
Алар Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтына “татар” этнонимы тарихы һәм татар кабиләләренең тарихын өйрәнү буенча бөтен дөньядан иң яхшы белгечләрне җыеп, күмәк монография булдырырга тәкъдим ясады.
Галимнәр тәкъдим иткән резолюциядә башка теләк-фикерләр дә урын алган. “Бу тәкъдимнәрне, һичшиксез, оештыручыларга җиткерәбез”, – диде галимнәр.
Зилә Мөбәрәкшина,
tatar-inform