“Дөнья” студиясендә кунакта Балтач районы Куныр авылыннан килгән милләттәшебез Гөлшат Шәрәфетдинова. Гөлшат ханым белеме буенча шәфкат туташы.
Буш вакытларында чигү белән шөгыльләнә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы уздыра торган «Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем — чиккән кулъяулык» бәйгесенә ул сөлгеләр һәм кулъяулыклар алып килгән. Әңгәмәбез Гөлшат ханымның хоббие турында.