tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында уйланабыз: «Милләт җыены»нда яңгыраган төп сүзләр
Халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында уйланабыз: «Милләт җыены»нда яңгыраган төп сүзләр

Халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында уйланабыз: «Милләт җыены»нда яңгыраган төп сүзләр

Кичә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Милләт җыены»ның пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм делегатлар катнашты.

Халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында уйланабыз: «Милләт җыены»нда яңгыраган төп сүзләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Милләт җыены»нда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән якынча бер мең делегат катнашты. Чара беренче тапкыр киңәйтелгән форматта оештырылды. Аның кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, шулай ук Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыелышы булды.

Васил Шәйхразыев: «Һәр татар кешесе Татарстанны үзәге һәм учагы дип күрергә тиеш»

Утырышны ачып, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев оешманың 33 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм тарихи хәтер темасына кагылды.

– Бөтен татар халкының төп йорты булган Татарстан башкаласы – Казаныбызга – Башкортстан, Төмән өлкәсе, Себер, Урал, Идел буе, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, башка республикалардан һәм өлкәләрдән, шулай ук 27 чит илдән, шулар арасында беренче тапкыр – Тайланд, Мисыр, Катар, Малайзия, Алжирдан сайлап алынган делегатлар һәм вәкилләр җыелды.

«Милләт җыены» эшендә илебезнең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 965 делегат катнаша. Иң яшь делегат – 18 яшьлек Эльмира Шарофеева, Мәскәү өлкәсе делегаты. Делегатларның 467е – хатын-кыз, ир-атлар – 498. Яшьләр саны – 164. Фән эшлеклесе – 129 кеше, эшмәкәрләр – 147, дин әһелләре – 36.

Быелгы «Милләт җыены» «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында үтә. Моны ничек аңларга була: Татарстан – рухи Ватаным. Ул татар халкының таяну ноктасы булырга тиеш. Бу бик зур, абруйлы, дәрәҗәле максат. Бүген Татарстан Россиядә һәм дөнья күләмендә танылган республика. Ә Рөстәм Миңнеханов – иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе, Конгрессның уңышлары турыдан-туры аның исеме белән бәйле.

Татарстанда куллана торган, милләтне саклау һәм үстерү ысулларын дөньяда сибелеп яшәүче татар халкына җиткерергә һәм киресенчә, аларда булган үрнәкләрне үзебезгә алырга кирәк. Һәр татар кешесе, гаиләсе, үз йөрәге белән Татарстанны үзәге һәм учагы дип күрергә тиеш. Кирәк булса – киләчәге дип тә.

Татар кешесе кайда гына яшәсә дә – һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Тарихи Ватаннарыннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең уңай эшчәнлеге халкыбызның бердәмлеген көчәйтә, башка халыклар арасында горурлык хисе тудыра. Безнең уртак Ватаныбыз – Татарстаныбыз бар. Ул дөньяга сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерә, үзенә тарта, күңелләрне нурландыра, рәхмәтен әйтә. Һәр татар кешесе Татарстанга кайтып, туган җиргә аяк басып, аның саф һавасын сулап, шифалы чишмә суларын эчеп, туганнар, дус-ишләр, якыннар белән очрашып рухи көч туплап китә, – диде Васил Шәйхразыев.

Минтимер Шәймиев: «Шундый дәрәҗәдә булуыбыз – зур горурлык»

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узучы «Милләт җыены»ның пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

– Аңлашып, язмышыбыз, халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында уйланабыз. Менә без нинди икән дип, чын күңелдән куанып утырам. Күңелләр нечкәреп китте. Шундый дәрәҗәдә булуыбыз, шундый республикада яшәвебез – зур горурлык. Республикабызны, халкыбызны яратып, җыелышып, кызыксынып, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәсез. Куанып утырдым. «Без булдырабыз», – дип әйтәбез бит, «Милләт җыены»нда яңгыраган чыгышлар шушы сүзләрне раслый.

Әле эшлисе эшләребез күп. Тотынсак, булдырабыз икән! Бердәм булып, матур итеп яшәргә, эшләргә язсын, республикабыз чәчәк атсын! Барыгызга да бик зур рәхмәт. Алдыбызга куелган максат-бурычларны башкарып чыгарга көчебез, рухыбыз булсын иде!» – диде Минтимер Шәймиев.

Рөстәм Миңнеханов: «Татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен югалтмаска кирәк»

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессын татарларны берләштерү өчен мөһим мәйданчык дип атады. Ул эшнең системалы булуын ассызыклады һәм татар халкын саклап калуның фундаменталь нигезләренә басым ясады.

– Бу – системалы, максатчан эш. Монда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Васил Габтелгаязович һәм аның командасы зур көч куя. Аларга рәхмәт! – дип билгеләп узды ул.

Республика җитәкчесе чыгышында милләтне саклап калу юлында гаиләнең, телнең, диннең әһәмиятенә басым ясады. Аның фикеренчә, бала ана телендә сөйләшмәсә, тел югала, димәк, телне саклау эшен иң элек гаиләдән башлау зарур. Шулай ук ул татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен югалтмаска кирәклеген искәртте.

Али хәзрәт Шәмшетдинов: «Без бары тик бергә булганда гына җиңүгә ирешә алабыз»

Шулай ук чарада Ульяновск өлкәсеннән хәрби һава көчләрендә имам-ахун, махсус хәрби операциядә катнашучы Али хәзрәт Шәмшетдинов чыгыш ясады.

Чыгышында ул бүгенге катлаулы вакытта мөселманнарның, барча милләтләрнең һәм дин вәкилләренең уртак максат – Ватанны саклау юлында бердәм булуын ассызыклады. Хәзрәт, махсус хәрби операция зонасында төрле милләт халыклары – руслар, татарлар, дагъстанлылар, тувалылар, шулай ук имамнар белән батюшкалар бер сафта булуын, дошманга каршы иңгә-иң торып көрәшүләрен билгеләп үтте. Имам сүзләренчә, фронтта рухи ярдәмнең әһәмияте аеруча зур.

– Дин әһелләреннән башка, кайчак офицер да, психолог та ярдәм итә алмаган мизгелләр була. Шундый вакытта дога гына кешене саклап кала. Без бары тик бергә һәм бердәм булып кына җиңү көнен якынайта алабыз. Гуманитар ярдәм җибәрүчеләргә, волонтёрларга, тылда эшләүчеләргә, бигрәк тә маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларга, укучыларга һәм студентларга ихластан рәхмәт. Бу челтәрләр күп солдатларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итте. Бергә булсак – барысын да җиңәрбез, – диде ул.

Хәзрәт үз чыгышында фронттагы шартлар турында да сөйләде – автоном мичләр, разведка һәм һөҗүм өчен кулланыла торган квадрокоптерлар, сугышчан позицияләрне маскировкалау ысуллары турында тәфсилләп аңлатты. Ул авыл халкының, эшмәкәрләрнең һәм гади кешеләрнең ярдәмен югары бәяләде:

– Гуманитар ярдәм бөтен яктан да килә, һәм без моны махсус хәрби операция зонасында сизәбез, көтеп алабыз. Халкыбызның ярдәме җиңүне якынайта. Ил өчен көрәштә һәркемнең урыны бар һәм безнең көч – бердәмлектә. Артка чигенергә юл юк. Без бары тик алга барырга һәм Раббыбыз ярдәменә таянып, җиңәргә тиеш. Җиңү – безнеке булачак! – дип тәмамлады сүзен ул.

Пленар утырышта шулай ук Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Табигый фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов, «SKYTAT» татар телен укыту онлайн мәктәбе җитәкчесе Данил Идиатуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, техник фәннәр докторы, профессор Рифкать Миңнеханов, Омск өлкәсеннән җәмәгать эшлеклесе Фагыйлә Чумарова, Чувашия Республикасының Урмай авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Чувашия Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Фирдания Галәветдинова, Казакъстан Республикасының Абай өлкәсе «Мирас» яшьләр этномәдәни берләшмәсе рәисе, Шәкәрим исемендәге университетының кече фәнни хезмәткәре Мәдияр Насыйров, 1945 елгы Җиңү парадында катнашучы, хәрби дирижер, полковник, иң өлкән делегат 97 яшьлек Өмид Гобәев та чыгыш ясады.

«Милләтебезгә хезмәт итеп, Татарстаныбыз белән горурланып яшәргә язсын»

– Конгрессның эшчәнлеге, татар дөньясында уза торган күп кенә чаралар, вакыйгалар Сезнең ярдәмегез белән уза. Рәхмәт Сезгә, Рөстәм Нургалиевич! Хөрмәтле «Милләт җыены»нда катнашучылар! Барыбыз да исән-сау булып, милләтебезгә хезмәт итеп, Татарстаныбыз белән горурланып яшәргә һәм киләчәктә дә тагын очрашырга насыйп булсын. Шуның белән «Милләт җыены» пленар утырышы тәмам, – диде Васил Шәйхразыев һәм «Милләт җыены»ның пленар утырышы тәмам булды.

«Милләт җыены» ахырында Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Соңыннан барлык катнашучылар «Туган тел» җырын башкарды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*