Төркиядәге Әфәнде күпере авылыннан, 1954-56 елларда, утызлап гаилә яңа җирләр эзләп китәләр. 280 километр чамасы ераккарак киткәч, яңа авылга нигез салалар, аңа Каракуа дип исем кушалар. Бүген ул авылның исеме Гюрсу. Бу гөрләп торган сулы авыл дип атала.
Гюрсу авылында яшәүчеләрнең төп шөгеле – йөзем үстерү. Шулай ук мал тотучылар, игенчелек белән шөгелләнүчеләр дә бар. Сыйфатлы йөзем үстерәләр. Султания дигән яшел төстәге йөзем Русиягә күпләп китә. Бер гаилә биш тоннадан ун тоннага кадәр йөзем жыя. Шуның 90% Русиягә озатыла икән. Киптереп дөньяның төрле илләренә дә озаталар. Йөзем үстерү эшен декабрь аенда башлыйлар, сентябрьдә тәмамлыйлар. Кисәләр, бәйлиләр,сөрәләр, ашлыйлар, сулыйлар. Август – сентябрь аенда җыеп, озаталар. Килеп җыеп алып китүчеләр бар. Кипкән йөземне үзләре җыю нокталарына илтеп тапшыралар. Бер гаиләдә уртача 3500 төп йөзем утыртылган.
Авылда 150 кеше яши. Пенсиягә чыккач кире кайтучылар да бар икән. Авылда яңа йортлар да калка башлаган. Юл түшәлгән. Район хакимияте ярдәм күрсәткән.
Кышын кар яумый, температура ике- өч градуска кадәр төшә. Җәен жылылык кырык градуска кадәр күтәрелә. Ләкин дымлы һава. Бакчада помидордан кала барлык яшелчәләр дә үсә, помидор үсә алмый икән, кибә.
Гюрсу дда шулай ук үзләре өчен генә зәйтүн дә үстерәләр.