tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара дебют уңышлы булды
Халыкара дебют уңышлы булды

Халыкара дебют уңышлы булды

Узган көннәрдә Ерак Көнчыгышның Южно-Сахалинск шәһәрендә дүртенче тапкыр Россия- Кытай кышкы яшьләр уеннары үтте. Әлеге Халыкара ярышларда Түбән Новгород өлкәсе, илебез данын сәләтле якташ-кызы- быз, Сергачның “Лидер” ФСКсы тәрбияләнүчесе (беренче тренеры Михаил Юрин), шорт-трек буенча спорт мастеры Фаилә Аймалетдинова яклады.

Фаилә башта Россия җыелма командасы составында 3 мең метрлык эстафетада көмешле урын яулады, аннары 1 мең метр дистанциядә финишка икенче килде. Медальләрне аңа Россиянең тимераякта шуучылар союзы президенты Николай Гуляев тапшырды.

Барча “Туган як”ны укучылар исеменнән Фаиләне Халыкара аренада уңышлы дебюты белән ихластан котлыйбыз һәм ул киләчәктә зур җиңүләр өчен нигез булыр дип ышанабыз.

Илнар САДЕКОВ, “Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*