15 майда, Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Берләшкән милләтләр оешмасы ассамблеясы тарафыннан 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә үткәрелә. Безнең илебездә ул быел 27 тапкыр билгеләнә. Ел саен бу көн уңаеннан дөнья буйлап төрле чаралар үткәрелә, аларның һәркайсының максаты – һәр гаиләдә бер-берсенә карата игътибар һәм ихтирам итүне арттыру, мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен яңарту. Шуңа да бу гаилә бәйрәме бәхетле булуның, үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтләрен тагын бер мәртәбә искәртү өчен бер дигән сәбәп.
Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларында сокланырлык тормыш алып баручы, башкаларга үрнәк булган гаиләләр бихисап. Җае чыккан саен без сезне, кадерле укучыларыбыз, алар белән газетабыз битләрендә таныштыра киләбез. Язмалар геройларының күбесе – тормыш юлыннан гомер буе янәшә атлаучы, пар канатлы, берберсеннән башка яши алмаучы матур гаиләләр.
Гаилә ныклыгын саклап яшәгән, туганнары һәм якыннарын хөрмәт итә белгән, үз тырышлыклары белән торгызган йортларында өмет, ышаныч һәм мәхәббәткә изге итеп караган шундый гаиләләрнең берсе – Грибанда яшәүче Илдар һәм Светлана ХАФИЗОВЛАР. моннан 24 ел элек кавышкан бу парның үз тормышын шәһәр белән бәйләргә мөмкинлеге булса да, алар авылны якынрак күрә. шуңа да Илдар гаиләдә уллар арасында төпчек булганга, нигез йортны калдырырга теләми.
Ул Касыйм һәм Фирүзә Хафизовлар гаиләсендә унике баланың соңгыдан алдынгысы булып дөньяга килә. Тырыш, батыр, булдыклы ата-ана, балаларына яхшы тәрбия биреп, аларны лаеклы рәвештә олы тормышка чыгаралар. Илдар да олы абыйапалары кебек үк кече яшьтән эш яратып үсә, әтисе, олы ир туганнары янында балтачы, төзүче һөнәре нечкәлекләрен өйрәнә. Яшен тутыргач ватан каршындагы бурычын да намус белән үтәп кайта. Аннары тиң ярын табып, ул вакытка исән булган әнисенең хәер-фатихасын алып, өйләнүе турында белгертә. Пар итеп ул үзенә уңган, җитез, күрше Янау авылы кызы Светаны сайлый.
Башка милләт кешесе булуына ана кеше каршы төшми, киресенчә, улының карарын хөрмәт итә, хуплый. Яшь киленне үз кызы кебек яратып, якын итеп каршы ала. шулай итеп яшьләр элеккеге горефгадәтләр буенча никах укытып әтиәни нигезендә төпләнә. – Каенанам, иремнең туганнары мине беренче көннән бик җылы кабул иттеләр. Билгеле, ят авылда, башка милләт кешеләре арасында, аларның традицияләренә күнегергә авыррак булгандыр. Әмма нәнәй бик акыллы, укымыш хатын иде – татар телен үзләштерергә, татар халкының барлык гореф-гадәтләрен, милли ризык әзерләү серләрен өйрәнергә миңа нәкъ ул булышты. 15 ел бергә яшәү дәверендә ул миңа киңәшче дә, ярдәмче дә булды. Аның җылы сүзе, төпле киңәшләре һәрвакыт урынлы иде, шуңа да рәхмәтләрем чиксез аңа. Нәнәй күптән арабызда булмаса да анардан өйрәнгәннәремне күз-каш кебек саклыйм, үз балаларымны тәүфыйклы, кешелекле итеп тәрбияләүдә кулланам. Бу нәсел зур, күбесе туганнар авылда яши. мөнәсәбәтләребез яхшы, Аллаһыга шөкер, гел кунак йөрешеп торабыз. Нигез йортның ишекләре дә һәрвакыт һәркайсы өчен ачык, – ди Света ханым.
Саф татар телендә аралашучы бу мөлаем йөзле ханымны белмәгән кешегә рус милләтеннән дисәләр, һич ышанмас. Ел саен мәрхүмнәрнең рухына аш мәҗлесләре уздыра, хәтем-дога белән искә ала, Ураза тота, балаларын да шулай итеп тәрбияли.
Бүгенге көндә Илдар белән Света бер-берсенә ышанычлы терәк, сөекле ир белән хатын, өч ягымлы балалары өчен кайгыртучан әти-әни булып торалар. Күршекүләнгә, туган-тумачаларына, дусишләренә, авылдашларына да гел ачык чырай белән, ярдәм кулы сузарга әзерләр.
– Бүгенгесенә ирешкәннәребез – бары тик үз көчебез һәм Аллаһы Тәгалә булышлыгы белән булдырылган хезмәт җимешебез. Авылда калуыбызга бер дә үкенгәнебез булмады. Ике як әти-әниләребезгә рәхмәт. Алар безне кече яшьтән мөстәкыйльлеккә өйрәтеп, эштә чыныктырып тормыш юлына бастырдылар. шуңа күрә дә авыл тормышы безне куркытмады. Тырышкан кеше һәр җирдә булдыра, – диде Илдар әфәнде тормышыннан канәгать булып.
Алма алмагачыннан ерак төшми дигәндәй, булдыклы ата-анага Ходай тырыш, эш сөючән балалар бирә. Уллары Руслан армия сафларыннан кайткан егет, Сергач агропромышленность техникумында эретеп-ябыштыручы һәм ташчы һөнәрен үзләштерә, берүк вакытта Сергачның полимерлар заводында хезмәт итә. Кызлары Алсу Түбән Новгород тимерюлчылар уку йортының (СамГУПС) соңгы курс студенты. Ә нәни Софияга тиздән ике яшь тулачак. Соңлап туган кызчыклары курчак урынына, аны кулдан да төшермиләр. менә өч ел инде Света туган авылы Янауда урнашкан картлар йортында санитарка булып эшли. Намуслы, тырыш хезмәте, кешелекле булуы өчен хезмәттәшләре ихтирам итә аны. Илдар төзүчелек белән шөгыльләнә, тирә-як авылларда аның кулы белән башкарган төзелешләр байтак. үз өйләре дә матур, иркен итеп эшләнгән. Якты, зур бүлмәләрдә һәр җиһаз тәртип белән урнаштырылган, заманы өчен кирәк булган һәр әйбер дә бар. өстәлләре мул, ризыктан сыгылып тора. матур гаиләнең сере нидә дип сораганда, бердәмлектә, бербереңне хөрмәт итүдә һәм матур традицияләрне балаларга тапшыра белүдә, диделәр Хафизовлар.
Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Алар авыл кешесенә хас булгандай мал-туар, кош-корт асрый, бакча үстерә. Ә авыл җирендә төп таяныч – үз көчеңә генә… Тырышкан кеше барын да булдыра, ә бу гаилә бар яктан да уңган.
Без Хафизовларны Халыкара гаилә көне белән ихластан тәбрик итәбез. Киләчәктә дә аларның гаиләсендә туган җиргә мәхәббәт хисләре сүрелмәсен, йөрәкләрдә сөю кимемәсен, үзләре, балалары исән-сау булсын, табыннарындагы муллык-бөтенлек бетмәсен, бәхетләре артып торсын иде, дигән теләктә калабыз.
Румия ХАМЗИНА.
Түбән Новгород өлкәсе.