Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салләллаһү галәйһиссәлам: “Бу дөньяда иң бәхетле кеше – халкына, газиз Ватанына, җәмгыятькә һәм якыннарына файдалы эшләр күрсәтеп, бәрәкәтле озын гомер яшәүче”, – дип әйткән һәм бу сүзләр нәкъ безнең Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче Алимҗан абый Орловка аеруча да тәңгәл килә. Киң кырлы һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлеге мирасы белән беррәттән ул әле үзенең хәләл җефете Файлә апа белән 75 ел бергә гомер итүе, итагатьле балалар тәрбияләп үстерүе һәм бүген аларның кадер-хөрмәтендә матур гомер көзен кичерүе белән дә бәхетле, Әлхамдүлилләһ.
Алимҗан абый белән танышуыбызга 30 елдан артык вакыт үткәндер инде. 1980 елларның ахырында “перестройка” дигән нәрсә килеп чыкты һәм һәрбер милләт үзенең дине турында кайгырта, үткәне һәм киләчәге турында уйлана башлады. Безнең бәхеткә, Алимҗан абый шушы мөмкинлектән уңышлы файдаланып, Түбән Новгород төбәге татарларын берләштерү өлкәсендә зур эшләргә кереште. Ул үзе зур дәрәҗәләргә ирешкән булса да, татар милләтеннән булуын беркемнән дә яшермичә, халкыбыз өчен күп һәм зур хезмәтләр кылды – татарлар һәм татар авыллары турында китаплар бастырып чыгарды, “Туган як” газетасының дөнья күрүендә дә аның роле зур булды.
Алимҗан абыйга милләтебез файдасына кылган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем һәм шушы олуг юбилее белән ихлас күңелемнән тәбрик итәсем килә. Ничек әйтмешли, 95 ел яшәгәнне тагын 5 ел гына яшәп, аны 100 яше белән дә тәбрик итәргә Аллаһы Раббыбыз насыйплардан әйләсен иде.
Гаяз ЗАКИРОВ,
өлкә Диния нәзарәте рәисе.