Борынгылар язны канат очларында кара каргалар алып килә дип санаганнар, һәм туган җирләргә әлеге кошлар кайткач, март ахырларында-апрель башларында илебезгә чын язның аяк басуын зурлап билгеләп үткәннәр. Халкыбызның әлеге бәйрәме Тәтеш районының иң кечкенәләреннән саналган татар авылы Үтәмештә сакланып калган икән бит! Авылның аккалфаклары аны быел тагын да яңа төсмерләр белән баетырга, кызыклырак, заманчарак итәргә һәм, ТНВ каналын чакырып, үз тәҗрибәләрен башка төбәкләрдәге татарлар белән уртаклашырга уйлаганнар.



Заманында район, республика сәхнәләрендә чыгыш ясаган Рафаэль абый Хөсниевнең үзе кызы иҗат иткән “Үтәмешем” җырын гармунда уйнап башкаруына бәйрәмгә җыелган бөтен кеше кушыла. Ни дисәң дә, газиз туган авыл, кендек каны тамган туган җир турында бит ул! Сәхнәгә чыккан Навил Ибраһимов, Фәния Ваһапова, Азат Садыйковларның чыгышлары авылдашларының көчле алкышларына күмелә. Өстән сибәләп торучы һәм әледән-әле көчәеп алучы язгы ләйсән яңгыр да ямен җибәрә алмаган Үтәмештәге Карга боткасы бәйрәме менә шулай узды.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының районыбыздагы җитәкчесе Римә Сафиуллова, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Халкыбызның борынгы йолаларын онытмыйча, аны яшьләргә дә өйрәтеп, күрсәтеп калдырырга омтылуыгыз мактауга лаек. Зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә “Ак калфак” белән бергә булып, бердәм булып яшик!”.
Биредә туып-үскән, Казандагы Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев та кайткан иде бәйрәмгә. Ул да авылдашларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде.Ут күршеләребез, бәйрәм кунаклары – Ульяновск өлкәсенең милли-мәдәни автономия рәисе Рәмис Сафин, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина, татар мәдәният үзәге директоры Рамилә Сафина, “Өмет” гәҗитенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимоваларның җылы сүзләре чыгыш ясаучыларның күңелләренә сары май булып ятты.
“Бәйрәмнең төп бизәлешен хезмәттәшебез Малинә Измайлова оештырды. Мәктәп директоры Алсу Халикова да әзерлек вакытында күп көч, хезмәт куйды. Калада яшәүче авылдашларның бәйрәм күрергә кайтуы, тирә-күрше авыллардан килүчеләрнең дә күп булуы сөендерде. “Бакырчы” ҖЧҖ җитәкчесе Илгизәр Шәйхаттаров, “Татарстан” ҖЧҖ хуҗалыгы Фәнил Ибраһимов, җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдиновлар һәрьяклап булышлык күрсәттеләр, моның өчен аларга хөрмәтебез чиксез. Авылдашларның бәйрәм матур үтте дигән сүзләре безнең өчен зур сөенеч”,–диде бәйрәмне алып баручы аккалфаклы мөгаллимә Миләүшә Әхмәдуллина.
“Ак калфак” оешмасы әгъзасы Сания Сәмигуллина









