tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара конкурста беренче
Халыкара конкурста беренче

Халыкара конкурста беренче

«Төмән өлкәсенең чик сакчылары ветераннары оешмасы (җитәкчесе Нуртдин Ибраһимов) Россия күләмендә патриотик яктан тәрбия һәм яшьләр, мәктәп балалары арасында спорт уеннары оештыруда, шулай ук МХОгә, бүгенге көннәрдә Ватаныбызны саклаучы, хәрби хезмәттә алда баручы егетләребезгә бертуктаусыз ярдәм итеп торуда һәм башка бик мөһим булган чараларда актив катнашкан өчен «Бердәмлек халыкларының тарихи хәтерен саклау һәм БДБ илләре яшьләрен чик сакчылары традицияләре рухында хәрби-патриотик тәрбияләү» халыкара чик буе хезмәте ветераннарының иң яхшы оешмасына конкурсында беренче урынны яулаганнар.

Башка регионнарда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче халкыбызга, бигрәк тә яшьләр өчен ошбу күрсәткечләр сокланырлык һәм тиешле үрнәк алырлык тәҗрибә дип әйтсәм хата булмас», – дип шатлыгы белән уртаклашты оешма әгъзасы Фатыйх Гарифуллин.

Конкурс совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгына багышланган иде.

Оешма 2011 елдан бирле эшләп килә. Аның өлкәнең район һәм шәһәрләрендә 23 бүлеге, төньякта 3 филиалы бар. 1337 әгъзасы арасында 73 офицер исәпләнә.

Шул дәвердә 3 – Президент, 6 губернатор гранты откан егетләрнең төрле дәрәҗәдәге хисапсыз грамотлары, Рәхмәт хатлары, диплом, медальләре бар. Аларның еллык планында күп төрле фестиваль, уеннар, очрашулар, күргәзмәләр, тантаналы чаралар, спартакиадалар, дәресләр планлаштырылган һәм уздырыла. Төп тема, әлбәттә, патриотлык, батырлык турында. Оешма хәтерне мәңгеләштерү һәм буыннар дәвамлылыгын саклау буенча да зур эш башкара. Һәлак булган чик сакчылары-төмәнлеләр укыган яки эшләгән мәгариф учреждениеләрендә 24 истәлекле мемориаль такта ясалган һәм өлкә шәһәрләрендә һәм районнарында «Барлык буын чик сакчыларына» 13 истәлекле билге ачылган. Ветеран-чик сакчылары ел саен Төмән өлкәсе сугыш ветераннары өчен госпитальдә хәйрия акцияләре оештыралар, ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына адреслы ярдәм күрсәтәләр, һәлак булган чик сакчыларының каберләрен карыйлар. Чик сакчыларына багышлап китаплар бастырганнар, 3 музейлары эшли, 2 фильм төшерелгән. Кырынкүлдәге «ВАХШ» заставасыннан ай саен махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатыла.

Илебез аларның эшен лаеклы бәяләгән. Әле бу аларның хезмәтенең аз өлеше генә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*