2018 елның 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены була. Узган елда эшмәкәрләр Балтач, Арча, Кукмара, Теләче районнарындагы тәҗрибә белән танышсалар, быел алар Татарстанның Әлки районына барачаклар. Казанда узачак пленар утырышта республика җитәкчелеге дә катнашыр дип көтелә. «Халкым минем» тапшыруының махсус тапшыруы узган ел үткән VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышлана.