Укытучыларның профессиональ осталыгын өзлексез камилләштерү үзәгендә – «Укытучы 13.ру» да, «Милли мәдәниятне, дәүләт телләрен саклау һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, якташ шагыйребез МөхәммәтҺади Хәйрулла улы Такташев – Хади Такташ иҗатына багышланган төбәкара укучылар дистанцион конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Чарада Мордовия, Татарстан, Чувашия, Башкортостан республикаларыннан, Ульяновск, Нижний Новгород, Пенза, Свердловск, Пермь, Ставрополь өлкәләреннән 90 артык укучы катнашкан.
Конкурс максатлары: укучыларның туган (татар) телен һәм туган (татар) әдәбиятын өйрәнүгә кызыксынуын арттыру һәм иҗади потенциалын, актив тормыш позициясен киңәйтү; укыту процессында ИКТны эффектив куллана белү. Хади Такташның шигырьләрен сәнгатьле уку белән «Мин – зур көрәш җырчысы» темасына сочинение язу номинацияләре 1-4, 5-9, 10-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары дигән категорияләргә бүлеп бәяләнгән. Жюри әгъзалары бәйгегә барлык катнашучылар да җитди әзерләнгәннәр һәм лаеклы иҗади эшләр тапшырганнар, дигән фикердә. Шулай, регионыбыз җиңүчеләре арасында: Ахметова Сафина, Саранск шәһәренең «Центр образования «Тавла» – СОШ №17» 3-В класс укучысы; Богданов Тимур, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 3 класс укучысы; Байгельдеева Аида, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе 4 класс укучысы; Гурина Амина, Рузаевка районы Татар Пишлә урта мәктәбе 4 класс укучысы.
Якташ татар шагыйре Һади Такташ иҗатына багышланган төбәкара дистанцион иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләр дипломнары Торбеево №3 урта мәктәбе 4-А класс укучысы Агишева Элинага «Кыр казлары» шигыре һәм шул ук мәктәпнең 5 Б сыйныф укучысы Аганина Самирага «Ак чәчәкләр» шигырен сәнгатьле укыган өчен тантаналы рәвештә тапшырылган. Ә Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе Наилә Аббяс кызы Исхакованың башлангыч сыйныф укучылары Исхакова Хаят белән Хайров Асад бу ярышта призерлар.
Слаев Дамир, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 7 класс укучысы; Акчурина Диана, Саранск шәһәренең №8 урта мәктәбе 7 класс укучысы; Азизова Амина, Ләмберәнең №1 урта мәктәбе 8 класс укучысы; Килмямятова Айгуль, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 8 класс укучысы; Умряев Рамиль, Кочкурово районы Сабаево урта мәктәбе 8 класс укучысы; Салькаева Сафина, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе 9 класс укучысы; Морарь Олеся, Рузаевка районы Болдово урта мәктәбе 9 класс укучысы.
Абуткина Аэлина, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе 10 класс укучысы; Сафарова Зухра, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 11 класс укучысы; Бикмурзина Зухра, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе 11 класс укучысы.
Уңышлар сезгә, укучылар, аларны укытучылар һәм ата-аналар! Туган татар телебезне яратулары өчен рәхмәт белдерәм.
Наилә Насырова