Алма-Ата шәһәрендәге халыкара конференциядә ислам оешмаларының дәүләт белән хезмәттәшлеге тарихы турында фикер алыштылар
Фәнни чарада профессор Дамир Мөхетдинов доклад белән чыгыш ясады.
28 апрельдә Казахстанның Алма-ата шәһәрендә «Үзәк Азиядә һәм Казахстанда Ислам: тарихи һәм заманча караш» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә «Нур-мөбарәк» ислам мәдәнияте университеты чакыруы буенча РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов катнашты.
Чара Казахстан мөселманнары дини башкармасының бәйсез мөфтият буларак оешуына 35 ел тулуга багышланган. Конференциядә дәүләт һәм Ислам институтлары мөнәсәбәтләрендәге тарихи үзгәрешләр, шулай ук дини өлкәдәге замана таләпләре турында фикер алышучы экспертлар катнашты.
Оештыручылар сүзләренчә, конференциянең максаты – Үзәк Азиядә дәүләт һәм ислам институтлары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә тарихи үзгәрешләрне өйрәнү, шулай ук дини өлкәдәге актуаль мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итүне карау.
Мәскәү ислам институты белән «Нур-Мөбарәк» университетын гамәлдәге килешү нигезендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек бәйли. Әлеге партнерлыкның гамәли нәтиҗәләреннән берсе студентлар алмашу программасы булды – агымдагы семестрда МИИ | Московский исламский институт студенты Рамил Зарипов Казахстан югары уку йортында укый.
Профессор Мөхетдиновның конференциядә катнашуы Россия һәм Казахстан ислам мәгариф үзәкләре арасында академик һәм фәнни элемтәләрне ныгытуның әһәмиятен күрсәтә.