Оренбурның “Милли авылы”нда урнашкан “Татарстан” ресторанында бигрәк тә күңелле яшьлек, гүзәллек һәм сөйкемлелек бәйрәме узды. Алты кыз “Оренбур Гүзәле – 2017” исеменә лаек булу өчен узыштылар.


Сәлимова Юлия – дәүләт университеты студенты;
Зәбирова Рамиля – физкультура укытучысы;
Гыйрфанова Эльвира – авыл хуҗалыгы университеты студенты;
Хөсәенова Диана – икътисад институты студенты һәм
Газизова Наилә – медицина университеты студенты – иң чибәр һәм иң уңган кыз исемен йөртер өчен көрәшергә теләкләрен белдерделәр.
Ресторанның зур залы бик зәвыклы итеп бизәлгән. Моның өчен ресторанның хуҗасы Әхмәтҗанов Маратка зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Милли бәйрәмнәребезне уздырганда, ул һәрвакыт ярдәмгә килеп, залның иң матурын түләүсез файдаланырга бирә. Тамашачылар бик күп, чөнки кызларны җиңүгә рухландыручы туганнары, танышлары, дуслары дә килгәннәр иде.
Бәйрәмне алып баручылар – Шәмсетдинова Фидания һәм Шәмсетдинов Айнур ачып җибәрделәр. Фидания үзе дә вакытында “Чиләбе Гүзәле” исеменә лаек булган, шуңа күрә кызларыбыз белән бик иркен аралашты.

Аннан соң “Уңган хуҗабикә” конкурсы уздырылды. Татарларның милли ашлары туклыклы да, тәмле дә. Кызлар өйләреннән милли ризыклар әзерләп алып килгәннәр.
Зөлфия баурсак әзерләгән, Юлия – кыстыбый, Рамиля – чәкчәк, Эльвира – каймак бәлеше, Диана каклаган каз алып килгән, ә Наилә – татарларның горурлыгы – гөбәдияне. Һәркем үз ризыгы турында сөйләде.
Чираттагы конкурс “Мин – татар кызы” дип исемләнгән иде. Кызларыбыз татар әдәбиятын, телен, тарихын һәм мәдәниятен белүдә ярыштылар. Бу биремнәрне алар бик яхшы башкарып чыктылар. Барысы да татар мәкальләрен, фразеологизмнарын, татар язучыларын һәм аларның әсәрләрен тирәнтен беләләр икән.

Азаккы бәйгенең исеме матур иде: “Халкымның күңел бизәкләре”. Катнашучылар милли кимнәрдә чыгып, сәхнә буйлап йөрделәр, ә аннан соң һәр берсе йә алъяпкыч, йә яулык, йә читек, күлмәк, калфак һәм беләзек турында сөйләделәр.
Бәйге тәмамлангач, тамашачылар кызларны бик озак итеп алкышлады, бу матур күренешләрнең бетүен алар теләми иделәр. Жюри фикер алышырга чыгып китте. Бу эш аларга җиңелдән бирелмәгәндер, чөнки һәрбер кызның исеме янында “бишлеләр” генә куелган иде. Әмма барыбер “Оренбур Гүзәле – 2017” сайланды. Ул – Газизова Наилә булды. Аңа тантаналы рәвештә хәситә кидерделәр һәм мәркәзебез Казанга туристик путевка белән бүләкләделәр.
Башка кызлар да бүләксез калмады. Һәрберсе аерым номинациядә үзен иң яхшы яктан күрсәтте: Галявиева Зөлфия – ин зыялы; Сәлимова Юлия – иң ягымлы; Зәбирова Рамиля – иң сөйкемле; Гыйрфанова Эльвира – иң сылу, ә Хөсәенова Диана – иң уңган дип расландылар.

Тавыш операторы Шәмсетдинов Дениска, чәч тараучыларга, бизәүчеләргә, фоторәсемгә төшерүчеләргә – кыскасы, бәйрәмне күңелдә калырлык итеп әзерләүчеләргә – мең рәхмәтләр яусын.
Бәйгеләр арасында булган вакытта Л.һәм М. Ростроповичлар исемендәге дәүләт сәнгать институты студентлары: баянчы Артем Костюченко, җырчылар Элина Ситдикова һәм Салават Шафиков уйнадылар һәм җырладылар. Тамашычыларга таныш булган Айрат Гәрәйшин көчле тавышы белән җырлап куандырды.
Конкурс тәмамланды. Чибәркәйләребезне алда озын гомер көтә. Шундый ук гүзәл, сылу, акыллы, уңган булып калыгыз! Сикәлтәсез тормыш юлы сезгә, кызлар!
Әлфия Әбделхаликова,
педагогика фәннәре кандидаты.







