22-23 гыйнварда “Халкым минем” тапшыруының иҗади төркеме Удмуртиядәге Воткинск каласында булачак.
Биредә журналистларны шәһәр мәчетендә, балалар бакчасында, мәктәптә милләттәшләребез белән очрашулар көтә. Шулай ук “Халкым минем” үзешчән артистлар чыгышларын һәм милли оешмадагы фикер алышулар турында тапшыруга керәчәк сюжетлар да төшерәчәк.