Тубыл шәһәре «Синтез» мәдәният йорты сәхнәсендә танылган галимә, фольклорчы, җырчы, җәмәгать эшлеклесе Луиза Сөрмәтованың «Үтеләсе юллар үтелмәгән» дип аталган концерты узды. Концерт алдыннан мәдәният сараеның беренче катын дәррәү китереп «Пышны» (җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов), «Чимги-Тура» (Ислам Сафин) ансамбльләре тубыллыларны биетеп, җырлатып та алдылар.
Концерт программасында Луиза Рәис кызы, Төмән татарлары мәдәният үзәге җитәкчесе, танылган җырчы Мансур Кәбиров һәм үзәк җырчылары, биючеләре, Казан шәһәреннән килгән яшь җырчы, милли музыка оркестрын оештыручы Айдар Ниязов, «Чимги-Тура» ансамбле һәм башка үзешчән артистлар да катнаштылар. Җырчыны сәхнәдән Тубыл шәһәре себер-татар автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, Төмән кунагы, профессор Хәбибә Шаһбанова, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева котладылар, рәхмәтләрен белдерделәр. Тубылда концертлар, мәдәни чаралар еш булуына карамастан, тамашачы концертка күп җыелган, бер буш урын да күренмәде. Сәхнәдә гаҗәеп матур тавышлы, берсеннән-берсе сәләтле җырчылар матур җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Милли киемнәре, моңы белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Луиза Сөрмәтова башкарган җырларны алкышларга күмделәр. Концерт өлкәбезнең күп талант ияләрен Тубыл тамашачыларына күрсәтү белән дә аерылып торды. «Концертта татар халкының, җирле себер татарларының тарихына кагылышлы моңлы, рухлы җырлар яңгырады. Луиза Рәис кызының һәм башка артистларның милли костюмнарда матур чыгышлары, моңлы җырлары бик ошады, «Бури хан» дастанын башкаруы да күңелемдә матур тәэсирләр калдырды», – диде Зәйтүнә Тычинских. «Бу концертта мин яраткан җырчыларымны күрдем, тыңладым, биючеләрнең биюләре, милли костюмнары ошады. Луизаның иҗаты белән күптән танышмын. Ул сәләтле җырчы да, үз халкының фольклорын, иҗатын өйрәнгән галимә дә.
Җырчыларга киләчәктә дә уңышлар, яңа җырлар, тамашачы тулы заллар телим», – дип теләкләрен юллады ветеран укытучы, педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков. Тубыл шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурилә Шамратова: «Концертны карап илһам алдым. Халкыбызның бай мәдәниятен күрсәткән концертта катнашкан һәр катнашучы мактауга лаек. Матур эстрада җырларын, дәртле биюләрен яраттым. Концертны оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәм», – диде. Рәшидә апа Бакиева да үзенең фикерләрен белдереп: «Җирле авторларыбызның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны яратып, горурланып тыңладык. Сихри, матур тавышлы Луизабыз башкарган җырлары, гаҗәеп матур милли костюмнары, концертта катнашкан барча артистларның тирән мәгънәле чыгышлары мактауга лаек булды. Аларга сәнгать дөньясында яңа үрләр яуларга язсын», – дигән теләкләрен юллады. Онытылмаслык матур тәэсирләр калдырган концертта тамашачылар җырчыларның һәр чыгышын алкышларга күмделәр, концерттан күтәренке кәефтә таралыштылар.
Һәркемнең үз эше
Концерт алдыннан почта хезмәткәрләре Нурия Вафеева, Евгения Әпсәламова ярдәмендә татар газета-журналларга язылу оештырылды. Тубылда күптөрле татар газета-журналларын яздыручылар бар әле. Аларның берсе – хезмәт ветераны Мөнчия апа Әширмәмәтова «Яңарыш»ны яздыручыларга бүләк итәрсез дип, ике ел дәвамында җыйган «Сөембикә» журналларын китерде. Быел да татар газета-журналларга беренче булып язылды. Мөнчия апа китергән бүләкләр тубыллыларга бик ошады. Без аңа рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәр концерт, мәдәни чаралар алдыннан «Яңарыш»ка, татар матбугатына язылу оештырылачак. Үзәк почтаның икенче катында эшләүче газета-журналларга яздыру бүлеге белгече Нурия Вафеевага да мөрәҗагать итәргә була. Елның икенче яртыеллыгына язылып өлгерер өчен бер ярым ай калды. Ашыгыгыз, ташламалар белән газетага язылу оештырылачак.
Римма УМИТБАЕВА
Чыганак: yanarish72.ru