14-17 апрель көннәрендә Казанның «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү
комплексында татар теле һәм әдәбияты буенча ХII Халыкара олимпиада узды.
Татарстанның милли телләргә һәм мәдәниятләргә ярдәм итү буенча дәүләт
программасы кысаларында республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы
тарафыннан оештырылган тел бәйгесенең читтән торып һәм төбәкара
этапларында 10 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашты.
Олимпиаданың йомгаклау этабына Россиянең 28 төбәгеннән, шулай ук Казахстан,
Төркия, Кыргызстан һәм Әзербайҗаннан 500 дән артык егет-кыз чакырулы иде.
Татар телен саклау һәм популярлаштыру, яшьләрдә милли горурлык хисе һәм
мәдәни тамырларга кызыксыну уяту төп максаты булган бу чарада Түбән
Новгород өлкәсе данын сигез укучы лаеклы яклады. Алар – Абдулхамит Садеков
исемендәге Зур Рбишча мәктәбе укучылары Ансар Таҗетдинов, Илнар Алимов (9
класс), Ләйсән Валеева (8 кл), Диляра Измайлова (10 кл), Татар Моклокасының 9
класс укучылары Энҗе Билялова һәм Милена Ганиева, Сафаҗай мәктәбе
укучылары Сылу Сафиуллина (11 кл) һәм Галия Аллямова (9 кл). Укучыларны Зур
Рбишча һәм Сафаҗай мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты буенча киң
тәҗрибәле укытучылары Файлә Таҗетдинова һәм Сара Сераҗетдинова җитәкләп
барды.
Берничә көн дәвамында укучылар татар әдәбияты һәм тарихы буенча тест
биремәрен үтәде, язма һәм телдән сөйләмдә үз осталыкларын күрсәтте, татар
халкының милли үзенчәлеге, тарихы, мәдәни мирасына бәйле темаларга фәнни
һәм иҗади проектларын тәкъдим итте.
Бәйгене тантаналы ябу чарасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм
туризм университетында узды.
– Без ел саен шулай җыелабыз икән, димәк, телебезнең киләчәге бар дигән сүз. Бу
– кемгәдер күрсәтү өчен үткәрелми, биредә балалар үзләренең белемнәрен,
сыйфатларын күрсәтеп, аны исбатлый ала, – диде Татарстанның мәгариф һәм
фән министры Илсур Һадиуллин үз чыгышында.
Тулаем алганда, бәйге нәтиҗәләре буенча барлыгы 77 призлы урын яулаучы һәм
20 җиңүче билгеләнде. Безнекеләр призлы урыннар алучылар арасында булмаса
да, аларның Халыкара бәйгенең йомгаклау этабына чыгып, Нижгар төбәген яктыртулары гына да зур горурлык хисе уята. Шуңа да һәркайсына зур уңышлар теләп, аларны әзерләгән остазларына олы рәхмәт белдерәбез!
Румия ХАМЗИНА