ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара Бердәмлек фестивале кысаларында оештырылган күргәзмәдә Гөлназ Исмәгыйлева да катнашты
Халыкара Бердәмлек фестивале кысаларында оештырылган күргәзмәдә Гөлназ Исмәгыйлева да катнашты

Халыкара Бердәмлек фестивале кысаларында оештырылган күргәзмәдә Гөлназ Исмәгыйлева да катнашты

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге идарәсе әгъзасы, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева шамаилләре дә әллә каян үзләренә игътибарны җәлеп итеп торалар. Оман Солтанлыгының Маскат шәһәрендә узган Халыкара Бердәмлек фестивале кысаларында оештырылган күргәзмәдә аның Коръән аятләре, пәйгамбәрләребез хәдисләренә таянып иҗат ителгән шәмаилләре урын алган.

Гөлназ Исмәгыйлева сүзләренчә, ул эшләрендә чын алтын кулана икән.

«Тәзхиб һәм каллиграфия – бер-берсен тулыландыра торган ике сәнгать төре. Әмма икесе дә катгый таләпләргә, кагыйдәләргә нигезләнгән. Беренче карашка бизәк күрәбез, ләкин монда бер артык сызык та юк», – диде ул.

Омандагы Россия посолы Олег Владимирович Левин да иҗатчының эшләрен югары бәяләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*