tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара фәнни форум булып үтте
Халыкара фәнни форум булып үтте

Халыкара фәнни форум булып үтте

Үткән атнада, 9-11 октябрь көннәрендә, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең 85 еллыгына багышланган “Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре” Халыкара фәнни форум булып үтте. Гыйльми мәҗлестә РФнең Мәскәү, Петербург, Казан, Йошкар-Ола, Ижевск, Чабаксар, Уфа, Стәрлетамак, Алабуга, Тубыл һ б. бик күп шәһәрләреннән һәм дә Әзербәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан дәүләтләреннән галимнәр катнашты. Форум кысаларында өч көн дәвамында “Хәзерге заманда милли телләр һәм телара процесслар” халыкара фәнни-гамәли конференция, “Фәнни парадигмалар алышынуы ситуациясендә татар белеме: терия, методология, практика”, “Милли үзбилгеләнү факторы буларак традицион архитектура” халыкара фәнни-гамәли семинарлары булды, “Татар гыйлеме” халыкара яшь галимнәр, “Тюркология аспектларында лингвокультурология” халыкара көзге фәнни мәктәпләр эшләде.

Юбилей уңаеннан институт галимнәренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр бирелде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтның гыйльми хезмәткәрләре булып эшләүче студентларыбызның да булуы шатландырды. Филология фәннәре кандидатлары Алинә Хөсәеновага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, Минира Булатовага Татарстан фәннәр академиясенең Мактау грамотасы тапшырылды. Кызларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм тагын да зуррак уңышлар телибез.
Институтның юбилей чараларында Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы исеменнән татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров катнашты һәм уку йортының котлау сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Стәрлетамак шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты белгечләре әзерләүнең беренче көннәреннән башлап инде бик күп еллар дәвамында безнең уку йорты Г.Ибраһимов ис. ТӘһСИ белән бик тыгыз фәнни бәйләнештә. Бергәләшеп дистәләрчә гыйльми конференцияләр оештырылды, фәнни монографияләр бастырылды, укытучыларыбыз аспирантура тәмамлап, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якланды.
Зур галим Рифкать Әхмәтьянов озак еллар Институтта хезмәт иткәннән соң, безнең уку йортында да студентларга белем бирде, кафедраны оештыручы Илшат Насипов аспирантура тәмамлап, югары фәнни дәрәҗәләрне алды, Фәридә Бохарованың гыйльми эшенең рәсми оппоненты Рәмил Исламов булды, Илсур Мансуров филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен Институт советында алды. Югарыда атап үткән студентларыбыз гыйльми хезмәткәрләр булып һәм Илгиз Халиков Институтның директоры вазифасында хезмәт юлын дәвам итәләр. Киләчәктә дә безнең бәйләнешләребез ныклы, хезмәттәшлегебез нәтиҗәле булыр дип ышанабыз!

Чыганак: Факультет башкирск. и тюркск. филологии СФ УУНиТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*