кумиры булган», – дип башлады экскурсияне Лена Тябина.

Экскурсия Тукай музееннан башлана. Чираттагы тукталыш – музей каршындагы Казан дәүләт медицина университетының Медицина-фармацевтика көллияте бинасы. XIX гасыр азагында биредә Казан татар укытучылар мәктәбе булган.

«Казан татар укытучылар мәктәбе 1876 елда ачыла. Анда Шиһабетдин Мәрҗани дә укыта, ләкин Казан муллаларының бу мәктәпкә каршы торулары аркасында, ул бу эшеннән китәргә мәҗбүр була. Ул заманда муллалар татар укучыларына рус теле укытылуны өнәми. Мәрҗани исә, татарлар Россиядә яшәгәч, рус телен, ягъни дәүләт законнары язылган телне белергә тиеш дигән фикердә була», – диде Лена Тябина.

Медицина-фармацевтика көллияте студенты Алинә Нәкыйпова экскурсияне ошатып, «Татар-информ» хәбәрчесенә эчтәлекле булуын әйтте. «Мин Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә укыдым, шуңа күрә мәгърифәтче турында күп мәгълүмат беләм. Экскурсиядә үземә яңа фактлар ачтым», – диде Алинә Нәкыйпова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*