tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык теләгән бәйрәм
Халык теләгән бәйрәм

Халык теләгән бәйрәм

Оренбург өлкәсе, Сакмар районы Үрге-Төбән Чебенле авыллары 270 еллык юбилей чараларын Сабантуй бәйрәменә бәйле үткәрделәр. Юбилейга кагылышлы чаралар яңа елдан башланып китте. Февраль аенда динебезгә кагылышлы “Связь времен и поколений, духовность, культура и  образование”, апрель аенда сәнгатебез, җырларыбызга кагылышлы “Уйна, гармун” чаралары уздырылды. Гаилә тамырлары, авыл халкы нәселләрен барлап,  “Шәҗәрә тамырлары” конкурсы игълан ителде.

Тарихка килгәндә бу сала, суфый шагыйрь Сәитбаттал Салихов, тарихчы Рәшит Искәндәров, Советлар Союзы Герое Хәниф Фәйзуллин туфрагы.

21 июнь көнне халык мәйданга агылды. Авыл Советы рәисе Рамил Рахматуллин дусларына таянып зур эшләр башкарды. Туган туфракларына битараф булмаган иганәлеләр бәйрәмнең чыгышларын үз җилкәләренә  алдылар. Сәхнәгә бик матур итеп колынлы ат рәсеме тартканнар.

Аланчык тирә-ягы бик матур итеп бизәлгән. Байраклар, баннер-плакатлар, Сабантуй җиһазлары, Тукай шигырьләре, авыл фоторәсемнәре барысы да, күңелне күтәреп, бәйрәмгә дәшә. Татарстан байрагы да кунакларны каршылады. Чараны Венер хәзрәт Джанаев Коръән сүрәләрен укып ачып җибәрде. Авылдашлары өчен ислам дине юлында җан атып йөргәннәргә рәхмәт хатлары, бүләкләр бирелде. Өлкә Диния нәзарәте, мөфти Абдулла хәзрәт Шәрипов исеменнән дә тәбрикләүләр әйтелде. Шулай ук җыелган халыкка район башлыгы Востриков В.В., өлкә закон чыгару депутаты Перевозников Ф.В. җылы сүзләрен җиткерделәр. Башкортостаның Зианчура районы Яңа Чебенле авылы делегациясе: Шәяхмәтов Р.Т., Хәсәнов Ш.Я., Салихова А.Р., Шәяхмәтова Г.Х.

Оренбург өлкәсе татарлары Дәүләтов И.Я. исеменнән Ишмөхәммәтов Р.М., Искәндәров А.Р. шәһәр татар иҗтимагый үзәге “Туган тел” исеменнән Мәннанов Р.Ф. тәбрикләү сүзләрен әйтеп үттеләр. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй елныкы елга үткәрелеп, халыкның данын күтәреп торырга тиешлеген җиткерделәр. Авылдашларына иң изге теләкләр, җылы сүзләр, якты карашларын билгеләделәр.

Чараны ачу мизгелләре мәңге истә калырлык булды. Мирхәйдәр Фәйзи татар театры артисты Айрат Хәбибуллин әзерләгән тарихи тамаша күпләрнең күңелләренә хуш килде. Авылдашларым, мәктәп укытучылары, авыл советы әгъзалары бик күп итеп көч куйганнар. Костюмнар тектерелде, атлы татарларга корал-кылычлар ясатылды. Тамаша курешендә атлы яугирләр туктап, авыл урынын  билгеләделәр. Аннары сабый балалы гаилә, борынгы  атлы арбага утырып, мәйданга чыкты. Аларны милли киемдәге егет-кызларыбыз чорнап алды. Бу бик көчле тәэсир ясаган, уйлап эшләнгән, милли көйгә бәйле, халыкның рухын күтәрерлек күренеш иде.

Бәйрәмнең үзенә килгәндә, аш-су палаткалары да бихисап иде. Үрге Чебенле аланнык, тугайларында үскән чәчкәләрнең балын татып карадык. Бал күргәзмәсен мәктәп укытучысы Хөсәенова Г.М җентекләп әзерләгән. Авылдашым, Абсалямов Әмир оештырган күргәзмә дә бик бай. Ул унҗиде яшеннән агач юнып эшкәртү эше белән мавыга. Савыт-саба, мәчет манаралары, динебез символикаларын бик зәвыклы итеп эшли. Кунакларның аның кул эшләрен сатып алырга мөмкинчелекләре булды. Шулай ук Үрге, Төбән Чебенле “Шәҗәрә тамырлары” күргәзмәсе күпләрне кызыксындырды. Аны оештыручы – лаеклы ялдагы мәктәп укытучысы Абдрашитова А.Г.

Бәйрәм утырышында кабул итеп, дүрт татар утравы булдырылды. Алар берсеннән-берсе матур, зәвыклы тарихи күргәзмәләр белән тулылар иде. Кайнаган самоварлар, милли ризыклар өстәлләр тулы! Чебенле утравының кунакларны дәшкән: ”Все народы хороши, но татары от души” плакаты ерактан барчаларын сәламләде. Аерым рәхмәт сүзләрен “Авыл тарихы” йортына ишеттерәсе килә. Аның эчендә мәктәп музее җиһазлары кунакларга күрсәтелде. Чын тарих, ата-бабаларыбыз үткәне! Яшь буын өчен тәрбия, горурлык, аң бирә торган күргәзмә. Үткәннәрне саклаган халыкның киләчәге булыр.

Халык әйтеме бар: “Җиңүчеләр бизи Сабантуйны, җиңүләре бизи ир-атны”. Катнашкан, арка куйган дусларыбызга, сабантуйга бәйле милли уеннарны оештыручы егет-кызларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез.

Оренбург өлкәсе татар авыллары үз эшләрен Бөтендөнья татар конгрессына таянып эшлиләр. Без бергә булганда эшләребез уңышлы, барыр юлларыбыз ак, бәйрәмнәребез мөбарәк булыр. Туган көнең белән, газиз туфрагым!

Хөсәенов Нур Фирхәт улы, Оренбург шәһәре,

төбәкче, проектлар меценаты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*